Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 241 ) 242 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Район директорлары бездә тәҗрибә уртаклаша 20.04.2016

Бүген бездә район мәктәпләренең директорлары өчен"Укыту-тәрбия процессында информацион технологияләрне куллану үзенчәлекләре" темасына тәҗрибә уртаклашу семинары оештырылды.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы. Кино көне 19.04.2016

Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбе укытучысы Гайнетдинова А.А. авыл китапханәчесе Шәмсетдинова М.Н. белән берлектә "Язгы мәрхәмәтлелек" атнасы кысаларында "Кино" көне үткәрделәр. Башлангыч класс укучыларына кешеләрдә булырга тиешле уңай сыйфатлар турында мультфильмнар күрсәтелде . Аннары алар өчен "Россиядә кино елы" исемле ачык күргәзмә оештырылды. Укучылар кино турында тарихи фактлар белән таныштылар.
-
Укучыларныж уңышлары
18.04.2016
"География тормышта" исеме астында республикакүләм укытучылар һәм укучыларның проектлар төзү конкурсында 9 нчы класс укучысы Хәсәнова Зөлфия һәм география укытучысы Гаффарова Дамира Вәкилевна катнаштылар. Алар "Флешмоб" номинациясендә җиңүче булдылар.
Туризм буенча Лесхозда үткәрелгән ачык турнирда катнашып, безнең укучылар 3 нче урынны яуладылар. Укучыларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы 16.04.2016

Язгы мәрхәмәтлелек атнасы башланды. Укучылар җирлектә яшәүчеләргә аңлату эшләре язылган буклетлар тараттылар. "Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе буенча республикада зур эш башкарыла. Барыгызны да акциядә катнашырга чакырабыз.
-
Барыбыз да өмәгә! 15.04.2016

Бүген барлык мәктәпләрдә дә беренче зур өмә оештырылды. Башлангыч класс укучылары бигрәк тә актив булдылар. Алар бар тырышлыкларын куеп эшләделәр.
-
"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 13.04.2016

12 нче апрельдә Казан шәһәре "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы , язучылар берлеге "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләрен билгеләү тантанасын уздырды. Безнең мәктәптән 9 нчы класс укучылары Хәсәнова Зөлфия драматургия өлкәсендә III дәрәҗәле премиягә, Гаффарова Әнисә шигърият өлкәсендә җиңүче дипломына лаек булды. Укучыларыбыз күренекле фән эшлеклеләре, олпат язучыларыбыз, сәнгать әһелләре белән якыннан очрашу, аларның үткен фикерләрен тыңлау бәхетенә ирештеләр. Укучылар өчен экскурсиядә катнашу мөмкинлеге дә тудырылган иде.
-
Фән һәм без 12.04.2016

Бүген Арча педагогия көллиятендә укучылар һәм студентларның IX муниципаль фәнни-практик конференциясе узды. Бу чарада безнең укучыларыбыз да актив катнашты. 6 нчы класс укучысы Җиһаншина Дилбәр III дәрәҗәле җиңүче дипломына, 9 нчы класс укучысы Шәяхмәтова Сафия "Теманың актуальлеге" номинациясендә җиңүче дипломына ия булды(җитәкчеләре математика фәннәре укытучысы-Әскәрова Р.Ә).
-
Сәнгать өлкәсендәге уңышлар 11.04.2016

Сәнгать мәктәбенең филиалына йөрүче укучылар музыкаль уен коралларында уйнау осталыгын көннән-көн үстерәләр. Харисов Айбулат, Ситдиков Булат һәм Гыйлаҗиев Рамил безне чираттагы уңышлары белән сөендерделәр. Алар "Уйна, гармун, моңлан, курай!" район укучылары иҗат конкурсында һәм "Арча ягы-данлы Тукай ягы" республика конкурсында җиңүче булдылар(Җитәкчеләре-Харисов Р.Р.)
-
"Изге эшләр" атналыгы 09.04.2016

Бу атнада "Изге эшләр" атналыгы узды. Бүген 7 нче класс укучылары үзләренә беркетелгән Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәл тирәсен җыештырдылар. 6 нчы класс укучылары мәктәп тирәсен чүптән арындырды. Балангыч сыйныф укучылары "Изге сүзләр " көне оештырдылар.
-
Ш.Мәрҗәни исемендәге фәнни-гамәли конференция 08.04.2016

Бүген Әтнә районы Комыргуҗа урта мәктәбендә укучы һәм укытучыларның фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция үз эшен 6 секциядә алып барды. Чыгышларны республикабыздан килгән мәртәбәле кунакларыбыз, тарихчы-галимнәр, язучылар, дин әһелләре бәяләде. Безнең мәктәптән конференциядә география укытучысы Гаффарова Д.В., Барыева Эльвина чыгыш ясады. Гаффарова Д.В. III дәрәҗәле җиңүче дипломына лаек булды. Эльвина өчен бу зур чара беренче чыныгу булды, ул катнашучы сертификатын алды. Аның чыгышын Рабит Батулла тыңлады, тарихчы буларак, үз киңәшләрен бирде.
Бу чарага ТНВ каналының "Татарлар" тапшыруыннан репортерлар да килгән иде. Эльвина аларга конференциягә хәзерләнү барышында алган беренче тәҗрибәләре турында интервью бирде. Бу хакта сез 11 нче апрельдә, ТНВ каналында чыгачак "Татарлар" тапшыруын карап, күбрәк белә аласыз.








