Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 ( 226 ) 227 228 229 230 >>
-
Табигатьтә кунакта 16.12.2016

"Химия һәм биология сөючеләр" атналыгы кысаларында укытучы Гаффарова Д.В. 7 нче класс укучылары белән "Табигатьтә кунакта" исемле ачык чара күрсәтте. Укучылар бик эчтәлекле чыгыш ясадылар. Чарада "Ашыт" табигатьне саклау заказнигыннан килгән вәкилләр дә катнашты. Алар укучылар каршында экологик тәрбия бирүгә юнәлтегән чыгыш белән чыктылар. Биология укытучысы Мәннанова Л.Р. киләчәктә дә әлеге оешма белән булган үзара хезмәттәшлекне дәвам итү тәкъдимен кертте.
-
Күргәзмә нәтиҗәләре 15.12.2016

Укучылар ясаган җимлекләр күргәзмәсенә нәтиҗә чыгарылды. Иң яхшыларына махсус комиссия карары белән грамоталар тапшырылды.
-
Мәктәптә "Биология һәм химия атналыгы" бара 14.12.2016

Бүген укучыларыбыз көче белән ясалган җимлекләр күргәзмәсе төзелде. Җимлекләрнең матурлыгына сокланып, кошлар аларда тукталмый калмас. Бу чарада башлангыч класс укучылары бик актив булды.
-
Ачык дәрес 13.12.2016

ТИН укытучысы Фазылҗанов Гамир Габделхакович Росся Конституциясе көне уңаеннан 10 -11 нче класс укучылары белән уен-дәрес үткәрде. Укучылар караган фильм буенча төзелгән интерактив уенда 6 этапта төрле авырлыктагы сорауларга җавап бирергә кирәк. Укучыларның немец техникасын, немец генералларын, совет геройларын, торак пунктларны, совет генералларын , совет техникасын белүләре кирәк булды. Фильмны игътибар белән караган укучы , әлбәттә, бу сорауларга җавап бирә алачак. Уенда катнашучылардан иң активлары 11 нче класстан Хәйретдинов И., 10 нчы класстан Гаффарова Ә., Гыйбадуллина Ә. булдылар.
-
Россия Федерациясе Конституциясе көне 12.12.2016

Бүген Россия укучылар хәрәкәте активистлары белән " Россиянең субъектларын беләсезме?" исеме астында уен үткәрелде. Укучылар, 3 командага бүленеп, Россия картасын төзеделәр. Пазл рәвешендә киселгән субъектларны дөрес итеп җыйсалар, Россия картасы килеп чыгачак. Россия картасын беренчерәк итеп төзүчеләр Нәбиуллина К.Р., Мәннанова А. булсалар, субъектларны дөрес итеп билгеләүчеләр Бариева Э., Нәбиуллина К.Н., Зиннәтуллина Д. булдылар
-
Математик КВН 10.12.2016

9 нчы декабрь көнне мәктәбебездә 5-6 класс укучылары арасында математик КВН үткәрелде. Математиак укытучылары Аскарова Р.А һәм Гибадуллин И.З җитәкчелегендә ике команда көч сынашты. Уен бик мавыктыргыч һәм кызыклы үтте. Укучылар бик актив булдылар, алар үзләренә бик күп мәгълүмат алдылар.
-
“Мәрҗәни варислары” конференциясе 10.12.2016 Район мәгариф идарәсе һәм Яңа Кенәр балалар иҗаты Йорты җитәкчелегендә мәктәп укучыларының “Мәрҗәни варислары” исемендәге районкүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Конференциянең төп максатларының берсе якташ язучыларыбызның иҗатын яшь буынга пропагандалау булса, икенче бер максаты туган як тарихын өйрәнү иде. Безнең мәктәптән бу конференциядә 8 класс укучысы Арсаева Чулпан һәм 10 класс укучысы Зиннатуллина Рузилә катнаштылар. Уңышлы чыгыш ясап үз номинацияләрендә Рузилә беренче, Чулпан икенче урынга лаек булдылар. Укытучылары Закирова Лилия Әхәт кызы да конференция эшендә катнашып чыгыш ясады.

-
“Интернетны өйрән-аның белән идарә ит” исемле 5 нче онлайн-чемпионат 09.12.2016

Безнең укучыларыбыз Россия күләмендә игълан ителгән “Интернетны өйрән-аның белән идарә ит” исемле 5 нче онлайн-чемпионатта катнаштылар . Әлеге чемпионат берничә этапта барды. Бу чемпионатта 10 нчы класс укучысы Хәсәнова З., 11 нче класс укучылары Гасимов А., Кәбиров С., Камалиева Э., Нигъмәтҗанова Р.,Рәхимҗанова Д., Рәхимҗанова Р., Хәбибуллин И., Хәйретдинов И., Шиһабиева Э. катнаштылар. Әлеге проектның һәм эшлекле команданың да җитәкчесе –информатика укытучысы Гыйбадуллин Илназ Зөфәр улы. Көтелгән уңыш – безнең кулларда. Укучылар II урынга ия булдылар, аларга кыйммәтле бүләкләр-смартфоннар тапшырылды. Укучыларның гомуми җыелышы вакытында бу зур бүләкләрне тапшыру мәктәп тарихына тагын бер бит өстәде. Сәләтле укучыларыбызның инициативасы, үз эшенең остасы булган педагогыбыз көче белән яулап алынган әлеге уңышка без бик шатландык. Молодцы!
-
Ватан геройлары көне 09.12.2016

Бүген Россия укучылар хәрәкәте активистлары белән Ватан геройлары көне уздырылды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Закирова Л.Ә укучылар белән әлеге бәйрәмнең үзенчәлекләре турында викторина уздырды. Укучылар районыбызның геройлары турында үз эзләнүләреннән килеп чыккан чыгышларын тәкъдим иттеләр.
-
"Билет в будущее" конкурсының нәтиҗәләре 08.12.2016

"Билет в будущее" конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде. Арсаева Чулпан, Гыйбадуллина Илүзә, Гаффарова Әнисә, Гыйбадуллин Ильмир җиңүчеләр булдылар.








