Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 221 ) 222 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Хөрмәтле хезмәттәшләр! 02.01.2017

Сезне барчагызны да яңа 2017 ел белән чын күңелдән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, шатлыклы, куанычлы, күңелле, өстәлләрегез ризык тулы түгәрәк булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелләрегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Өй бусагаларыннан караңгылык, салкынлык, бәла-каза, кайгы-хәсрәт кермәсен. Яңа ел бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр, саулык-сәламәтлек алып килсен. Гаилә учагыгыз гел балкып торсын, якыннарыгыз, дусларыгыз һәрвакыт яннарыгызда булсын!
-
“Зәңгәр ут яктысында”. 30.12.2016

29 декабрь көнне Носы мәктәбендә профсоюз членнары арасында “Зәңгәр ут яктысында” дип исемләнгән чыршы бәйрәме үтте. Бәйрәмдә Арча укучылар сарае педагоглары, Яңа Кенәр интернат-мәктәбе укытучылары, Ташкичү мәктәбе укытучылары, Яңа Кырлай мәктәбе укытучылары, Носы мәктәбе укытучылары катнашты. Кунаклар өчен күңелле уеннар оештырылды. Укытучыларыбызның концерт номерларын бик яратып кабул иттеләр. Укытучыларыбыз чын йөрәктән килгән кунакларга бәйрәм рухы бүләк иттеләр.
-
Профсоюз ярышлары. 29.12.2016

Бүген мәктәбебездә шашка һәм шахмат буенча профсоюз ярышлары булды. Үзебезнең укытучыларыбыз Файзрахманова Л.Р. шахматта 3 урын, Абдуллина Э.В. шашкада 2 урын, Абдуллин Р.Р шашкада 2 урыннарны яуладылар. Киләчәктә уңышлар телибез.
-
“Чыршы бәйрәме”ндә. 28.12.2016

27 нче декабрь көнне мәктәбебезнең спорт ярышларында һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, алдынгы урыннарны яулаган укучыларыбыз Заһидуллина И. Һәм Латыйпова Ч. Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы катнашында үткәрелгән “Чыршы бәйрәме”ндә катнашып кайттылар. Укучыларга матур Яңа ел тамашасы оештыручыларга һәм тәмле бүләкләр әзерләүчеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Каникулы с пользой. 28.12.2016

Каникулы вместе с прототипированием и пользой, ребята работая в программе компас создают интересные подделки.
-
“Хуш киләсең, Яңа ел!” 27.12.2016

Шатлык белән яңа көн туганда,
Яңа елга аяк басабыз.
Сагындырган олы кунак булып,
Каршылыйбыз аны барчабыз.
Дөнья матур, илләр имин булсын,
Тыныч булсын туган җиребез.
Сәламәтлек, шатлык, бәхет белән
Узсын иде һәрбер көнегез.
Мәктәбебездә 2-6 нчы сыйныфлар өчен Яңа ел кичәләре булып үтте. Укучылар рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар, уйнадылар, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Мәктәп дирекциясе укучыларны бәйрәм белән котлап бүләкләр тапшырды. Кыш бабай да балаларны күп күчтәнәчләр белән сөендерде. Бәйрәм кичәсе бик матур һәм күңелле узды. Укучылар каникулга яхшы кәеф белән таралдылар.
-
ЯҢА ЕЛ. 27.12.2016
Мәктәбебеәдә 7-9 класс укучылары өчен "Кышкы могҗиза" дип исемләнгән бәйрәм тамаша үткәрелде. Кичә барышында укучылар төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар, үзләренең җырга, биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Мәктәп директоры В.Х.Бәдертдинов спорт ярышларында, конкурсларда, конференцияләрдә урын алган укучыларны, уку алдынгыларын бүләкләп китте. Бәйрәм бик күңелле үтте. Укучыларыбыз күтәренке бәйрәм рухы белән кышкы каникулга таралыштылар. -
Каникулларның беренче көне. 27.12.2016

Тылсымлы чыршы бәйрәмнәрен уздырганнан соң укучыларыбыз каникулга туктадылар. Ә мәктәпләрдә балаларның ялларын кызыклы һәм файдалы үткәрү өчен төрле чаралар уздырырга планлаштырылган. Бүген, 27 нче декабрь көнне, Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары мәктәп янында кар өстенә төрле рәсемнәр ясадылар. Салкын дип тормадылар, берсен – берсе уздырырга тырыштылар алар. Шулай ук спорт залында төрле уеннар уйнап вакытның узганы да сизелмәде. Уеннарда катнашучылар “баллы” сюрпризларга ия булдылар.
-
Сәрдәбашта – Чыршы бәйрәме. 27.12.2016

Башлангыч мәктәп укучылары Сәрдәбаш авылы клубында Чыршы бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәмгә балаларның әти-әниләре генә түгел, авылыбызның әби-бабайлары, кайткан кунаклар, нәни балалар да килгән иде. Бәйрәм ахырында нәни балалар да Кар бабайга үзләренең шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар. Мәктәп укучылары, нәни балалар бергәләшеп, чыршы тирәли әйләнеп җырлар җырладылар. Яңа ел котлы булсын! Дөньялар тыныч булсын! Табыннарыбыз мул, күңелләребез көр булсын! Авылларыбыз яшәсен! Мәктәпләребез гөрләп торсын!
-
ХОККЕЙ 25.12.2016

24 декабря 2016 года на хоккейной коробке прошли ежегодные школьные соревнования по хоккею с шайбой среди юношей 8 и 9 классов. Не смотря на морозную погоду на катке развернулась жаркая борьба за победу. Мальчишки сумели показать яркую интересную игру. На соревнования пришли много болельщиков, их поддержка была очень важна игрокам.Встреча закончилась победой 9 класса.
















