Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 249 ( 250 ) >>
-
Туризм буенча район слеты нәтиҗәләре 18.12.2015

8 нче класс укучылары Рәхимҗанова Айзирә,Фазылҗанов Адель, 10 нчы класс укучылары Хәбибуллин Илмир, Шиһабиева Энҗе туризм буенча Лесхоз мәктәбендә оештырылган район слетында катнаштылар һәм III урынны яуладылар. Шәхси беренчелектә Хәбибуллин Илмир җиңүгә иреште. Түгәрәк җитәкчесе Җәләлиев Илфат Илсуровичка укучылар белән киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
Татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасы 17.12.2015

16,17 нче декабрьдә безнең мәктәптә татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасы үтте. Олимпиадада мәктәп турында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучылар көч сынашты. Эшне башкарып чыкканда барлык укучыларга да уңышлар телибез.
-
Семинар учителей русского языка 16.12.2015

15 декабря состоялся семинар учителей русского языка и литературы на тему : "Развитие творческих способностей учащихся на уроках русского языка и литературы через использование новых педагогических технологий". Учителя Шакирова Гузалия Камиловна и Гибадуллина Зиля Шайхлисламовна показали открытые уроки в 6, 10 классах. Был проведен литературно - музыкальный вечер "Планета добра". -
"Кар шәһәрчеге" әзер! 14.12.2015 Яңа, 2016 нчы елны каршы алырга әзерләнеп, бүген бөтен мәктәп белән "Кар шәһәрчеген" ясадык. Кыш бабай да, безне "аңлады", кичтән күптән зарыгып көткән кар яудырды, җылы көнен бирде. 10-11 класслар Кар кызы белән Кыш бабайны ясады. 9 класслар ел символлары сарык һәм маймылны ясады. Укытучылар нарат ылыслары белән мәктәпкә килү юлын бизәде.

-
Укучылар классларны бизи 11.12.2015

Табигать без теләгәнчә булмаса да, күңелләрне төшермибез, Яңа ел бәйрәменә хәзерләнәбез. Укучылар классларны бизәделәр. Нинди генә мөмкинлекләр юк бит! Класс бүлмәләре сихри дөньяга охшап калды!
-
Вожатыйлар башлангыч сыйныф укучылары белән 10.12.2015

6 нчы класс укучылары һәм аларның класс җитәкчеләре Гаффарова Д.В.1 нче класс укучыларына "Табигать-тиңсез хәзинә"исемле ачык чара күрсәттеләр. 6 нчы класс укучылары , балалар оешмаларында вожатый буларак, кыш бизәге булган чыршы ясау буенча мастер-класс оештырдылар.
-
День героев России. 09.12.2015

-
"Коррупциягә каршы көрәш" айлыгы 08.12.2015

"Коррупциягә каршы көрәш” айлыгы кысаларында мәктәптә төрле чаралар үтә . Китапханәче Сәгъдиева Х.К укучыларга белешмә сәгате уздырды. 9-11 нче класс укучыларына “Сез кррукциягә ничек карыйсыз?” исемле анкета сораулары таратылды. Җаваплар буенча әңгәмә корылды. Ә менә 9 нчы класс укучысы Гаффарова Әнисә һәм Мөндеш башлангыч мәктәбенең 3 нче класс укучысы Хөсәенова Фирүзә Республика буенча игълан ителгән укучылар иҗаты конкурсының муниципаль этабына үз эшләрен тапшырдылар.
-
Шигырь яздым утырып 07.12.2015

Республика буенча яктылык бүләк итүчеләрне зурлау, хөрмәтләү темасына укучылар иҗаты конкурсы игълан ителгән иде. 9 нчы класс укучысы Гаффарова Әнисе әлеге конкурска “Лампочка турында төш” исемле шигырен юллады һәм җиңү яулады. Җитәкчесе Фазылҗанов Г.Г. белән берлектә алар 17 нче декабрь көнне Казан шәһәрендә оештырыласы җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашачаклар. Афәрин Әнисә!
-
Укучылар кардан сыннар ясый башлады 05.12.2015

Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитәр. Бәйрәм булгач, аны күңелле итеп үздырырга да кирәк бит. Әзерлек эшләре дә бик күп: кардан сыннар ясарга, классларны бизәргә, елка уенчыкларын барларга, булмаганнарын булдыру өстендә эшләргә, ярты елга йомгак ясап, газеталар чыгарырга... Санап бетергесез эшләр көтә алда. Тик шулай да барысы үзебез өчен, күңелле булсын инде ул. Башлап йөрүчеләр - үзебез- укучылар. Һәр класска эш бүлеп бирелде. Инде кар сыннары ясый да башладык.








