• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт
Телефон: +7(843)-669-35-27
E-Mail: Snus.Atn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нусинская ООШ"
Руководитель: Бадертдинов Васим Хамитович
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 42 ученика/ Бездә укыйлар: 42 укучы
У нас учат: 14 учителя/ Бездә укыталар: 14 укытучы

Новостной блок

“Сәламәтлек-иң зур байлык”

Опубликовано: 08.04.2017

Борын-борын заманнарда ук кешеләр көндәлек очрашканда бер-берсенә сәламәтлек теләгәннәр. Халык мәкальләрендә дә : "Сәламәтлек – иң зур байлык”, "Сәламәтлекне сатып алып булмый”, "Тазалык – саулык нигезе, саулык – байлык нигезе”, дип әйтелә. Әйе, сәламәтлек һәр кешегә дә бәхетле гомер итү һәм уңышлы эшчәнлек өчен кирәк.   Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы билгеләгәнчә, сәламәтлек – ул авырмау гына түгел, ә тулы физик, рухи һәм социаль муллык халәте дә.    Димәк, кешенең сәламәтлеге, нигездә, аның үзенә бәйле. Борынгы греклар, мәсәлән, аз авырганнар һәм озак яшәгәннәр. Моның сере дә бик гади: алар үсемлек ризыкларын  ашаган, итне аз кулланган, тәмәке тартмаган, шәрабне 30 яшьтән соң гына авызына алган. Ләкин иң мөһиме – кешеләр балачактан башлап өлкән яшькә җиткәнче чыныкканнар һәм һәрвакыт хәрәкәттә  булганнар.    Безнең мәктәптә укучыларның сәламәтлеген ныгыту өчен барлык шартлар тудырылган.Алар спортның барлык төре белән дә шөгылләнәләр. Класс сәгатьләрендә сәламәтлек турында әңгәмәләр үткәрелә.    Сәламәтлек – ул гүзәллек. Шуңа күрә һәрчак матур булыгыз, табигать тарафыннан бирелгән байлыкны юкка сарыф итмәгез, үз сәламәтлегегезне саклагыз, ныгытыгыз!



К списку новостей