Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
Тәнәфестә 19.01.2017

Балаларның буш вакытлары юк та диярлек. Тәнәфес вакытларында алар шашка-шахматта уйный.
-
Уку йортлары белән элемтә 18.01.2017

Бүген бездә Арча социаль - гуманитар техникумыннан килгән белгечләр белән очрашу үткәрелде. Белгечләр чыгарылыш класс укучыларын уку йорты эшчәнлеге, укуга куелган таләпләр, яшьләр өчен тудырылган мөмкинлекләр белән таныштырдылар. Чыгыш ахырында уку йортына чакырып буклетлар таратылды.
-
Янгын куркынычсызсылыгы буенча конкурсның мәктәп турына йомгак ясалды 17.01.2017

Балалар һәм яшүсмерләр арасында янгын куркынычсызлыгы буенча Россия күләмендә игълан ителгән конкурс эшләре җыела. Иң яхшы дип саналган эшләр район Укучылар сараена тапшырылачак.
-
Татар көрәше 16.01.2017

14 нче гыйнварда Кенәрдә район администрациясе башлыгы призына татар көрәше узды. 7 нче класс укучысы Мәннанов Ә. үз үлчәү категориясендә 2 нче урынга ия булды . Аңа кыйммәтле бүләк тапшырылды.
-
“Рәхмәт” көнен билгеләп уздык 12.01.2017

Бүген дөнья халкы җир йөзендә иң илтифатлы сүз – “Рәхмәт” көнен билгеләп уза. Бу сүзне һәр милләт үз телендә күп тапкырлар кабатлый: “спасибо”,“grazie”,“danke”,“thankyou”,“merci”… Безнең Мөндеш башлангыч мәктәбендә дә бу көнне сыйныф сәгате Рәхмәт! ”дип әйтергә онытмагыз” дип аталды.“Рәхмәт әйтү ул- кешенең ярдәмен, шәфкатен игътибарсыз калдырмау дигән сүз. Чыннан да, телебездә “Рәхмәт”тән дә ешрак әйтелә торган абруйлы, дәрәҗәле сүз юк. Аны әйтергә сәбәп чыккан саен кабатлыйбыз. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, диләр бит. Ул сүзне ишеткәч, күңелләр күтәрелеп, җаннар рәхәтләнеп китә. “Рәхмәт” ниндидер тылсымлы көчкә ия. “Рәхмәт”нең тәрбияви көче зур. Сез дә үзегезгә яхшылык эшләгән кешеләргә рәхмәт әйтми калмагыз”, дигән мөрәҗать белән тәмамланды сыйныф сәгате.
-
Конкурс эшләре районга тапшырылды 11.01.2017

Республикадагы мәктәптән тыш балалалар белән эш үзәге игълан иткән "Чиксез балар дөньясы " нигезләмәсендә күрсәтелгән "Сихри кышкы урман" рәсем ясау конкурсының җиңүчеләре билгеләнде. Иң яхшы эшләр район укучылар сараена тапшырылды.
-
Бүген бездә чаңгы ярышы 05.01.2017

Каникуллар вакытында балаларыбызның ялын файдалы итеп оештыру өчен, барлык мөмкинлекләр дә тудырылган . Бүген Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә шундый чараларның чираттагысы - чаңгы ярышы үткәрелде. Чаңгы ярышына барлыгы 17 укучы килгән иде. Ярышны физика-информатика укытучысы Гыйбадуллин И.З үткәрде. Саф һавада йөреп алу барыбызга да файда гына . Башта укучылар чаңгычылар өчен тиешле юлны салып чыктылар. Ярышта катнашучылар, билгеләнгән каршылык полосасын үтеп, финишка килеп җитәргә тиешләр. Ярышның , әлбәттә, җиңүчесе булырга тиеш.Алар: 3 нче класс укучысы-Төхбәтуллин А. һәм 4 нче класс укучысы-Исмәгыйлев И. МОЛОДЦЫ!
-
Бәйрәм белән 31.12.2016

Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Яңа ел зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, илгә тынычлык алып килсен!
Яңа елның сихри киче.
Ихлас теләкләр сезгә!
Барлык хыял-өметләр дә
Калмасын иде сүздә.
Сәламәтлек ныгый барсын,
Гаилә дус-тату булсын!
Дусларыбызның йөзендә
Елмаю балкып торсын!
-
Профсоюз оешмасы елкасы 30.12.2016

Бүген профсоюз оешмасы членнарының балалары өчен бәйрәм алды чарасы оештырылды. Профсоюз рәисе Мәннанова Л.Р. хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады. Балаларның барысына да саулык - сәламәтлек, гаиләләргә иминлек теләде. Бәйрәм чарасын мәктәп укучыларыннан активистлар оештырды. Балаларга бик күңелле булды. Укучыларыбызга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез
-
"Барыбыз да бозга" акциясе 29.12.2016

Мәктәпләрдә балалар көтеп алган кышкы каникуллар башланды. Һава торышы да матур, сәламәт кешегә урамнан кайтып та керә торган түгел. Укучыларның ялын файдалы итеп оештыру максатында, мәктәпләрдә төрле чаралар оештырыла. Кичке вакытта мәктәп каршына куелган шугалакта балалар тавышыннан тирә-як гөрләп тора. Балалар белән бергә ата-аналар да бик теләп килә бирегә. 29 нчы декабрь көнне барыбызны да берләштергән “Барыбыз да бозга” исемле спорт бәйрәме үткәрелде. Бозга басарга теләк белдергән укучыларыбыз бик күп булды. Физкультура укытучысы Җәләлиев И.И. әлеге чараның программасына командалы уеннар хәзерләгән иде. Бәйрәм ике сәгать дәвам итте, җиңүчеләр дә билгеләнде. Балалар әлеге чарадан зур тәэсирләр алып кайтып киттеләр.
Мәктәп кабат укучыларны 5 нче январь көнне булачак чаңгы ярышына кабул итәргә әзер.








