Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Новости Нижнеметескинской СОШ
Татар конгрессы делегатлары бездә кунакта
Опубликовано: 05.08.2017Бүген безнең җирлектә Татар конгрессы делегатлары кунак булды. Алар җирлекнең яшәү рәвеше белән таныштылар. Мәгариф, мәдәният учреждениеләренең эшен күзәттеләр. Мәктәптә аларны укучылар һәм укытучыларыбыз, техник хезмәткәрләр махсус төзелгән программа буенча кунак иттеләр. Алар өчен түбәндәге мәйданчыклар тәкъдим ителде: әдәби мәйданчык, "Туган як" музее мәйданчыгы, туризм белән шөгыльләнүчеләр мәйданчыгы, кул эшләре күргәзмәсе мәйданчыгы, балалар бакчасы мәйданчыгы. Делегатларга мәктәп спорт мәйданчыгында оештырылган Сабантуй милли бәйрәменнән күренешләр бик ошады. Көннең икенче яртысында кунаклар татар авылы өйләренә таралыштылар. Соңыннан чишмә буендагы матур җыенда катнаштылар. Чарадан булган хисләр белән уртаклашып, изге теләкләрен әйттеләр.Кунаклар һәм җирлектә яшәүчеләр тарафыннан әлеге чарада катнашкан һәр кешегә рәхмәт җиткерелде.
К списку новостей








