Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Район башлыгы призына татарча көрәш 13.01.2018

13 гыйнварда Яңа Кенәр урта мәктәбе спорт залында район башлыгы призына татарча көрәш буенча ярышлар булды. 2002—2004 нче елгы мәктәп укучылары бил алышты. Район башлыгы Илшат Нуриев яшь көрәшчеләрне сәламләп, аларга уңышлар теләде. Көрәштә барысы 80ләп яшүсмер көрәште. Ярышларда безнең мәктәп укучылары да катнашты. 8 класс укучысы Мәннанов Әлфис, 9 класс укучысы Сабиров Алмаз үз үлчәү категорияләрендә беренче урын алдылар. Җиңүчеләр тузан суырткыч, медальләр, грамоталар белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз! Алдагы ярышларда уңышлар телибез!
-
Залинг 12.01.2018 12 гыйнварда Арча укучылар сараеның “Ар-К-Тур” мәйданында спортзал шартларыда спорт туризмы буенча район беренчелегенә ярышлар булып үтте. Тренер Җәләлиев Илфат Илсурович җитәкчелегендәге безнең мәктәп командасы бу ярышларда актив катнашып 3 урынга лаек булдылар. Шәхси беренчелектә урта төркем укучылар арасында 6 класс укучысы Нәбиуллина Әдилә 3 урынга лаек булды. Молодцы!

-
Бөтендөнья “Рәхмәт” көне 11.01.2018 11 нче гыйнвар көнне дөнья халкы җир йөзендә иң илтифатлы сүз - "Рәхмәт" көне.. Шул уңайдан, озынайтылган көн группасы җитәкчесе Сәгъдиева Халисә Камил кызы башлангыч сыйныф укучылары белән «Рәхмәт” көнен билгеләп үтте. Традиция буенча 11 гыйнварда билгеләп үтелә торган әлеге бөтендөнья бәйрәме интернетның рәсми бәйрәмнәре исемлегенә кертелгән. Аны ЮНЕСКО һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы вәкилләре юкка гына башка көннәр арасында "Иң илтифатлы көн" буларак билгеләмәгәннәр. Чыннан да, телебездә "Рәхмәт"тән дә ешрак әйтелә торган абруйлы, дәрәҗәле сүз юк. Аны әйтергә сәбәп чыккан саен кабатлыйбыз. Әдәплелек әнә шулай арзан тора, ләкин бик кыйммәт бәяләнә. “Бер рәхмәт- мең бәладән коткарыр”,- диләр бит. Ул сүзне ишеткәч, күңелләр күтәрелеп, җаннар рәхәтләнеп китә. "Рәхмәт" ниндидер тылсымлы көчкә дә ия.

-
“Интернетны өйрән-аның белән идарә ит” исемле 6 нчы онлайн-чемпионатның нәтиҗәләре 10.01.2018

Безнең укучыларыбыз Россия күләмендә игълан ителгән “Интернетны өйрән-аның белән идарә ит” исемле 6 нчы онлайн-чемпионатта катнаштылар . Бу чемпионатта 10 нчы һәм 11 нче класс укучылары "Sanak" командасына берләшеп, Интернет һәм IT - технологияләр өлкәсендә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Чемпионат биремнәреннән тыш укучылар интернет технологияләрен тормышта куллану темасына мәкаләләр яздылар, мәктәп балалары белән интернет куркынычсызлыгына багышланган турнир уздырдылар һәм видеоролик төшерделәр. Нәтиҗәдә 634 команда арасыннан 106000 балл җыеп "Sanak" командасы 3 нче урын яулады. Эшлекле команданың җитәкчесе – информатика укытучысы Гыйбадуллин И.З. Укучыларның гомуми җыелышы вакытында катнашучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр - портатив JBL Go колонкалары тапшырылды. Бу зур бүләкләрне тапшыру мәктәп тарихына тагын бер бит өстәде. Сәләтле укучыларыбызның инициативасы, үз эшенең остасы булган педагогыбыз көче белән яулап алынган әлеге уңышка без бик шатландык. Молодцы!
-
Укучыбызның уңышы 09.01.2018

Бөтенроссия укучылар олимпиадаларының муниципаль этабында 4 нче сыйныф укучысы Шакирова Гөлфинә татар теленнән призёр булды. Укытучысы Хәйретдинова В.Р. Укучыбызга алга таба да зур уңышлар телибез. Молодец!
-
Хөрмәтле хезмәттәшебез Дамира Вәкиловна! 08.01.2018

Сезне ихлас күңелдән 50 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кешелекле сез . Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калыгыз. Ходай насыйп итеп сезгә алдагы көннәрегездә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыгызның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын иде.
Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелегез.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән,
Бер кайгысыз үтсен гомерегез!
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көннәрегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
Шунсы бигрәк читләп үтмәсен!
-
Укытучылар командасы икенче! 08.01.2018 Мәгариф хезмәткәрләренең өстәл уеннары буенча район беренчелегенә ярышлар булып узды. Укытучыларыбыз Фазылҗанова Н.М., Фазылҗанов Г.Г. шахмат буенча, мәктәп директоры Дәүләтбаев З.М. шашка буенча көч сынаштылар һәм командалар арасында икенче урынга ия булдылар. Укытучыларыбызга уңышлар телибез!

-
Чаңгы юлы чакыра! 05.01.2018 5 нче гыйнвар көнне 9 сәгатьтә Казиле башлангыч мәктәбендә “Чаңгы юлы чакыра!” исемле чаңгы ярышы булып узды. Ярыштан соң укучыларга Кыш бабай истәлекле бүләкләрен тапшырды. Тәмләп кайнар коймак белән чәй эчеп күтәренке кәеф белән таралыштылар катнашучылар бу көнне.

-
Файдалы һәм күңелле ял иттек! 05.01.2018 Мәктәп район күләмендә игълан ителгән “Барыбыз да чаңгыга!” акциядә актив катнашты. Укучыларга үрнәк булып иң элек укытучылар чаңгыга басты. Сыйлы яңа ел бәйрәмнәреннән соң бигрәк файдалы булды чаңгыда йөрүе. Кәефләр күтәрелде, йөзләрдә шатлык бөркелде. Укытуларга кушылып балалар чаңгыга басты. Ярышларны физик культура укытучысы Җәләлиев Илфат Илсурович оештырды. Актив укучыларга бүләкләр бирде. Соңыннан кайнар коймак белән чәй эчтек.

-
Мөндеш башалангыч мәктәбе "Все на лыжи!" чарасында 05.01.2018 Мөндеш башалангыч мәктәбе "Все на лыжи!" чарасында актив катнашты. Гыйбадуллина Илмира бер төркем укучылар укучылар белән мәктәп яны мәйданчыгында, Рәхмәтуллина Алсу икенче төркем белән, яңа ясалган шугалак янында чаңгыда йөрү, чаңгы ярышы оештырдылар. Чарада катнашырга ата-аналар: Җәләлиева Айгөл, Хөсәинов Раил, Сөнгатуллин Рафис тә килделәр. Балалар шат күңелле, күтәренке кәеф белән таралыштылар.









