Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
Район администрациясе елкасы 28.12.2016

Безнең мәктәптән район администрациясе елкасында Хәбибуллин И., Сибагатуллина И., Хәсәнова З. һәм Бариева Э. катнашты. Укучылар бәйрәм чарасыннан бик канәгать булып калдылар. Яшьтәшләре белән ирекле аралашу вакытында бер-берсенең нинди һөнәргә ия булулары белән дә танышып кайттылар алар. Бариева Э.-га район администрациясе башлыгы белән бергә үткәрелгән түгәрәк өстәл артында өйләшүдә катнашу бәхете дә елмайды.
-
Бәйрәмнәр, бәйрәмнәр... 27.12.2016

2017 нче елны укучылар 3 яшь төркемендә күңелле маҗаралар белән каршы алдылар. Башлангыч класс укучылары "Чыршы әйләнәсендә", 5-7 нче класс укучылары "Чыршы белән булган хәл", 8-11 нче класс укучылары "Йокыга талган Кар кызы" исемле сәхнәләштерелгән чыгыш тәкъдим иттеләр. Чара вакытында һәр укучы үзенең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтергә тырышты.
-
2 нче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик утырыш 26.12.2016

2 нче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик утырыш булды. Утырышта укыту сыйфаты торышы тикшерелде. Методик берләшмә җитәкчеләренең отчеты тыңланды. Директор Ибраһимов А.Р. 5 нче класс укучылары мисалында 1нче һәм 2 нче чирек нәтиҗәләре буенча динамик үсеш баскычына анализ ясады. Укыту эшләре буенча директор урынбасары Гыйбадуллина З.Ш. каникулларга методик эш планы белән таныштырды.
-
24.12.2016

Бәйрәм чараларын үткәрү залы кунакларны каршы алырга әзер. Укучылар активының бәйрәм саны булган газетасы да өлгерде . Ул 16 биттән тора. 10 нчы класс укучысы Хәсәнова З. җитәкчелегендәге редколлегия әлеге санга ярты еллык күңелле мизгелләрне урнаштырган. Хәзер аны укучыларга таратасы гына калды.
-
"Могҗиза бүләк ит" акциясе 24.12.2016

Бүген "Мөстәкыйль балалар" проектында катнашучы укучылар өйдә торып укучы Әхмәдуллин Р.-ның өендә кунакта булдылар. Укучылар аны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар . Мәктәп активистлары төзегән газета белән таныштырдылар һәм кечкенә генә бүләк тапшырдылар.
-
"Уенчыклар" күргәзмәсе 23.12.2016

Яңа ел бәйрәме алдыннан ел да кулдан ясалган уенчыклар күргәзмәсе төзибез. Бу уку елында башлангыч класс укучылары бик актив булды. Җиңүчеләр бәйрәм чарасы вакытында игълан ителәчәк.
-
Олимпиадалар 22.12.2016

Фән олимпиадаларының муниципаль этабы ахырына якынлашып килә. Рус әдәбияты буенча 10 нчы класс укучысы Хәсәнова Зөлфия җиңүче, Нигъмәтҗанова Раида призер булды . Җитәкчеләре-Шакирова Г.К.-ны һәм кызларыбызны котлыйбыз!
-
Стадионда кар сыннары ясалды 21.12.2016

Стадионда кардан ясалган сыннар
-
Яхшылык дәресе 20.12.2016

"Яшәү безгә авыр булыр иде яхшылыктан башка, шуңа күрә яхшылыкны эшлик без үзебез башта,"- дигән девиз белән башланды яхшылык дәресе Мөндеш башлангыч мәктәбендә.Дәрес 1-4 нче сыйныфлар арасында мөмкинлекләре чикле яшьтәшләренә ярдәм итү һәм инвалидлар ункөнлеге кысаларында үтте. Дәреснең максаты инвалидларга толерантлы караш булдыру. Балалар фильмнардан өзекләр карадылар, әңгәмәләр корып, фикер алыштылар, инклюзив белем нәрсә ул соравына җавап бирделәр. Яхшылыкны кеше алдында мактану өчен эшләмиләр. Татар халкында "Яхшылык ит тә, диңгезгә ташла, балык белер, балык белмәсә, халык белер” – дигә нәйтем бар. Сез дә бу теләкләрне исегездә калдырыгыз, һәр көнне игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга, кешеләргә миһербанлы, шәфкатьле булырга тырышыгыз", -дигән теләк белән тәмамланды дәрес.
-
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү 17.12.2016

Район администрациясе планы нигезендә, укучы яшьләр арасында тәртипсезлекләрне кисәтү комиссиясе югары класс укучылары белән берлектә "Түгәрәк өстәл артында сөйләшү" проектын тормышка ашырды. Белгечләр укучыларны кызыксындырган төп сорауларга җавап биделәр. Хокук тәртибен үтәүнең торышы турында фильм да күрсәтелде.








