Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Новости Нижнеметескинской СОШ
Мәктәп Д.Г. Хәкимов исемен йөртә башлады
Опубликовано: 25.09.2018Хәкимов Данис Гаделхәй улы 1942 нче елның 1 нче апрелендә Арча районы Урта Курса авылында туа. 1949 нчы елда беренче класска укырга кереп, Югары Курса җидееллык мәктәбен 1956 нчы елда тәмамлый. Укуын Казанбаш урта мәктәбендә дәвам итә, 1959 нчы елда урта белем турында аттестат ала. Шушы елны Казан шәһәрендәге 1 нче номерлы техник училищега укырга керә, 1961 нче елда “Химия җиһазлар буенча слесарь-ремонтчы” дигән квалификация алып, бу уку йортын тәмамлый. Казан шәһәрендәге заводларның берсендә эшли башлауга, 1961 нче елның ноябрендә Совет Армиясе сафларына алына, 1964 нче елда армиядән кайта. Казан Дәүләт педагогия институтында укый. 1967 нче елың февраль аеннан Күпербаш сигезьеллык мәктәбендә үзенең педагогик эшчәнлеген башлап җибәрә. 1970 нче елда шул ук мәктәптә завуч булып эшли башлый. 1972 нче елдан Күпербаш мәктәбенә директор итеп билгеләнә. 1984 нче елдан Күпербаш мәктәбе Түбән Мәтәскә урта мәктәбе итеп үзгәртелү сәбәпле, шушы урта мәктәптә директор булып эшли. Хәкимов Данис Габделхәй улы 1985 нче елда “РСФСРның мәгариф отличнигы”, 1989 нчы елда “Татарстанның атказанган укытучысы” исеменә, 1987 нче елда “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булды. 1991 нче елдан –“Әйдәп баручы укытучы”. 1987 нче елда Татарстан укытучыларының IV съездында делегат була. Данис Габделхәй улы Түбән Мәтәскә мәктәбе төзелешенә, мәктәпне җиһазлауга зур көч куя. Аның җитәчелегендәге укытучылар һәм укучылар коллективы районда, республикада, Россия күләмендә билгеле. Күп санлы дипломнар, грамоталар - моның ачык мисалы. Тормыш иптәше, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Флера Мидхәт кызы белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Хәкимов Данис Габделхәй улы 2002 нче елдан лаеклы ялда. 2007 нче елда вафат.
К списку новостей








