Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 231 ) 232 233 234 235 236 237 238 239 240 >>
-
Түгәрәкләрдә эш кайный 18.10.2016

Атна дәвамында бездә өстәмә белем бирү түгәрәкләре эшли. Укучыларга музыка, туризм , спортның башка төрләре, кул эшләре белән дә шөгыльләнергә мөмкинлекләр бар.
-
Тирә-ягыбыз чиста булсын! 17.10.2016

8 нче класс укучылары авылыбызга урнаштырылган һәйкәлне чиста тоту өчен җавап тоталар. Бүген алар чираттагы җаваплы хезмәтләрен башкардылар.
-
"Алтын көз" туризм ярышы 15.10.2016

Җәләлиев И.И. җитәкчелегендәге "Яшь туристлар" түгәрәгенә йөрүчеләр районда үткәрелгән "Алтын көз" туризм ярышында III урынны яуладылар.
-
Аграр университет белгечләре белән очрашу
13.10.2016
Укучыларга һөнәри юнәлеш буенча белемнәр бирү планы нигезендә, Аграр университет белгечләре белән очрашу оештырылды. Белгечләр уку йортына керү шартлары, уку тәртибе, студент-яшьләрнең ялларын күңелле оештыру мөмкинлекләре белән таныштырдылар.
-
Туган көнегез белән! 12.10.2016

Хөрмәтле укытучыбыз Закирова Лилия Әхәтовнаны укучылар, укытучылар коллективы туган көне белән котлый.
Чын йөрәктән телик әле,
Бу җиһанның аяз, зәңгәр күген.
Еллар өстәлсә дә , иңсәләрең
Тоймасалар иде тормыш йөген.
-
Иртәнге зарядка 11.10.2016

Һәр көнне дежур класс укучылары иртәнге зарядка ясаталар.
-
Проект "Самостоятельные дети" , акция "Здоровая пробежка" 10.10.2016

11 октября участники проекта "Самостоятельные дети" провели акцию "Здоровая пробежка". В назначенное время выходили на место проведения акции, установили плакаты с символикой проекта, и плакаты, пропагандирующие ЗОЖ. Среди участников проекта и прохожих, пожелавших принять участие в акции, проводили пробежку с призывами, «речевками» про ЗОЖ.
-
Слет активистлары Мәгариф министры урынбасары белән очраштылар 09.10.2016

Активистлар өчен бүген бик җаваплы көн булды: укучылар Мәгариф министры урынбасары Л.О.Сулима белән очраштылар. Ул укучылар белән ирекле аралашу оештырды. Россия укучылар хәрәкәте алдында торган зур бурычлар , аларны тормышка ашыру юлларын сөйләде. Укучылар РДШ җырына матур флеш-моб күрсәттеләр. Шушындый мәртәбәле шәхес белән очрашып аралашу, фотога төшү укучыларда онытылмаслык мизгел булып сакланыр.
-
Мастер-класслар 08.10.2016

Активистлар көн дәвамында мастер -кклассларда катнаштылар. Регион җитәкчеләре, киләчәктәге хезмәттәшлекне күздә тотып, зур команда туплаганнар. Бүген Россия телевидениесе журналистлары, волонтерлар чыгышын тыңлау педагоглар һәм укучылар өчен дә бик файдалы булды. Кичке аштан соң, бергәләшеп, зур чарага җыелдык . 9 отряд"Укытучы -көчле шәхес" исеме астында үз чыгышларын тәкъдим тте.
-
РДШ активистларының икенче слеты 07.10.2016

6-9 октябрьдә Татарстан республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы, пилот мәктәпләрнең педагог-оештыручыларын һәм балалар оешмаларының 2 активистын "Дуслык" лагерена җыеп , слет оештырды. Бу слетта безнең мәктәптән педагог -оештыручы Муллагалиева Г.Н., 7 нче класс укучылары Барыева Эльвина һәм Нәбиуллина Камилә дә катнаша. Слет белән Татарстан республикасында Пронина Д.Г. җитәкчелек итә. Активистларга аның белән аралашу бик ошады. Ул һәр бала белән аерым аралашырга да вакыт тапты, балалар оешмаларының эшчәнлегенә тулы анализ ясады. Россия укучылар хәрәкәтенең төп юнәлешләре, еллык эшне планлаштыру буенча үз тәкъдимнәрен кертте.








