Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
“Ел укытучысы” конкурсы нәтиҗәләре 28.12.2017 27 нче декабрьдә Арча сәнгать мәктәбендә район укытучыларының традицион «Ел укытучысы» конкурсы булып үтте. Зона ярышларында җиңү яулаган 8 укытучы көч сынашты. Безнең мәктәпнең башлангыч класслар укытучысы Шиһабиева Лилия Рәфкать кызы конкурста уңышлы чыгыш ясады. “За преданность профессии» номинациясендә җиңүче булды. Котлыйбыз, уңышлар телибез!

-
Яңа ел тамашасы 27.12.2017 26 нчы декабрь көнне Мөндеш башлангыч мәктәбендә укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән Яңа ел тамашасы булып үтте. Укучылар Кыш бабай белән Кар кызына һөнәрләрен, җырга-биюгә булган осталыкларын күрсәттеләр. Һәр класс узенчәлекле костюмнар һәм чыгышлар, бик матур концерт номерлары да тәкъдим итте. Бәйрәмгә килүчеләр күтәренке кәеф туплап, бәйрәм рухы белән таралды. 2017 нче ел һәркем күңелендә бары тик кызыклы тамашалары белән генә истә калсын иде.

-
Профсоюз елкасы 27.12.2017 Мәктәптә профсоюз хезмәткәрләренең балалары өчен яңа елны каршы алу кичәсе үткәрелде. Балаларны котларга Шүрәле, Убырлы, яңа ел символы Акбай һәм Кар кызы белән Кыш бабай килделәр. Балалар бергәләп биеделәр, җырладылар. Кыш бабайга һөнәрләрен күрсәттеләр. Күңелле ял оештырган өчен профсоюз рәисе Җәләлиев Илфат Илсуровичка бик зур рәхмәт!

-
Итоги интернет-марафона «Наука будущего» 26.12.2017 Подведены итоги Интернет-марафона «Наука будущего», организованный Департаментом образования Ярославской области совместно с Управлением ГИБДД УМВД России по Ярославской области. В марафоне активное участие приняла команда активистов РДШ, учащиеся 8 класса, руководитель Закирова Л.А.. Нашу команду «Мирас» наградили Благодарственным письмом марафона.

-
Муниципаль олимпиада нәтиҗәләре 25.12.2017 Яңа ел бәйрәме алдыннан Бөтенроссия укучылар олимпиадаларының муниципаль этабына нәтиҗәләр ясалды. 3 укучы җиңүче, 5 укучы призер булдылар. Менә алар: 10 класс укучысы Әүхәдиева Зәлифә (инглиз теле, укытучысы Исмәгыйлева Г.А., татар теле, укытучысы Габдрахманова Н.Ш., рус әдәбиятыннан, укытучысы Тухбатуллина Л.Х.), 7 класс укучысы Хәйретдинов Адель (технология, укытучысы Фазылҗанов Г.Г.), 11 класс укучысы Хәсәнова Зөлфия (татар теле, укытучысы Габдрахманова Н.Ш., рус әдәбияты, укытучысы Шакирова Г.К.), 8 класс укучысы Сираҗиев Илнур (геология, укытучысы Гаффарова Д.В.), 10 класс укучысы Харрасова Ләйсән (татар әдәбияты, укытучысы Габдрахманова Н.Ш.). Олимпиадаларның республика этабында катнашучыларга уңышлар телибез. Молодцы!

-
Күңелле Яңа ел тамашасы 23.12.2017 Үтеп баручы елның соңгы көннәрендә бәйрәм чаралары күп үткәрелә. Шул уңайдан, 22-23 нче декабрь көнне Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән Яңа ел бәйрәмнәре булып үтте. Бәйрәмгә әти-әниләр, әбиләр,абыйлар һәм апалар да килгән иде. Иң элек Яңа елны яхшы билгеләргә генә укып каршылаган, районда уздырылган олимпиадаларда төрле фәннәрдән җиңүче һәм призёр булган укучыларыбызны мәктәп директоры Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр улы котлады. Шулай ук, мәктәп тирәсен төрледән-төрле матур сыннар белән бизәүдә, Яңа ел уенчыкларын үзенчәлекле итеп ясауда актив катнашкан барлык укучыларга истәлекле бүләкләр дә тапшырды. Бизәлгән чыршы тирәсендә укучылар төрле әкият геройлары булып уйнадылар, җырладылар,биеделәр,тамаша күрсәттеләр. Яңа ел бәйрәме һәркем күңелендә кызыклы тамашалары белән истә калды.

-
Балмаскарад күңелле булды 22.12.2017 8-11 класс укучылары өчен оештырылган балмаскарад бик күңелле үтте. Кичәне 10 класс оештыруда башлап йөрде: сценарий төзү, музыка сайлау, репитицияләр... Матур биюләр, мәзәкләр, җыр белән кичәнең үткәне дә сизелмәде. Молодцы!

-
Белем арттырабыз 21.12.2017 Бүген бездә пенсия фонды хезмәткәрләре булды. Нәрсә ул пенсия, ул ничек исәпләнә, пенсиягә чыгу өчен кайчан әзерләнә башларга? Укучыларга бу һәм башка сорауларга җавап бирделәр. 2015 елда чыккан яңа канун нигезендә пенсияне исәпләүне аңлаттылар, һәр укучыга буклет өләштеләр.

-
Шугалакка рәхим ит! 20.12.2017

Мәктәп яны хоккей мәйданчыгында укучыларыбыз рәхәтләнеп тимераякта шуалар.
-
Математик КВН 20.12.2017

Математика укытучысы Әскәрова Резеда Әхәтовна 19 декабрь көнне 5 класс укучылары белән математик КВН үткәрде. Укучылар ике командага бүленеп ярыштылар. Үзләренең фикерләү сәләтләрен, тапкырлыкларын, зирәклекләрен күрсәттеләр. Уен укучыларга бик ошады.








