Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 ( 205 ) 206 207 208 209 210 >>
-
Яңа елга әзерлек 19.12.2017

Узган атнаны безнең мәктәптә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре башланып китте. Мәктәп тирәсенә 1-11 нче сыйныф укучылары бик матур сыннар ясадылар. Молодцы!
-
Конкурс нәтиҗәләре 18.12.2017

Район күләмендә игълан ителгән “Минем яраткан әнием”дип исемләнгән рәсем конкурсына йомгак ясалды. Безнең мәктәпнең башлангыч һәм 6 нчы сыйныф укучылары бу бәйгедә катнашып, катнашучы сертификатына ия булдылар. Молодцы,укучылар!!!
-
Яшь уйлап табучылар конкурсының нәтиҗәләре 16.12.2017

Узган атнаны Балтач районында “Яшь уйлап табучы” республика конференциясе үткәрелде. Конференцияне оештыручылар-Татарстан республикасы уйлап табучылар һәм камилләштерүчеләр җәмгыяте һәм “Мәгариф” җурналы редакциясе. Бу ике оешма берничә ел рәттән мәктәп укучыларын уйлап табу һәм камилләштерү эшенә тарту, инновацион фикерли торган укучыларны табу максатыннан чыгып, эш алып бара.Традиция буенча призлы урыннарга лаек булучыларны,аларның җитәкчеләрен бүләкләү , җиңүче укыган мәктәптә оештырыла. Безнең мәктәп укучылары да әлеге бәйгедә 2014 нче елдан бирле катнашып киләләр. 11 сыйныф укучысы Бәдретдинов Айнур- 2нче урын,Хәйретдинов Адель катнашучы сертификатына ия булдылар. Фән-техника өлкәсендә беренче адымнарын ясаган укучыларыбызга һәм җитәкчеләре Фазылҗанов Гамир Габделхак улына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да зур уңышлар сезгә!
-
Янгын куркынычсызлыгы бәйгесе 14.12.2017 Арча янгын бүлеге тарафыннан үткәрелгән кул эшләре бәйгесендә Мөндеш башлангыч класс укучылары теләп катшашты. Бәйгенең максаты: үсеп килүче яшь буынга кул эшләре аша, утның файдалы һәм начар якларын аңлату, янгында куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, янгын коткаручы һөнәренә хөрмәт тәрбияләү. Бәйгегә төрле материаллардан эшләр кабул ителде, иң яхшы эшләр, Арча ВДПО оешмасына җибәрелде.

-
Тәҗрибә туплыйбыз 13.12.2017 12 нче декабрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә “Технолгогия һәм сынлы сәнгать өлкәсендә башлангыч класс укытучыларының профессиональ белемнәрен тормышка ашыру” дигән темага семинар-практикум булып узды. Бу семинарда безнең мәктәпнең башлангыч класслар укытучысы Йосыпова Р.К. катнашты. Укытучылар һәрдаим белемнәрен күтәрү өлкәсендә эш алып барсалар да, мондый семинарларны оештыру һәрчак файдалы. Алар укыту өлкәсендә булган яңа технологияләр белән дә танышытылар, теоретик, практик ярдәм дә алдылар. Укытучылар оештырылган мастер –класслардан да бик канәгать калдылар.

-
Педагог-оештыручылар семинары 12.12.2017 12 нче декабрь көнне безнең мәктәбебездә район педагог-оештыручыларның семинары булып узды. Семинарның төп темасы булып: ”Россия укучылар хәрәкәте оешмасының төп юнәлешләре һәм перспективасы” дип аталды. Семинарда Татарстан Республикасы РЦВР директоры урынбасары Чекмарёва Екатерина Владимировна, район мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Шакирова Миләүшә Ниязовна, Арча Укучылар сарае методисты Мортазина Алсу Мухамматовна һәм “Нур” балалар телестудиясе җитәкчесе Зарипова Зөлфирә Мәннаповна, шулай ук район мәктәпләренең барлык педагог-оештыручылары да катнашты. Бу семинарда тәҗрибәле, югары һәм беренче категорияле укытучыларыбыз Фазылҗанов Г.Г, Закирова Л.Ә, Гаффарова Д.В, Җәләлиев И.И, Сәгъдиева Х.К үзләренең осталык дәресләрен күрсәттеләр. Тантаналы төстә 6 нчы сыйныф укучылары Россия Укучылар Хәрәкәте оешмасына кабул ителде. Укучыларның уңышларыннан төзелгән күргәзмәләр оештырылды. Семинар бик эшлекле һәм файдалы үтте.

-
Поздравляем! 11.12.2017 9 декабря на базе МБУ ДО «Дворец школьников Арского муниципального района РТ прошли открытые республиканские соревнования по бочче. Наш ученик 11 класса Ришат Ахмадуллин занял 2 место в старшей группе. Тренер Ришата педагог дополнительного образования МБУ ДО «Дворец школьников» Минхаиров Фарит Фатхиевич. Поздравляем!

-
Международная акция «Тест по истории Отечества» 09.12.2017 Тест проводится в единый день – 9 декабря, с целью оценки уровня исторической грамотности граждан Российской Федерации, соотечественников, проживающих за рубежом, привлечения их внимания к получению знаний об отечественной истории. Инициатором и организатором акции является Молодежный парламент при Государственной Думе. Учащиеся 10-11 класса и педагоги нашей школы приняли активное участие в международной акции “Тест по истории Отечества”. Организатор школьной площадки теста - учитель истории Закирова Л.А.

-
Укытучылар ярыша 09.12.2017 Бүген Арча бассейнында мәгариф хезмәткәрләре арасында йөзү ярышлары булды. Безнең мәктәп командасы өченче урын алып кайтты. Оста йөзүчеләребез: Зөлфәт Миннефәрович, Гөлназ Ранифовна, Роза Кыяметдиновна, Халисә Камилевна, Илфат Илсурович. Молодцы, коллегалар!

-
Котлыйбыз! 08.12.2017 Кукмара районы Манзарас урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны С.А. Әхтәмов хөрмәтенә “Йөрәк хатирәсе” VI республикакүләм фәнни-гамәли конференция булды. 11 класс укучысы Хәсәнова Зөлфия “Билгесез сугыш” номинациясендә “Бер хат тарихы” видеоклипы өчен беренче урынга лаек булды. Тарих укытучысы Закирова Лилия Әхәтовна “Педагогикада инновацияләр” номинациясендә чыгыш ясап өченче урынга лаек булды. Котлыйбыз!









