Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
Тимурчылар ярдәме 07.02.2018 Балаларны мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кечкенәдән үк өйрәтергә кәрәк. Киләчәктә безнең мәктәп балалары кем буласын белмибез. Юрист буламы ул, врачмы, укытучымы, ләкин шуны беләбез, без аларны яхшы кешеләр итеп тәрбияләргә тиешбез. Балалар оешмасының төп максатларының берсе - балаларыбызда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк-миһербан, игелек-изгелек, ярдәм, киң күнеллелек, кадер-хөрмәт, сабырлык, итагатьлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү. Шул максатны күздә тотып, 5 нче сыйныф укучылары авылыбызда ялгыз гына яшәүче 93 яшьлек Маһинур әбинең өенә барып, ишегалдын һәм капка төпләрен кардан чистартып кайттылар. Мондый изге эшләр эшләү балаларда чын кешелек сыйфатлары тәрбияләргә ярдәм итә дип ышанып калабыз. Молодцы!!!

-
”Сак булыгыз, боз!” 06.02.2018 Балаларның иминлеген саклау, төрле бәла-казалардан кисәтү максатыннан төрле чаралар еш үткәрелә. Республика буенча ”Сак булыгыз, боз!” рәсем конкурсы шундый чараларның берсе. Конкурсның район турына йомгак ясалды. Шул уңайдан ммәктәпкә укучыларыбызның хезмәтен бәяләү һәм бүләкләү өчен МЧС Арча районы бүлеге җитәкчесе Юзаев Искәндәр Илнар улы һәм аның хезмәткәрләре килгән иде. 1 нче сыйныф укучысы Хәйретдинов Булат 2 нче, Әхмәтова Ильвина 3 нче урын, ә Шәрәпова Зилә һәм Бәйрәмова Ралинә катнашучы сертификатына ия булдылар. Укучыларыбызны котлыйбыз. Молодцы!

-
Экология көне 03.02.2018 Бүген бездә экология көне үтте. Биология-химия укытучысы Бариева Эльвира Шамил кызы 8 класс укучылары белән “Экология һәм кеше сәламәтлеге” темасына дәрес-интелектуаль уен үткәрде. Озайтылган көн группасына йөрүче укучылар белән тәрбияче Сәгъдиева Халисә Камил кызы “Ут белән шаярма!” әкиятен сәхнәләштерделәр. Оештырылган чараларда Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы, Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм экология, табигый ресурслар хезмәткәре Латыш Фирдәүсә Камил кызы катнашты. “Мин һәм Кызыл китап” иҗади кул эшләре бәйгесенә нәтиҗә ясап бүләкләр, грамоталар бирделәр.

-
“Мин һәм Кызыл китап”бәйгесе 02.02.2018 Мөндеш башлангыч сыйныф укучылары “Мин һәм Кызыл китап” иҗади кул эшләре бәйгесендә катнаштылар. Бәйгене “Ашыт” тыюлыгы оештырды. Әлеге бәйгенең максаты экологик белемне популярлаштыру, Татарстан Республикасының табигый мирасына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү аша Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын кул эшләрендә чагылдыру иде. Бәйгедә катнашкан укучыларның эшләрен беренче этапның сайлап алу комиссиясе Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы, Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм экология, табигый ресурслар хезмәткәре Латыш Фирдәүсә Камил кызы югары бәяләде, укучыларга грамота һәм бүләкләр тапшырылды, ә Хәйретдинова Сөмбеләнең эше бәйгенең икенче этабына тәкъдим ителде.

-
“Космоска юл” бәйгесе 01.02.2018 1-5 класс укучылары “Детство без границ» фестивале кысаларында «Космоска юл» бәйгесендә катнаштылар. Бәйге җирнең беренче ясалма иярчене галәмгә җибәрелүгү 60 ел (1957) булуга багышланган иде.

-
Котлыйбыз! 31.01.2018 10 класс укучысы Әүхәдиева Зәлифә Бөтенроссия олимпиадаларының республика этабында катнашып татар телен яхшы белүен раслады, призер булды. Зәлифәне һәм укытучысы Габдрахманова Наилә Шайнуровнаны котлыйбыз, алда яңа уңышлар телибез!

-
Фәнил Гарафиев истәлегенә чаңгы ярышлары 29.01.2018 27 нче январь көнне Иске Кырлай мәктәбендә Фәнил Гарафиев истәлегенә чаңгы ярышлары уздырылды. Ярышларда барлыгы 18 мәктәптән һәм Арча педагогия көллиятеннән 116 укучы катнашты. Укучылар 4 төрле яшь категгориясенә бүленеп ярыштылар. Безнең мәктәп укучылары бу ярышларда ел да катнашалар һәм уңышлары да була. 10 класс укучысы Абдуллин Азат үз яшьтәшләре арасында 2 урын алды. Котлыйбыз!

-
Арча тарихы турында яңа китап 27.01.2018 Арча үзәк китапханәсендә Артур Тумаковның Арча шәһәре тарихына багышланган «Арск. Новые подробности, факты и открытия» китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Кичәдә китапханәче, татар теле укытучысы Нәбиуллина Гөлназ Раниф кызы катнашты.

-
Ленинград блокадасы өзелгән көн 27.01.2018 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр, барлыгы 872 көнгә сузылган блокаданың тар-мар ителү көнен, Ленинград сугышында Җиңү көне дип тә атыйлар. Быел бу тарихи датага 74 ел тулды. Мәктәпнең тормыш иминлеге укытучысы Фазылҗанов Гамир Габделхак улы “Ленинград блокадасы” темасына 9-11 класс укучылары белән тарихи турнир үткәрде. Чара оборона-масса айлыгы кысаларында үтте. Мәктәп фойесына куелган “Блокада паегы” күргәзмәсен карап чолганышта калган ленинградлыларның авыр язмышы белән танышты укучылар. Зур югалтулар белән килгән Җиңүне онытырга хакыбыз юк.

-
Учителя обмениваются опытом 26.01.2018 Учителя нашей школы Шакирова Г.К., Тухбатуллина Л.Х., Арсаева Л.Р., Гибадуллина И.Г., Закирова Л.А. приняли участие в работе III Международной научно-практической конференции «Межкультурная коммуникация. Создание толерантного образовательного пространства». Конференция проводилась на базе Арского педагогического колледжа имени Г.Тукая.









