Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 42 ученика/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
У нас учат: | 14 учителя/ Бездә укыталар: 14 укытучы |
Новостной блок
20 апрель- Россиядә милли донорлар көне.
Опубликовано: 20.04.2017Бу көннәрдә язгы игелекле эшләр атналыгы бара. Ә 20 апрель кеше тормышын саклаучылар- донорлар көне. Бу көн, беренче чиратта, донорларның үзләренә - бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлекләре һәм гомерләре өчен үзләренең каннарын риясыз бирүче кешеләргә багышланган. Бу көн шулай ук донорлар канын алучы һәм аны тикшерүче медицина хезмәткәрләренә багышланган. Бәйрәмне үткәрергә сәбәп булып тарихта иң мөһим вакыйга - 1832 елның 20 апрелендә яшь петербург акушеры Андрей Вольфның каны киткән бала табучы хатынга кан җибәрүне беренче тапкыр уңышлы үткәрүе торган. Хатын-кызның гомере табибның дөрес эшләве һәм пациентканың иренең донорлар каны ярдәмендә коткарылган. Илебездә беренче уңышлы кан җибәрү истәлегенә 20 апрель Милли кан донорлары көне итеп игълан ителгән. Донорлар - алар игелекле, изге гамэл башкаручылар. Укучылар белән донорлар турында әңгәмә уздырылды. Балаларга донор төшенчәсенең мәгънәсен аңлатылды, ни өчен бу игелекле эшнең бик кирәк һәм файдалы булуы сөйләнде. Хастаханәләрдә кешеләр язмышының хәл ителгән вакытында донорлар иң беренче ярдәмчеләр булуы искәртелеп үтелде. Алар кешегә икенче тапкыр гомер бүләк итүчеләр, олы йөрәкле, фикакарь кешеләр. Балалар бу көнне кеше гомерен саклауда табиблардан кала, гади кешеләрнең дә өлеше бар икәнен белделәр.
К списку новостей