Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 ( 242 ) 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Тукай төрле телләрдә яңгырый 07.04.2016

Районыбызда сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган бәйгеләр дәвам итә. Бүген, 6 нчы апрель көнне, Габдулла Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә, “Тукай төрле телләрдә яңгырый” дигән бәйгенең нәтиҗәләре ясалды. Бу бәйгедә безнең мәктәбезнең 7 нче класс укучысы Арсаева Чулпан белән (җитәкчесе Йосыпова Р.К.) “Ядкәрләрдә Тукай рухы” дип аталган шигыре 2 нче турга үтеп, 2 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Чулпанга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
Акции «Будь готов! Скажи нет!» 06.04.2016

6 апреля в МБОУ «Нижнеметескинская СОШ» проведена акцию «Будь готов! Скажи нет!» . Участника проекта в назначенное время выходили на центральную улицу с плакатами на антинаркотическую тему и символикой проекта. Члены отряда UPS провели с жителями деревни викторину «Знаешь ли ты закон?» объясняли прохожим , что любые действия с наркотиками являются уголовно наказуемо . Потом они раздали всем участникам извлечения из закона, буклеты. Результатом проведения акции является собранных 42 подписей.
-
ТНВ каналы бездә кунакта 05.04.2016

Бүген бездә ТНВ каналының "Мәктәп " тапшыруы кунакта булды. Укучылар репортёрларга мәктәп тормышы, безнең мәктәпнең традицияләре, уңышлары турында интервью бирделәр, ә укытучыларыбыз дәрес элементлары күрсәттеләр.
-
Кошларны каршыладык 02.04.2016

Кошларны каршылау көне булачагы алдан хәбәр ителгән иде инде. Мәктәбебезгә “Ашыт” Дәүләт табигый заказнигыннан мохитне саклау буенча инспекторлар Әхмәтҗанов Рәшит Зиннурович һәм Габдрахманова Гөлнара Ильясовна кунакка килде. 1-8 нче сыйныф укучылары арасында үткәрелгән “Иң яхшы сыерчык оясы” конкурсына нәтиҗә ясалды. Башлангыч сыйныф укучылары Заһидуллина Гөлфинә һәм Азалия җиңүче булдылар һәм грамота белән бүләкләнделәр. Калган укучыларга да грамота һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. 5 һәм 6 нчы сыйныф укучылары арасында үткәрелгән КВН да бик күңелле узды. Кошлар турында иң күп белүче 5 нче сыйныф укучылары 1 нче урынга, 6 нчы класс укучылары 2 нче урынга лаек булды. Рәшит Зиннурович һәм Гөлнара Ильясовна КВНда катнашкан укучыларга, мохитне саклау буенча үткәрелгән чараларда актив катнашканнары өчен, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Укучылар белән эшне оештыручы химия-биолгия укытучысы Маннанова Лилия Равилевна һәм география укытучысы Гаффарова Дамира Вакиловна Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгының “Ашыт” Дәүләт табигый заказнигы дипломы белән бүләкләнде.
-
Әлифба бәйрәме 01.04.2016

1 нче класс укучылары өчен зур бәйрәм. Алар әлифбаны укып тәмамлады. Класс җитәкчеләре Шиһабиева Лилия Рәфкатевна , башлангычлар һәм аларның ата-аналары катнашында зур бәйрәм оештырылды. Укучылар ярты ел дәвамында укып, нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәттеләр.
-
"Ел вожатые" конкурсы 31.03.2016

Районда "Елның иң яхшы вожатые" конкурсы булды. Безнең мәктәптән 9 нчы класс укучысы Хәсәнова Зөлфия "Иң иҗади вожатый"номинациясендә җиңүче булды. Зөлфияне яклап чыгыш ясауда 4 нче класс укучысы Нәбиуллина Әдилә дә катнашты. Вожатыйлар үз эшләрен презентацияләделәр, "Мин - вожатый" исеме астында эссе укыдылар, отрядта эшләү барышында килеп туган педагогик ситуацияләрне хәл иттеләр.
-
Сингапур укулары
30.03.2016
Бүген бездә Сингапур укуларының з нче этабы бара. Укытучылар яңа укыту алымнары белән танышалар, структураларны дәрестә куллану мөмкинлеген өйрәнәләр.
-
Конкурска хәзерлек 29.03.2016

Хәсәнова Зөлфия "Елның иң яхшы вожатые" конкурсының икенче турына сайлап алынды. Ул бу көннәрдә үз хезмәтен презентацияләү буенча материал туплый. Аңа ярдәмгә 6 нчы класс укучылары да кушылды.
-
Кош оялары хуҗаларын көтә 28.03.2016

Кош ояларына күргәзмә оештыруны бу уку елында да укучыларыбыз теләп кабул итте . Ниндиләрен генә ясамаганнар! Күз явын алырлыклары да җитәрлек. Кош оялары хуҗаларын көтә. Оештыручылар Гаффарова Д.В., Мәннанова Л.Р. нәтиҗәләр чыгару өстендә эшли. Укучылар ул нәтиҗәләрне 4 нче чирекнең бернче оештыру линейкасында ишетәчәк.
-
Cингапур укулары дәвам итә 26.03.2016

Бүген бездә районыбыз мәктәпләреннән җыелган укытучылар өчен Сингапур укулары оештырылды. Район мәгариф бүлегеннән килгән укытучы, методистлар Гатауллина Л.М. җитәкчелегендә укуларның асылына төшендерделәр: теория практик өлеш белән аралаштырылды. Структураларны дәресләрдә куллану мөмкинлекләренә күбрәк тукталдылар. .Алда әле укуларның өченче өлеше дәвам итәчәк.








