Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 ( 245 ) 246 247 248 249 250 >>
-
Безнекеләр- сынатмыйлар! 26.02.2016 Кичә, 26 нчы февральдә Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында мәктәп укучылары арасында “Мәңгәр беренчелегенә” көрәш булып узды.Безнең мәктәптән 6 нчы сыйныф укучысы Мәннанов Әлфис һәм 11 нче сыйныф укучысы Мәннанов Фәнгиз үз үлчәүләрендә 1 урынны алдылар. Бертуган Мәннановларны бу зур уңышлары белән котлыйбыз. Аларга алга таба да сәламәтлек, зур уңышлар телибез!

-
Котлыйбыз! 25.02.2016 Район мәктәпләре арасында чаңгы ярышында беренче урынны алып кайткан 10 класс укучысы Камалиева Эльмираны котлыйбыз!

-
Көрәшчеләрне котлыйбыз! 24.02.2016

Мәктәпнең көрәшчеләре - Маннанов Фәнгиз һәм Маннанов Әлфис Балтач районында үткән көрәш буенча зона ярышларында уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Үз авырлыкларында 2, 3 урыннарны яуладылар. Уңышлар, сезгә!
-
Ватанны саклаучылар көне. 23.02.2016 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бу бәйрәм уңаеннан мәктәптә төрле чаралар үтте. 1 класс укучылары укытучылары Шиһабиева Лилия Рәфкать кызы җитәкчелегендә әтиләргә сувенир ясадылар, матур итеп классташларын котладылар.

-
“Туган тел” атналыгы. 22.02.2016 Мәктәбебездә “Туган тел” атналыгы булып узды. Февраль аенда ел саен «Туган тел» атналыгы билгеләп үтелә.Башта методик берләшмә утырышында татар теле һәм әдәбияты укытучылары оештыру планын карадылар.Һәм бүген , ягъни 21 нче февраль көнне “Газиз туган телем” дигән темага “Тамчы – шоу” интеллектуаль уены үткәрелде.Класслар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Бәйге музыкаль тәнәфесләр белән үрелеп барылды.“Җырларымда рәхмәт әйтәм, туган телем, мин сиңа!” дигән тема астында туган тел турында җырлар да җырладылар.

-
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне. 20.02.2016 Билгеле булганча,21 нче февраль – Туган тел көне. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Иң кадерле “әти”, “әни”, “әби”. “бабай” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары Туган тел көнен китапханә, мәдәният йорты җитәкчеләре белән берлектә үзенчәлекле итеп билгеләп үттеләр. Төрле сынауларда катнаштылар: тел турында мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр, җырлар белүләрен күрсәттеләр. Син тугач та, ана сөте белән Иренеңә тамган туган тел. Туган телең җуйсаң, әнкәеңне Онытуың булыр, балам, бел!

-
Семинарның соңгы көне. 19.02.2016 "Укыту-тәрбия процессына яңа иннвацион технологияләрне кертү тәҗрибәсеннән" темасы астында үткән семинарның соңгы көнендә мәктәп Кукмара мәктәбе директорлары белән беррәттән үз районыбыз директорларын, мәгариф идарәсе начальнигы Дәүләтбаев З.М.ны, "Арча хәбәрләре" корреспонденты Фәттәхов И.С.ны кабул итте. Мәктәп директоры Ибрагимов Алмаз Ринатович мәктәпнең "Электронное образование" сайты аша эшләнгән проекты белән таныштырды. Эшлекле уеннар аша кунаклар бу проектның уңай һәм тискәре якларын бәяләделәр. Ата-аналар, җәмәгатьчелек, укытучылар фикере тыңланылды.

-
Республика семинарының икенче көне. 18.02.2016 Мәктәп директорларының республика семинары эшен дәвам итте. Бүген мәктәпнең педагогик "капиталы" белән таныштылар. География укытучысы Гаффарова Дамира Вакилевна милли-региональ компонентны исәпкә алып төзелгән электрон дәреслеген тәкъдим итте. Химия-биология укытучысы Маннанова Лилия Равилевна имтиханнарга әзерләнгәндә Яндекс-ЕГЭ дан ничек файдалану турында информация бирде. Укытучылар Закирова Л.А., Гыйбадуллина З.Ш., Шигабиева Л.Р., Потехина Л. А. үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Информатика укытучысы Гыйбадуллин Илназ Зөфәрович үткәргән мастер-класс кунакларны бигрәк тә җәлеп итте.

-
Директорларның республика семинары 17.02.2016

Бүген мәктәптә Кукмара һәм Арча мәктәпләре директорлары өчен "Укыту-тәрбия процессында яңа инновацион технологияләр куллану" темасына семинарның беренче көне булды.
-
Уңышлар телибез! 16.02.2016

Бүген башлангыч класс укытучысы Шиһабиева Лилия Рәфкать кызы "Класс җитәкчесе-2016" конкурсына катнашырга китте. Уңышлар телибез!








