Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Музейда булдык 25.01.2018 Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган мәктәп укучылар конференциясендә актив чыгыш ясаган 20 укучы 26 нчы январьда Ташкичү авылында яңа ачылган Мәрҗани музеена экскурсиягә барды. Укучылар Ташкичү мәктәбе белән таныштылар. Мәктәп директоры Гыйбадуллин Илгиз Илсурович, безнең Түбән Мәтәскә мәктәбен тәмамлаган укучы, безне җылы каршы алды.Туган як тарихы музее белән таныштык. Бер мәктәптә ике музейлары бар Ташкичүлеләрнең. Иң матур хисләр Шиһабетдин Мәрҗани музее белән танышудан булгандыр, мөгаен. Мәрҗани туганы, язучы Мәхмүт Галәүнең гыйбрәтле язмышы белән таныштык. Безгә күп һәм файдалы информация биргән укытучылар Әхмәдуллина Алсу Тәфкилевнага һәм Хәкимҗанова Резеда Ринатовнага зур рәхмәт. Ташкичү авылындагы иң борынгы архитектура корылмасы булган, 198 элек төзелгән мәчет белән таныштык, янында фотога төштек. Экскурсия һәркемгә ошады.

-
Кошлар өчен ашханә 23.01.2018 Кыш көне бездә кышлаучы кошлар нәни канатларын җилпеп, аннан-моннан азык эзлиләр.Үлән, орлык-мазар кар астында калган. Шуңа күрә, кышын кошлар кеше янына елыша, ярдәм өмет итә. Кошларга салкыннар түгел, ә ачлык куркыныч тудыра. Шуны күздә тотып, Россия укучылар хәрәкәте (РДШ) активистлары кошларга ярдәм итәргә булдылар. Алар мәктәп янындагы агачларга эленгән җимлекләргә көн саен төрле ярмалар салып, кошчыкларыбызны сыйлыйлар. Кыш җиттеме кошлар өчен Без ашханә ачабыз. Һәм кошларга эндәшәбез: -Рәхим итеп ашагыз!

-
Республика олимпиадасы призеры 22.01.2018 10 класс укучысы Әүхәдиева Зәлифә “Путь к олимпу» республика олимпиадасында катнашып инглиз телен яхшы белүен раслады, призер булды. Зәлифәне һәм укытучысы Исмәгыйлева Гүзәл Альбертовнаны котлыйбыз, алда яңа уңышлар телибез!

-
Котлыйбыз! 20.01.2018 Шушы көннәрдә пожар куркынычсызлыгы темасына ВДПО оешмасы үткәрелгән кул эшләре бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Мөндеш башлангыч мәктәбеннән 1-3 нче сыйныф укучылары арасыннан Фәләхов Ильяс, Зиннәтуллина Нурзадә, Зиннәтуллина Алсу һәм Зиннәтуллин Самат төрле номинацияләрдә 1, 2, 3 нче урыннар алып, бүләкләү тантанасында катнашып кайттылар. Укучыларга башка бәйгеләрдә дә иҗади уңышлар телибез.

-
Шорт-трек буенча беренче! 19.01.2018 Мөндеш башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Хөсәинов Илгизэр 4-5 нче сыйныф укучылары арасында район беренчелегенә шорт-трек буенча зона этабында 1 нче урынны яулады. Илгизәрне әлеге җиңүе белән котлыйбыз!

-
“Без тарихта эзлебез” мәктәпкүләм фәнни-гамәли конференция 18.01.2018

Бүген Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллык юбилеена багышлап мәктәптә “Без тарихта эзлебез” укучыларның фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. «Мәрҗани безнең таңыбызның Чулпаныдыр» (Г.Ибраһимов) – Ш.Мәрҗанинең эшчәнлеге һәм иҗади мирасы турындагы юнәлеше, «Туган як пейзажы» – география юнәлеше, «Без тарихта эзлебез» – тарих юнәлеше, “Гаилә ядкаре”- музей юнәлеше буенча эзләнү эше, реферат, доклад, фото, рәсем белән катнашты конференция эшендә укучылар. Мәгърифәтченең тормыш юлы, гаиләсе һәм нәсел дәвамчылары, фәнни мирасы, карашлары турында эзләнү эшләре тулы эчтәлек белән язылган. Конференция эшендә 6, 8 класс укучылары актив катнашты.
-
Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел 16.01.2018 Милләтебезнең горурлыгы Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 16 январьда 200 ел тула. Безнең өчен өчен зур вакыйга, олы дата. Ул безнең якташыбыз. Әтнә районы Ябынчы авылында туса да, бала вакыты, яшүсмер чоры Арча районы Ташкичү авылында үтә. Шиһабетдин Мәрҗани – гаять тирән, төпле белемле зат. Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәп, фарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза. Шиһаб хәзрәт (аны еш кына шулай дип йөртәләр) – энциклопедик галим, күпкырлы шәхес. Бөек шәхесебезгә багышлап бүген 8 класста Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәрович Мәрҗәни дәресе үткәрде. Олуг галимнең биографиясе, эшчәнлеге белән таныштылар. 18 январь көнне Ш.Мәрҗанинең 200 еллык юбилеена багышлап “Без тарихта эзлебез” мәктәпкүләм укучыларның фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк.

-
Кошларга җимлек 15.01.2018 Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары тәүге тапкыр "Кошларга җимлек" исемле эзләнү-тикшеренү эшендә катнаштылар. Проектның максаты: бездә кышларга калган кошлар белән танышу, кышларга калган кошларга ярдәм итү, әти — әниләр ярдәмендә аларга җимлек әзерләү, ул җимлекләрне элү, җим салып тору, күзәтүләр үткәрү, фотога төшерү. Эзләнү нәтиҗәсендә укучылар кошларга ярдәм итеп табигатебезне, урман, кыр, басуларны корткычлардан саклауларын, кошларның ярдәмгә мохтаҗ булуларын аңладылар.

-
Район башлыгы призына татарча көрәш 13.01.2018

13 гыйнварда Яңа Кенәр урта мәктәбе спорт залында район башлыгы призына татарча көрәш буенча ярышлар булды. 2002—2004 нче елгы мәктәп укучылары бил алышты. Район башлыгы Илшат Нуриев яшь көрәшчеләрне сәламләп, аларга уңышлар теләде. Көрәштә барысы 80ләп яшүсмер көрәште. Ярышларда безнең мәктәп укучылары да катнашты. 8 класс укучысы Мәннанов Әлфис, 9 класс укучысы Сабиров Алмаз үз үлчәү категорияләрендә беренче урын алдылар. Җиңүчеләр тузан суырткыч, медальләр, грамоталар белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз! Алдагы ярышларда уңышлар телибез!
-
Залинг 12.01.2018 12 гыйнварда Арча укучылар сараеның “Ар-К-Тур” мәйданында спортзал шартларыда спорт туризмы буенча район беренчелегенә ярышлар булып үтте. Тренер Җәләлиев Илфат Илсурович җитәкчелегендәге безнең мәктәп командасы бу ярышларда актив катнашып 3 урынга лаек булдылар. Шәхси беренчелектә урта төркем укучылар арасында 6 класс укучысы Нәбиуллина Әдилә 3 урынга лаек булды. Молодцы!









