Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 239 ( 240 ) >>
-
29.04.2016

КНИТУ үткәргән "Вперед в прошлое- 2016" конкурсында Казиле башлангыч мәктәбенең 4нче сыйныф укучы Габдрахманов Нияз “Әби белән бабайда кунакта” номинациясендә лауреат, ә Мөндеш башлангыч мәктәбенең 3 класс укучысы Хөсәинова Фирүзә “Минем ачышларым” номинациясендә катнашучы сертификатына ия булдылар һәм Казанда бүләкләнү тантанасында катнаштылар.
-
28.04.2016

Научно практическая конференция школьников, посвященный Году водоохранных зон в РТ. Набиуллина Камиля Ренатовна ( руководитель Маннанова Л.Р.) и Гайнетдинова Ильсина Равилевна (руководитель Гаффарова Д.В.) награждены дипломами за активное участие и сертификатом.
-
Тукай көннәре 28.04.2016

Мөндеш башлангыч мәктәбендә Тукай көннәре уза. 26 нчы апрель көнне Тукайга 130 ел тулу уңаеннан “Шигырь сөючеләр” бәйгесе үтте. Һәрбер класстан сәнгатьле сөйләүче укучылар билгеләнде, грамота белән бүләкләнде, ә 28 нче апрель көнне авыл китапханәче, мәдәният йорты җитәкчесе, башлангыч класс укытучылар белән берлектә Г. Тукайның тормыш һәм иҗат юлын искә алу максатыннан, “уен-сәяхәт” оештырылды. Җиңүчеләргә бүләкләр дә зурдан иде.
-
Бакчада язгы эшләр 27.04.2016

Бакчада язгы эшләр башланды. Бакча җитәкчесе Мәннанова Л.Р. парникта укучылар белән яшелчә үсентеләрен күчереп утырта . Тәҗрибә участогында җир эшкәртәләр, орлыклар чәчә башладылар. Һәр атнаның шимбәсендә мәктәп мәйданына өмә ясау планлаштырылган.
-
Г.Тукайга - 130
26.04.2016
Тукай!... Безнең күңелләрне агартучы, иҗат итәргә мөмкинлек тудыручы, без барыбыз да Тукай оныклары. Бүген мәктәпләрдә сөекле язучыбызның 130 яшьлеген искә алу кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә Г.Тукай иҗатына битараф булмаган укучылар катнашты. Тукай сүзләренә җырлар башкарылды, Г.Тукайга атап язылган шигырьләр укылды. Ел дәвамында Г.Тукай иҗатына багышланган конкурсларда катнашкан укучыларның хезмәтләренә нәтиҗәләр чыгарылды. Укучыларыбызга грамоталар, кечкенә генә бүләкләр дә тапшырылды.
Тукай – ул безнең горурлыгыбыз. Без аның иҗат мирасына баш иябез, рухи яктылыгын дәвам итүчеләр дә.
Җаны барның җирдә җыры булыр,
Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.
Без бәхетле, без шагыйрьле халык,
Тукайлы халык гомергә. -
Яз һәм Тукай гел янәшә атлый 26.04.2016

Казиле башлангыч мәктәбендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган “Яз һәм Тукай гел янәшә атлый “ кичәсе үткәрелде .Былтыр һәм Шүрәле укучыларның кул эшләрен,ясаган рәсемнәрен карадылар,шигырьләр тыңладылар.Тукай иҗатына багышланган “Тамчы шоу”уенында укучыларның зирәклекләре,белемнәре сыналды .
Халкына бәхет эзләде
Авыр заманда Тукай.
Әсәрләре белән мәңге
Йөрәккә керде Тукай.
-
25.04.2016

Мөндеш башлангыч мәктәбендә “ Ут белән шаярма!”- дип аталган экологик – кичә уздырылды. Саксыз эш иткән очракта утның кешегә, тирә-юньгә нинди бәла-каза китерүен барыбыз да яхшы белергә тиеш. Кичәнең максаты: табигатьне төрле бәла- казалардан саклауда өлкәннәр белән бергә, балалар да катнашырга, ут чыгудан сак булырга кирәклеген аңлату, әйләнә-тирәне сакларга омтылучы яшь буын үстерү иде.Әлеге чарада экология һәм табигый байлыклар министрлыгының төньяк территориаль идарәсенең аналитик контроль инспекциясе җитәкчесе Сираҗетдинова Диләрә Илсур кызы да катнашты, ул укучыларга үзенең киңәшләрен җиткерде.
-
«Каждый день горжусь Россией!» 23.04.2016 Сегодня наши ученики под руководством учителя истории Закировой Лилии Ахатовны приняли участие во всероссийской акции «Каждый день горжусь Россией!». Акция проводится с целью сохранить и приумножить знания россиян и иностранцев о важнейшем событии в истории России. Война, случившаяся на нашей земле семь десятилетий назад, – это трагедия и героизм, смерть десятков миллионов и жизнь во имя будущих поколений. Мы должны помнить, знать и рассказывать об этом. Итоги акции подведут в мае, ко Дню Победы. Акция проводится в рамках федерального проекта Молодежного парламента при Государственной Думе «Каждый день горжусь Россией!».

-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы. "Мәрхәмәтле Җир" акциясе. 22.04.2016

Бүген "Язгы мәрхәмәтлелек" атнасы кысаларында мәктәп тирәсен җыештыру оештырылды. 6 нчы класс укучылары җирлектә урнашкан Һава чишмәсе территориясн чүптән арындырдылар. Өмәләр әле дәвам итәчәк. Иртәгә дә кайбер класслар үзебезгә билгеләнгән мәйданнарны чистартачаклар.
-
Тукай иҗатын беләсезме? 21.04.2016

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Муллагалиева Г.Н. 6 нчы класс укучылары белән "Г.Тукай иҗатын беләсезме?" дип аталган уен -дәрес оештырды. Укучылар Г.Тукай тормышы һәм иҗаты буенча сәяхәт иттеләр. Уенда барлык укучылар да бик актив булдылар. Уенда "Җиңүчесе" исеменә Зиннәтуллина Динә лаек булды. Мәннанов Әлфис һәм Хөрмәтуллин Илгизәр призерлар булдылар.








