Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 ( 208 ) 209 210 >>
-
"Минем яраткан әнием!" рәсем конкурсы 21.11.2017

Районнының Кенәр балалар иҗат йорты игълан иткән "Минем яраткан әнием!" рәсем конкурсына Мөндеш башлангыч мәктәбе буенча 15 укучының эше кабул ителде. Рәсемнәрнең нигезләмәгә туры килгәннәре сайлап алынды . Иң яхшы дип табылганнары районда катнашу мөмкинлеге алачак.
-
Хөрмәтле хезмәттәшебез - Гүзәл Нургалиевна! 20.11.2017

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Язмышларны башлап яздыгыз.
Өмет тулы күпме күзләргә Сез
Яшәү чаткылары салдыгыз.
Кайгыртып гел кеше язмышларын,
Безнең янәшәдә эшләдегез.
Ходай Сезгә озын гомер бирсен
Рәхмәт Сезгә, чын-чын кеше Сез.
Булган чакта Сезнең кебекләр
Һәрбер кеше табар үз юлын,
Һәрбер кеше табар үз җырын,
Күмелеп калмас алтын бөртекләр,
Булган чакта Сезнең кебекләр.
Алга таба да Сезгә исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, иҗади, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Сезнең тәрбия бирүегез ,һәр дәресегез, укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш Сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!
-
“Тату сыйныф серләре” конкурсы 18.11.2017

Бүген, ягъни 18 нче ноябрь көнне Арча шәһәренең 6 нчы номерлы мәктәбендә республикакүләм уздырылган “Тату гаилә серләре” бәйгесенең муниципаль этабы булып узды. Бу конкурста класс җитәкчесе Нәбиуллина Гөлназ Рәнифовна һәм аның укучылары, әти-әниләр, укытучылар катнашты. Алар мәктәбебез данын яклап бик матур чыгыш ясадылар.Молодцы!!!
-
Һәрвакыт изгелек эшлик ! 17.11.2017

Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,
Һәйкәл булып баса батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми,
Җирдә алар мәңге балкырлар.
Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә,
Һәйкәлләрнең җаны таш түгел.
Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны -
Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.
Авыл уртасында урнашкан һәйкәлне карау,чистартып тору-безнең изге бурыч!
-
Участок инспекторы белән очрашу. 16.11.2017

Участок инспекторы кече лейтенант Рәхимҗанов Ранил Әнәс улы Мөндеш башлангыч мәктәбендә укучылар белән очрашуда булды. Юлда, урамда үз – үзеңне культуралы, тыныч, ышанычлы итеп тою өчен киңәшләрен бирде. Куркыныч ситуацияләрне алдан күрә, аларны әйләнеп уза белергә өйрәтте. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Республиканское родительское интернет-собрание
16.11.2017
17 ноября 2017 года стартует новый проект – Республиканское родительское интернет-собрание. Это совместная инициатива Министерства образования и науки Республики Татарстан и Общественного совета при Министерстве образования и науки Республики Татарстан.
Он-лайн трансляция собрания будет вестись на сайте Казанского инновационного университета имени В.Г.Тимирясова по адресу: https://ieml.ru/. Первая встреча экспертов и родителей в рамках Республиканского родительского интернет-собрания состоится в пятницу 17 ноября 2017 года с 12:00 до 13:30 часов.
В процессе трансляции слушатели смогут получить ответы на заранее присланные вопросы и квалифицированные советы специалистов. Вопросы принимаются по адресу электронной почты: roditelirt@mail.ru.
-
Авылдашыбыз белән очрашу 15.11.2017

Безнең мәктәптә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур әһәмият бирелә. Бу юнәлештәге эш бездә ел дәвамында үткәрелә. Шушы уңайдан, 9-11 нче сыйныф укучылары өчен түгәрәк өстәлгә авылдашыбыз Гафиятуллин Нурислам абый чакырылды. Ул Совет Армиясе сафларында Прибалтикада водолаз булып хезмәт итә. Хезмәт итү дәверендә взвод командиры Нурислам абыйның осталыгын, кыюлыгын, батырлыгын күреп алып, прапорщиклар хәзерли торган курсларда укырга тәкъдим итә. Аңа Германия, Куба илләрендә прапорщик булып хезмәт итәргә туры килә. Бу очрашу укучыларыбыз өчен бик файдалы булды. Алар чын ир-егет әлеге тормыш мәктәбен үтәргә тиешлеген яхшы аңладылар.
-
Без-“карлыгачлар булдык” 14.11.2017

Мөндеш башлангыч мәктәбендә 2 нче сыйныф укучыларын карлыгач сафларына кабул итү тантанасы үтте. Бу бәйрәмгә укучылар бик теләп хәзерләнделәр: кагыйдәләр өйрәнделәр, тантаналы вәгъдә бирделәр. Төрле сынаулар үтәргә туры килде: матур итеп рәсем ясадалар, биеделәр, җырладылар,тапкырлыкка,зирәклеккә биремнәр үтәделәр.
-
Карлыгачлар сафына кабул итү 13.11.2017

Бүген 2 нче сыйныф укучылары өчен иң истәлекле бәйрәм булды. Мәктәпнең “Карлыгач” балалар оешмасына 5 укучы кабул ителде. Алар тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. Карлыгачның кагыйдәләрен төгәл үтәргә, үз Ватанын сөяргә, кыю, батыр,юмарт булырга сүз бирделәр. 7 нче сыйныфның уку алдынгылары тантаналы рәвештә укучыларның күкрәкләренә значок та тактылар.Укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Көрәш батырлары 13.11.2017

Безнең мәктәпнең 6,8 нче сыйныф укучылары Мәннәнов Әлфис һәм Рәхимов Илмир, район күләмендә Муртазин Фәргать исеменә уздырылган көрәштә үз үлчәү категорияләрендә 2 нче урынны яуладылар.Көрәш-ул безнең тормышыбыз, тарихыбыз, традициябез, яшәү рәвешебез.Укучыларыбызга алга таба да зур уңышлар һәм җиңүләр теләп калабыз! Молодцы!








