Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 ( 227 ) 228 229 230 >>
-
Коррупциягә каршы нык торыйк! 07.12.2016

Мөндеш башлангыч мәктәбендә үткәрелгән сыйныф сәгатенең чираттагысы “Коррупциягә каршы нык торыйк!” дип аталды. Укучылар коррупция төшенчәсе, килеп чыгышы һәм аның кешелеккә китергән зыяны белән кебек сорауларга җавап эзләделәр, анкета тутырдылар, плакатлар ясадылар. Коррупцияне җиңәргә мөмкинме? Әлбәттә!!! Әгәр илебез закон бозучылар өчен кырыс законнар кабул итеп, үтәлә торган итсә, коррупциянең нигезе җимереләчәк, дигән нәтиҗә ясалды.Битараф булмыйк, илебез киләчәге – Сезнең кулларда! дигән мөрәҗәгать белән тәмамланды сыйныф сәгате.
-
Кар сыннары ясыйбыз 06.12.2016

Тиздән барыбыз да көтеп алган күңелле көннәр якынлаша. Дәрестән тыш вакытта укучылар Кар сыннары ясый башладылар инде.
-
Олимпиадалар 05.12.2016

10 нчы класс укучысы Гаффарова Әнисә экологиядән, 11 нче класс укучысы Камалиева Эльмира биологиядән призер булдылар. Укытучылары - Мәннанова Л.Р.
-
Без сәламәт яшәү рәвеше яклы! 02.12.2016

Бүген мәктәптә ВИЧ һәм СПИД чирен кисәтү буенча ачык класс сәгатьләре һәм зур акция үтте. 10 нчы класс җитәкчесе Шакирова Гүзәлия Камилевна үз укучыларын сәламәт яшәү рәвешенә чакырды .
-
Фәнни-гамәли конференция. 01.12.2016 Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, мәгарифебез, батыр, эшчән халкыбыз бар. Авыллар тарихы – халкыбыз тарихының аерылгысыз бер өлеше, мөһим өлеше ул. Аларны өйрәнү, үзең яшәгән төбәк белән горурлану хисләре тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы. Шушы максат һәм бурычларны үтәү максатыннан мәктәптә укучыларның фәнни-гамәли конференциясен үткәрдек. Конференциядә 5-7 класс укучылары катнашты. Укучыларның проект эшләре, тикшеренү-эзләнү эшләре үзләре яшәгән урам тарихына багышланды. Нигезләмә буенча һәр эштә урамның элекке һәм хәзерге атамасы, аның килеп чыгышы тарихы, урамда яшәүче кешеләр, танылган шәхесләр, урамдагы йортлар һәм җәмәгать биналары турында мәгълүматлар булырга тиеш иде. Күпчелек эшләр бу таләпләргә туры килеп эшләнде. Урам күренешләреннән фотолар да тикшеренү-эзләнү эшләрен тулыландырып җибәрде. Тарих, татар теле, география фәне укытучылары Ибраһимов А.Р., Нәбиуллина Г.Р., Гаффарова Д.В., һәм конференцияне оештыручы Закирова Л.Ә. укучыларның эшен бәяләде.

-
Әниләр бәйрәме 30.11.2016 Җир йөзендә әнидән дә кадерле кеше юк! Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы , акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Шул уңайдан 29 нчы ноябрь көнне Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә башлангыч класс укучылары тарафыннан әниләргә багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде. Укучылар әниләренә үз куллары белән бүләкләр әзерләделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, тормыштан алынган күңелле күренешләр күрсәттеләр. Әниләр бәйрәмнән бик канәгать калып, бәйрәмне әзерләгән укытучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

-
Казиле башлангыч мәктәбе яңалыклары. 29.11.2016 Казиле башлангыч мәктәбендә әниләр көне уңаеннан бәйрәм кичәсе үткәрелде.Әниләренә ярату,хөрмәт,рәхмәт сүзләрен балалар шигырь,җыр һәм биюләре аша җиткезделәр.Бүләкләр тапшырдылар.Соңыннан төрле бәйге-ярышларда катнашып,зирәклекләрен,тапкырлыкларын күрсәттеләр.

-
Котлыйбыз! 28.11.2016 Республика күләмендә оештырылган "Мультимедиа дөньясы" методик конкурсында безнең мәктәп укытучылары актив катнашты. Физика-информатика укытучысы Гыйбадуллин Илназ Зөфәр улы һәм география укытучысы Гаффарова Дамира Вәкил кызы үз номинацияләрендә 2, 1 урыннарга ия булдылар. Афәрин, коллегалар. Шулай ук, конкурста актив катнашкан рус теле укытучысы Шакирова Г.К., татар теле укытучысы Нәбиуллина Г.Р., башлангыч класс укытучысы Гыйбадуллина И.Г., тарих укытучысы Закирова Л.Ә. га алдагы конкурсларда уңышлар теләп калабыз.

-
"Сәламәт ана-сәламәт бала" акциясе 26.11.2016

"Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучылар бүген "Сәламәт бала-сәламәт ана" акциясен үткәрделәр. Башлангыч класс укучылары белән берлектә әниләр көненә кулдан әйберләр ясадылар. Укучыларның "Минем әнием" дип аталган рәсем ясау конкурсына нәтиҗә чыгардылар. Акциядә катнашучыларның кулларына кишер сары төстәге тасма тагылды. Кишер сары төс-кояш җылысы төче. Ул һәр гаиләгә иҗади үсеш, күп шатлыклар, тынычлык алып килсен
-
"Әнием-иң кадерлем син минем! 26.11.2016

Бүген 5 нче класста алда аталган тема буенча ачык класс сәгате уздырылды. Укучылар үз әниләренә багышлап язылган чыгышларын тәкъдим иттеләр. Әни кадере, әниләрнең бүгенге җәмгыяттә тоткан урыны турында үтемле фикерләр җиткердә укучыларга класс җитәкчесе Нәбиуллина Гөлназ Рәнифовна. "Бала гомере буе үз анасына бурычлы булып кала. Чөнки ана, баласының язмышы , сәламәтлеге өчен борчылып, күпсанлы йокысыз төннәрен үткәрә. Тормыш итү өчен кирәкле киңәшләре белән ярдәм итүче дә ана..."
Класс җитәкчесе, үз укучылары белән бергә, әниләргә атап, презентацияләр ясаган, дәрестә аларны карап чыгарга да вакыт табылды. Бу хезмәтләр, котлау хаты буларак, әниләрнең электрон почталарына салыначак. Класс белән башланып киткән проект эшенең башлангычы уңышлы, алдагы көннәрдә ул үстерелер дигән ышанычта калабыз.








