Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
Әниләр белән бергәләп 10.03.2017

6 нчы класс укучылары бүген әниләре өчен чын бәйрәм оештырдылар. Әниләр белән бергәләп уйнадылар, җырладылар, биеделәр, кызыклы сорауларга җавап таптылар. Бәйрәм күңелле узды. Класс җитәкчесе Габдрахманова Н.Ш. көче белән төзелгән әлеге чара ирекле аралашу, укучыларның мөмкинлекләрен ачу өчен дә мөмкинлек тудырды.
-
"Неопалимая купина" конкурсының муниципаль этабы
09.03.2017
Янгын куркынычсызлыгы буенча Республика күләмендә оештырылган "Неопалимая купина" конкурсының муниципаль этабына нәтиҗә чыгарылды. Мөндеш башлангыч мәктәбеннән Зиннәтуллина Алсу, Гарипова Әлфия 1 нче урын, Вафина Алзирә 3 урын алдылар
-
Бәйрәм концерты 07.03.2017 8 март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап мәктәбебезнең егетләре бәйрәм концерты куйдылар. Рәхмәт СЕЗГӘ ЕГЕТЛӘР!!!

-
Бишек җырлары-халкым рухы 06.03.2017 Ана һәм Бала! Бер-берсенә алардан да якын җан ияләрен табып буламы икән бу дөньяда?! Ана кешегә нәсел, милләт, кешелекне дәвам иттерү, яшь буын тәрбияләү кебек олы вазифа йөкләнгән. Ул сабыена ягымлы, җылы, назлы бишек җырлары көйли һәм шул җырлар аша баласына үзенең изге теләкләрен, өмет-хыялларын җиткерергә омтыла. Бишек җырлары зур тәрбияви көчкә ия, баланың теле ачылуда, зиһенен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы. Бала күңеленә Ана назы, аның изге күкрәк сөте, бишек җыры белән кергән сүз гомерлек була. 8 нче март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Мөндеш башлангыч мәктәбендә "Бишек җырлары-халкым рухы" исемле әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Максатыбыз яшь буынны иҗтимагый тормышка алып керүдә,аны намуслы, игелекле, ягымлы, кешелекле итеп тәрбияләүдә бишек җырларының әһәмиятен аңлату иде. Бала үсеп буйга җиткәч тә, әнисенең җырларын, аның йомшак кулларын, назлы карашын онытмасын иде.

-
"Әти, әни һәм мин-спорт сөюче гаилә" 04.03.2017

Бүген безнең мәктәптә 5 нче класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән берлектә "Әти, әни һәм мин-спорт сөюче гаилә" исемле бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмне класс җитәкчесе Нәбиуллина Г.Р., физик тәрбия укытучысы Җәләлиев И.И. оештырды. Укучылар һәм ата-аналар белән оештырылган әлеге бәйрәмдә спорт ярышлары да булды, концерт номерлары да куелды. Югары класс укучыларыннан торган хөкемдарлар ярышның һәр этабын тиешле югарылыкта бәяләп бардылар. Укучылар да, ата-аналар да бик актив булдылар. Мәктәп тарихы битенә шушындый ямьле дә , файдалы да булган тагын бер көн өстәгәннәре өчен, бар катнашучыларга да рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Биатлон ярышы 03.03.2017

Бүген 9-11 нче класс укучылары арасында биатлон ярышы уздырылды. Җиңүчеләр 6 нчы мартта булачак укучыларның гомуми җыелышы вакытында игълан ителәчәк.
-
Бәйрәмгә хәзерләнәбез 02.03.2017

Башлангыч класс укучылары әниләрен котларга хәзерләнә. Алар үз куллары белән менә нинди эшләнмәләр ясадылар. Бу кулдан ясалган матур чәчәкләргә балаларның да, класс җитәкчеләренең дә йөрәк җылысы салынган.
-
«Сөйкемле Шүрәле» бәйгесе 01.03.2017 Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары ел саен үткәрелеп килә торган «Сөйкемле Шүрәле» бәйгесендә актив катнаштылар. Бәйгедә төрле төрдәге кул эшләре тәкъдим ителде. Бәйгенең I туры йомгаклады. II турда катнашу өчен иң яхшы дип бәяләнгән эшләр район турына җибәрелде. Бәйгенең йомгаклау турында укучыларыбызга зур уңышлар телибез.

-
События столетней давности. 28.02.2017 Ровно 100 лет назад, 27 февраля 1917 года, начались революционные события, которые коренным образом изменили историю нашей страны. Сверглась монархия, в сентябре Россия стала республикой, а в октябре еще одна революция – социалистическая. Классный час с активистами Российского движения школьников был посвящен этим событиям. Учительница истории Закирова Л.А. напомнила ребятам о важности этих событий, рассказала о научных открытиях столетней давности. Узнали ребята и о знаменитых сверстниках революционного года. Мы все должны знать историю нашей страны.

-
Патриотик тәрбия айлыгына йомгак ясыйбыз 27.02.2017

Патриотик тәрбия айлыгына йомгак ясыйбыз. Бүген 6,7,8 нче класс укучыларыннан төзелгән егетләр командалары көч сынашты. Әлеге чараны оештыручылар - 10 нчы класс укучылары. 6, 7 нче класс егетләренең көчләре тигез булды.








