Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 ( 222 ) 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Интеллектуаль уен- «Акыл баттл» 16.02.2017 Бүген герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 111 ел. Татар халкының данлы улының туган көне уңаеннан, ил буйлап аны искә алу чаралары уздырыла. Бу уңайдан Мөндеш башлангыч мәктәбендә интеллектуаль уен- «Акыл баттл» булды. Уенның максаты: герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрне системага салу. Укучылар ике командага бүленеп белемнәрен сынадылар, күп кенә сорауларга җавап бирделәр, каһарман шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты хакында тагы да тулырак мәгълүматлар тупладылар.

-
Бәйрәм открыткасы ясыйбыз 15.02.2017

Озынайтылган көн группасында тәрбияләнүчеләр бәйрәм открыткасы ясадылар. Әтиләр, бабайлар һәм абыйларны котлауга бик теләп кушылдылар укучылар. Тиздән тәрбияче Сәгъдиева Х.К. белән укучылар бәйрәм чарасы да күрсәтәчәк.
-
Профсоюзлар ярышты 14.02.2017

Профсоюз рәисе Җәләлиев И.И. җитәкчелегендә укытучы, хезмәткәрләребез чаңгы ярышында катнаштылар. Мәктәп данын яклап чыгыш ясаганннары өчен администрация аларга рәхмәт җиткерә.
-
Гаилә тарихыңны беләсеңме? 13.02.2017

Һәр кеше үзенең нәсел тамырларын белергә тиеш. Үз тарихын өйрәнмәгән халыкның киләчәге юк. 5-7 нче класс укучылары шәҗәрәләр төзү буенча проектта катнаша. Әлеге проектны башлап йөрүче -тарих, җәмгыять белеме укытучысы Закирова Л.Ә
-
Патриотик тәрбия айлыгында эш 11.02.2017

Районда Аҗаган уенының зона буенча ярышы оештырылды. Зона ярышында безнең мәктәпнең "Неудержимые" командасы I урынга чыкты. Команда алдында тагын да зуррак сынау тора: укучыларның район турында катнашасылары бар. Команда составында Юнармияя отряды членнары. Команданың капитаны -отряд командиры Сабиров А. Укучыларны бу ярышка хәзерләүгә Фазылҗанов Г.Г. күп көч куйды. Котлыйбыз!
-
Литературный вечер 10.02.2017

А.С. Пушкин – самый любимый писатель в нашей стране. Его книги знают, читают и перечитывают, а стихи заучивают наизусть. 10 февраля – День памяти А.С. Пушкина. 180 лет тому назад в два часа сорок пять минут в России не стало ПУШКИНА…По всей стране в этот день проходят мероприятия, посвящённые печальной дате.
Учителя русского языка и литературы Гузалия Камиловна и Ляйсан Хурматулловна с учащимися 5-6 классов провели литературный вечер. Учащиеся показали свои знания по творчеству великого поэта.
-
Тыюлыклар дәресе 09.02.2017

Россия укучылар хәрәкәте активистлары Россия күләмендә игълан ителгән "Заповедные острова " исемле экологик дәрестә катнаштылар. Укучылар, тыюлыклар оешуга 100 ел тулуга багышлап, кулдан открыткалар ясадылар. Дәрес турында белешмә www.заповедный урок.рф сайтына куелды.
-
Парламент дәресе 08.02.2017

8 нче февраль көнне Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә укучылар өчен “Законнар кайда туа” исемле Парламент сәгате узды. Парламент сәгатендә район администрациясенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гарифҗанов Р.И., Югары Совет депутаты Рахматуллин Р.Ш., Иске Кырлай авылы җирлеге башлыгы Сираҗетдинов Ф. Г. катнашты. Тарих, җәмгыять белеме укытучысы Закирова Л.Ә. Росси Федерациясе һәм Татарстан Республикасының хакимият органнары белән таныштырды. Законнарны чыгаруда турыдан-туры эшләүче депутат белән очрашып аралашу да укучылар өчен бик файдалы булды.
-
"Патриотик тәрбия" айлыгында эш 07.02.2017

Айлык буенча эш дәвам итә. 9-11 нче класс укучыларыннан торган 3 команда "Ленинград блокадасы тарихын иң яхшы белүчеләр" исеменә көч сынашты. Әлеге чараны җитәкчесе - ТИН укытучысы Фазылҗанов Г.Г. Уен барышында 9нчы класс укучылары активлык күрсәтте. Командага күп очко җыючылар Фазылҗанов А., Вәлиев А., Сафин Ә. булдылар.
-
"Патриотик тәрбия" айлыгында эш 06.02.2017

Мәктәптә "Патриотик тәрбия" айлыгы башланды. Укучылар пневматик мылтыктан ату буенча ярышалар. Ярышны тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Фазылҗанов Г.Г. оештыра. Нәтиҗәләр аерым яшь үзенчәлеге буенча ай дәвамында игълан ителәчәк.








