Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 ( 248 ) 249 250 >>
-
"Иң культуралы класс" 21.01.2016

9 нчы класс укучылары район буенча игълан ителгән "Иң культуралы класс" конкурсында катнаштылар. Район Укучылар сарае нигезләмә буенча нәтиҗәләр чыгарды. 9 нчы класс укучылары үз яшь категорияләрендә 1 нче урынга ия булдылар. Бу җиңү класс җитәкчесе Шакирова Гүзәлия Камилевнаның эш нәтиҗәсе һәм 9 нчы класс укучыларының активлыклары аркасында яуланды. Молодцы!!!
-
Г.Бәшировны искә алу кичәсендә 20.01.2016

Бүген Казан арты тарих-этнография музеенда күренекле татар язучысы Гомәр Бәшировны искә алу кичәсе үтте. Бу кичәдә безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәче катнашты. Без кабат Г.Бәшировның бөеклегенә тукталдык, ул йөргән юллардан атладык. Язучының туганнары сөйләгән истәлекләрне тыңлап, рухи азык алдык. Ул язган әсәрләр бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмый, киләчәк буыннар өчен югалмас хәзинә китап киштәләрендә саклана.
-
Укучылар катокта 19.01.2016

Мәктәп янында укучылар өчен көн дә катокка килеп шөгыльләнү мөмкинлеге тудырылган, теләк кенә булсын. Саф һавада йөреп кайту сәламәтлек өчен дә файдалы. Балалар аны үзләре кардан чистартып та тора. Катокта эшчәнлек буенча җаваплылыкны физкультура укытучысы Җәләлиев И.И. контрольдә тота.
-
"Тукай эзләреннән" бәйгесенең нәтиҗәләре 18.01.2016

Күренекле татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан "Тукай эзләреннән" бәйгесе үтте. Бу бәйгедә безнең укучылар бик актив катнаштылар. Безнең мәктәптән 1 нче класс укучысы Якупов Рүзәл 2 нче (җитәкчесе Шиһабиева Л.Р.),Казиле башлангыч мәктәбеннән 1 нче класс укучысы Йөзлекәев Айназ 3 нче урын (җитәкчесе Арсаева Л.Р.) яулады.
-
Уңышлар сиңа, Әлфис! 16.01.2016 16 нчы январьда Яңа Кенәр мәктәбенең спорт залында район башлыгы призына мәктәп укучылары арасында татарча көрәш ярышы булды. Иртәнге сәгать 10да башланган ярыш кичке сәгать 5кә кадәр барды. Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рамил Гарифҗанов, районның татарча көрәш федерациясе рәисе Ренат Алиев, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов, район мәгариф бүлеге җитәчесе Зөлфәт Дәүләтбаев катнашты. Үз авырлыгында безнең мәктәпнең 6 нчы класс укучысы Мәннанов Әлфис батыр калды. Уңышлар сиңа, Әлфис!

-
"Ватан сагында" конкурсы 15.01.2016

Балалар оешмаларының эшчәнлеген тормышка ашыру максатында, республика буенча "Ватан сагында" исемле рәсем конкурсы игълан ителде. Бу конкурста башлангыч класс укучылары бик актив катнаштылар. Иң яхшы рәсемнәр сайлап алына, район Укучылар сараенда үтәчәк икенче турга тапшырыла.
-
Олимпиадаларга хәзерләнәбез 14.01.2016

10 нчы класс укучысы Хәбибуллин Илмир бүген олимпиадаларга әзерләү буенча Республика үзәгенә экономика фәненнән укулар узарга китте.
-
Әдәбият елына йомгак ясалды 12.01.2016

Әдәбият елын инде йомгакладык. Нәтиҗәләр чыгарыр вакыт та җитте. Китапханәче Халисә Камилевна "Иң күп китап укучы", "Иң күп китап укучы класс", "Иң кечкенә китап укучы бала" номинацияләре буенча җиңүчеләрне билгеләде. Бүген китапханә балалар бакчасына йөрүче нәни кунакларны үзендә кабул итте. Балалар китап белән куллану кагыйдәләрен тыңладылар.
-
Укучылар БДИ консультацияләрендә
09.01.2016
Бүген 11 нче класс укучылары математика һәм рус теле фәне буенча фән укытучыларыннан консультацияләр ала.
-
Награждение учителей
08.01.2016
Заместитель директора по учебной работе Закирова Лилия Ахатовна заняла III место в соревнованиях по шашкам среди членов профсоюза учреждений образования Арского района РТ. Поздравляем!








