Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Хөрмәтле хезмәттәшебез Дамира Вәкиловна! 08.01.2018

Сезне ихлас күңелдән 50 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кешелекле сез . Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Ходай насыйп итеп сезгә алдагы көннәрегездә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыгызның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде.
Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелегез.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән,
Бер кайгысыз үтсен гомерегез!
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көннәрегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
Шунсы бигрәк читләп үтмәсен!
-
Укытучылар командасы икенче! 08.01.2018 Мәгариф хезмәткәрләренең өстәл уеннары буенча район беренчелегенә ярышлар булып узды. Укытучыларыбыз Фазылҗанова Н.М., Фазылҗанов Г.Г. шахмат буенча, мәктәп директоры Дәүләтбаев З.М. шашка буенча көч сынаштылар һәм командалар арасында икенче урынга ия булдылар. Укытучыларыбызга уңышлар телибез!

-
Чаңгы юлы чакыра! 05.01.2018 5 нче гыйнвар көнне 9 сәгатьтә Казиле башлангыч мәктәбендә “Чаңгы юлы чакыра!” исемле чаңгы ярышы булып узды. Ярыштан соң укучыларга Кыш бабай истәлекле бүләкләрен тапшырды. Тәмләп кайнар коймак белән чәй эчеп күтәренке кәеф белән таралыштылар катнашучылар бу көнне.

-
Файдалы һәм күңелле ял иттек! 05.01.2018 Мәктәп район күләмендә игълан ителгән “Барыбыз да чаңгыга!” акциядә актив катнашты. Укучыларга үрнәк булып иң элек укытучылар чаңгыга басты. Сыйлы яңа ел бәйрәмнәреннән соң бигрәк файдалы булды чаңгыда йөрүе. Кәефләр күтәрелде, йөзләрдә шатлык бөркелде. Укытуларга кушылып балалар чаңгыга басты. Ярышларны физик культура укытучысы Җәләлиев Илфат Илсурович оештырды. Актив укучыларга бүләкләр бирде. Соңыннан кайнар коймак белән чәй эчтек.

-
Мөндеш башалангыч мәктәбе "Все на лыжи!" чарасында 05.01.2018 Мөндеш башалангыч мәктәбе "Все на лыжи!" чарасында актив катнашты. Гыйбадуллина Илмира бер төркем укучылар укучылар белән мәктәп яны мәйданчыгында, Рәхмәтуллина Алсу икенче төркем белән, яңа ясалган шугалак янында чаңгыда йөрү, чаңгы ярышы оештырдылар. Чарада катнашырга ата-аналар: Җәләлиева Айгөл, Хөсәинов Раил, Сөнгатуллин Рафис тә килделәр. Балалар шат күңелле, күтәренке кәеф белән таралыштылар.

-
“Нур” бездә кунакта 04.01.2018 Арча укучылар сарае каршында оештырылган “Нур” балалар телестудиясенә йөреп шөгыльләнүче укучылар безнең мәктәп укучылары белән очрашуга килде. Үзләре белән таныштырдылар, репортаж әзерләделәр. Журналист, оператор, сценарист, редактор һөнәрләре турында сөйләштеләр. Төрле эшлекле уеннар оештырдылар. Җитәкчеләре Таҗиев Дамир Гыйлемшаехович “Нур”да шөгыльләнергә теләгән балаларны үзләренә түгәрәккә чакырды.

-
Укытучылар көч сынаша 30.12.2017

Лесхоз урта мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләренең өстәл уеннары буенча зона ярышлары булып узды. Арча гимназиясе, 4 нче балалар бакчасы Урта Пшалым мәктәбе, Арчаның 7 номерлы мәктәбе, Лесхоз мәктәбе һәм Түбән Мәтәскә мәктәбе укытучылары шашка, шахмат буенча көч сынаштылар. Безнең мәктәп командасы зур уңышлар белән кайтты: өч беренче (Дәүләтбаев З.М.- шашка, Фазылҗанова Н.М. – шахмат, Фазылҗанов Г.Г. – шахмат), бер икенче урын (Закирова Л.А. – шашка). Район ярышларында укытучыларыбызга уңышлар телибез!
-
Ата-аналар җыелышы 30.12.2017

29 нчы декабрь көнне мәктәбебездә гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышта математика укытучысы Әскәрова Р.А. “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас”, дигән темага чыгыш ясады. Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Гибадуллина З.Ш. 2 нче чирек нәтиҗәләре, белем сыйфаты, өлгереш, олимпиада нәтиҗәләре һәм укучыларның уңышлары белән таныштырды. Мәктәп директоры Дәүләтбаев З.М. “Госуслуга” ның тормышта уңайлы яклары турында җентекләп аңлатты. Алга таба чирек йомгаклары буенча сөйләшү классларда дәвам итте.
-
«Мин татармын» дигән бәйгесе нәтиҗәләре 29.12.2017 Арча үзәк китапханәсе, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең «Арск-информ» филиалы, «Каурый каләм» әдәби иҗат берләшмәсе, Арча районы «Ак калфак» оешмасы «Мин татармын» дигән бәйге игълан иткән иде. Ул өч номинациядә — проза, шигърият, публицистика — үткәрелде. Бәйгегә 120 дән артык эш килгән. 28 нче декабрь көнне Арча үзәк китапханәсендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Чарада Арча мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, шагыйрь Рифат Җамал да катнашты. Безнең мәктәп укучылары да бәйгедә актив катнашты. 11 класс укучысы Хәсәнова Зөлфия 1 урынга лаек булды. 7 класс укучысы Арсаева Зөһрә актив катнашучы бүләген алды. Афәрин, кызлар!

-
“Яңа елга аяк басканда” 28.12.2017 27 нче декабрь көнне Казиле башлангыч мәктәбендә “Яңа елга аяк басканда” дигән бәйрәм-тамаша узды. Бәйрәмгә әзерлек алдан башланды. Кыш бабай һәм Кар кызы аларның тырышлыкларын бәяләп бүләкләрен өләштеләр. Балалар уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Бәйрәмнән кунаклар, әти-әниләр күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.









