Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 ( 223 ) 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
«Минем шәҗәрәм» конкурсы 03.02.2017

Татарстанда «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәният-мәгариф проекты игълан иткән «Минем шәҗәрәм» генеалогия проектлары бәйгесендә катнашып, Мөндеш башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Гарипова Әлфия диплом белән бүләкләнде.Проектлар һәм иҗади эшләрне архивчылар һәм Татар балалар нәшрияты редакторларыннан торган мәртәбәле жюри бәяләгән.
-
"ТатАрча кичләре" проектында катнаштык
02.02.2017
Безнең мәктәп укытучылары , Фазылҗанов Г.Г.., Гыйбадуллина И.Г., Закирова Л.Ә., Гыйбадуллин И.З Арча районы тарих-этнография музеенда үткәрелгән "ТатАрча кичләре" проектында катнаштылар. Әлеге конкурс 3 этапта үтте. Конкурс шарты буенча катнашучылар Арча районы тарихына караган төрле характердагы сорауларга җавап табарга тиешләр иде. Укытучыларыбыз бу юлы да сынатмады, бар булган сәләтләрен эшкә җиктеләр. Афәрин!
-
Кошлар ашханәсе 31.01.2017

Кошлар –безнеӊ канатлы дусларыбыз. Мондый суык көннәрдә кошларга азык табуы бик кыен булуын истә тотып, Мөндеш башлангыч мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары мәктәп тирәсендә кошларга ашханә булдырды.
Килегез, кил, кошкайлар,
Сез бит безнеңдускайлар.
Җимлеккәсезкуныгыз,
-
Конкурс нәтиҗәләре 30.01.2017

Республика күләмендә игълан ителгән коррупциягә каршы көрәш буенча"Илебез киләчәге - безнең кулларда" исемле иҗади эшләр конкурсының район этабына йомгак ясалды. Безнең мәктәптән 10 нчы класс укучысы Гаффарова Ә. 2 нче дәрәҗәле дипломга лаек булды. Җитәкчесе -рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Г.К.
-
Яркая здоровая зимушка-зима 28.01.2017

Сегодня участники проекта «SaMoSтоятельные Дети» провели акцию "Яркая здоровая зимушка-зима". Цель данного проекта: п опуляризация активного, позитивного, здорового образа жизни, организация собственного досуга . Активисты проекты провели любимые школьниками игры на территории школьного двора.
-
Тәҗрибә уртаклашу 27.01.2017

Мәктәбебез директоры Ибраһимов А.Р. Чистай районы Каргалы гимназиясендә тәҗрибә уртаклашып кайтты.
-
"Балалар иҗаты" конкурсының мәктәп этабына йомгак ясалды 26.01.2017

Башлангыч сыйныф укучылары кулы белән төрле материалдан иҗат ителгән хезмәтләр тупланды. Иң яхшы дип табылган эшләр район Укучылар сараенда үткәрелә торган икенче турда катнашу мөмкинлегенә ия булдылар
-
Гөлле шигърият 24.01.2017

Танылган балалар шагыйре, тәрҗемәче, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Рафис Корбанга шушы көннәрдә 60 яшь тулды. Бу уңайдан Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары китапханә җитәкчесе белән берлектә әзерләнгән“Гөлле шигърият” кичәсендә катнаштылыр. Шагыйрьнең, тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен искә төшерделәр, шагыйрь иҗат иткән табышмакларга җаваплар эзләделәр. Кичә уен алымнары белән чиратлашып барды. Укучыларга шагыйрьнең нәкъ менә шат елмаю аша иҗат иткән әсәрләре дөньяны төрле яктан танып белергә ярдәм итте, эчке бер тәрбияви көчкә ия булуын раслады.
Кичә күңелле, матур, мавыктыргыч булды.
-
"Ел класс җитәкчесе" конкурсының зональ этабы 23.01.2017

Бүген "Ел класс җитәкчесе" конкурсының зона этабы узды. Конкурста безнең мәктәптән Рәхмәтуллина Алсу Рәисовна катнашты. Ул башлангыч сыйныф укучылары белән "Табигатьтә кунакта" исемле класстан тыш чара күрсәтте. Укытучылар өчен "Проект эше нәтиҗәсе буларак вертуаль онлайн такта куллану" темасына мастер-класс оештырды. Киләчәктә Алу Рәисовнага иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
2 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы 20.01.2017

2 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үткәрелде.Җыелышта укыту-тәрбия сыйфатына анализ ясалды.Укучыларны ашханәдә тукландыру мәсьәләсе каралды. Укучыларның өстәмә белем бирү түгәрәкләрендә шөгыльләнүләренә анализ ясалды: балалар көче белән концерт куелды.








