Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
Укучыбыз уңышы 06.12.2017

Безнең мәктәбебездә Фазылҗанов Илшат Марат улы җитәкчелегендә татарча көрәш түгәрәге эшләп килә.Узган атнаны милли көрәш буенча ачык район беренчелеге булып узды. 6 нчы сыйныф укучысы Сабиров Азат үз үлчәү авырлыгында III урынны яулап кайтты. Укучыбызны зур җиңүе белән котлыйбыз, тагын да зуррак уңышлар юлдаш булуын телибез. Молодец!!!
-
“Матур киләчәк” 06.12.2017

7 нче класс укучылары “Матур киләчәк” (“Прекрасное далёко...”) төркемле проект эшенә керештеләр. Класс җитәкчесе Габдрахманова Н.Ш. аларга проект эшенең тәртибен аңлатты, укучыларны ике төркемгә бүлде. Укучылар ике атна дәвамында кызыклы тикшеренүләр һәм сораштырулар үткәрәчәк, проект эшенең төп дәресенә әзерләнәчәкләр. Аларга уңышлар телибез.
-
Әнвәр Хәйри укуларында катнаштык 04.12.2017 2-3 нче декабрдә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә (Алексеевск районы) Әнвәр Хәйри укулары үтте. Әнвәр Хәйри гомерен милли мәдәният, мәгариф һәм фәнне үстерүгә, өйрәнүгә багышлаган галим. Ул үзен оста тәрҗемәче, талантлы публицист буларак та таныта. Чарада тарихчы, ТР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин; «Идел» журналы баш мөхәррире Радик Сабиров, Казанда Габдулла Тукай музее җитәкчесе Төхвәтова Гүзәл Фардиновна, философия фәннәре докторы Вәлиәхмәтов ФК, КФУ укытучысы, гарәп теле белгече Лена Таҗиева, галимнең хатыны Альмира ханым катнашты. 11 класс укучысы Хәсәнова Зөлфия дә бу укуларда катнашып уңышлы чыгыш ясады.

-
Макулатура тапшыру 04.12.2017

Ноябрь ае дәвамында укучыларыбыз үзләренең көчләреннән килгәнчә макулатура тапшырдылар. Һәр укучы әлеге файдалы эштә актив катнашты. Иң күп макулатура җыючылар: Төхбәтуллин А.А( 30 кг), Шигабиев И.И (17 кг), Гыйләҗиева Гүзәл һәм Ралинә (16+16кг).Әлеге укучылар рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Иң күп макулатура җыючы класс- 4,7,3 нче сыйныфлар.Бу җәмгыятькә файдалы эшне оештырган барлык класс җитәкчеләренә,укучыларның үзләренә,ата-аналарга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Котлыйбыз!!! 03.12.2017

Хөрмәтле хезмәттәшебез Фирдания Әдһәмовна! Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез! Һәр яңа көн бәхет алып килсен, Алсу таңнар күмсен шатлыкка. Яшәү дәрте янсын йөрәгегездә, Картаерга һич тә ашыкмагыз!
-
Укучыбызның уңышы 02.12.2017

Узган атнаны 4 нче сыйныф укучысы Шакирова Гөлфинә рус теле фәненнән интернет -олимпиадада катнашып II дәрәҗәле дипломга лаек булды.Укучыбызны бу зур уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз. Молодец!!!
-
Бездә кунак бар 01.12.2017 “Туган як” түгәрәгенә кунак килде. Арча районы ветераннар советы җитәкчесе, районның иҗтимагый советы рәисе Габдрахманов Наил Газизович түгәрәк эше белән танышты. Үз туган ягы тарихын ныклап өйрәнүче кеше буларак укучыларга матур киңәшләрен бирде, фәнни-гамәли эшчәнлек белән шөгыльләнергә чакырды.

-
Котлыйбыз!
01.12.2017
11 нче класс укучысы Хәсәнова Зөлфия “Бәхетле тарихлар” балаларга ярдәм фонды оештырган IV «Глаголица” Бәйсез балалар әдәбият премиясе конкурсында катнашып проза номинациясендә “Бәхетле иттең, күрше” әсәре өчен III дәрәҗәдәге лауреат булды, диплом, планшет белән бүләкләнде һәм бер атна”Байтик” лагеренда белемнәрен камилләштерде.
-
“Караңгыда күренә торган бул!” 01.12.2017

Мөндеш башлангыч мәктәбендә чираттагы сыйныф сәгате “Караңгыда күренә торган бул!” дигән темага үтте. Аның максаты-караңгыда җәяү хәрәкәт иткән вакытта юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, яктырткыч кайтаручы элементларның ни өчен кирәк булуы һәм аларны укучыларның киемнәрендә, рюкзакларында урнаштыру тәртибен аңлату иде. Класс җитәкчеләре укучыларга бу турыда бик күп мәгълүмат бирде.Әти-әниләргә аңлатма хаты таратылды.
-
"Мәрҗәни автомарафоны" 30.11.2017 29 ноябрьдә сәгать 8 дән көндезге 3 кә кадәр мәгърифәтче, тарихчы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулу уңаеннан автомарафон оештырылды. Марафонда музей хезмәткәрләре, укытучылар, тәрбиячеләр «Казан арты» музее — Ташкичү авылы мәчете — Ташкичүдәге Ш.Мәрҗани музее — Әтнә районы туган якны өйрәнү музее —Комыргуҗада Ш.Мәрҗани музее — Ябынчы авылы марштуты буйлап үттеләр. Тарих укытучысы Закирова Лилия Әхәт кызы да бу чарада катнашты.









