Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Уен-дәрес "Ворошиловский стрелок" 08.05.2018 Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылап 10, 11 класс укучылары арасында "Ворошиловский стрелок" уен-дәресе үткәрелде. Укучылар Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрен тикшерделәр. Дуслык җиңеп чыкты.

-
Җиңү бәйрәме белән! 08.05.2018

73 нче тапкыр җиргә Җиңү язы килде. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәл янына митингка җыелдык. Авыл җирлеге башлыгы Сираҗетдинов Ф.Г., эшмәкәр Төхфәтуллин Д.И., мәктәп директоры Дәүләтбаев З.М. ветераннарны, укучыларны бәйрәм белән котладылар. Тыл ветераны Сәрбиҗиһан апа Әсхәдуллина, сугыш ветераны Камалиев Әнвар абый укучыларга матур теләкләрен әйттеләр. Педагог-организатор Сәгъдиева Х.К. җитәкчелегендә укучылар чыгышы булды.
-
Профориентация дәвам итә 05.05.2018 5 нче май көнне 9-11 класс укучылары Арча гуманитар-техник техникумы педагогы Мамадалиева РР белән очраштылар. Техникумда уку тәртибе, белгечлекләр белән таныштылар.

-
Тыл ветераннарын котлыйбыз 05.05.2018 Педагог-оештыручы Сәгъдиева Х.К. җитәкчелегендә СМС-Дети акциясендә катнашучы укучылар тыл ветераннарына Россия һәм Татарстан президентларының, район һәм җирлек башлыкларының Бөек Җиңүнең 73 еллыгы белән котлау хатларын тапшырдылар, 8 нче майда булачак митингка чакырдылар.

-
Язгы өмәләр дәвам итә 04.05.2018 Көннәр матурланганнан бирле мәктәп тирәсе, авыллар арасындагы юлларны чүп-чардан чистарту эше дәвам итә. 7-8 класс укучылары Югары Мәтәскә авылындагы Мәхмүзә чишмәсе яннарын чүптән чистартты. Авыл халкын һәм суга килүчеләрне бик тә кисәтәсе килде. Чишмә янында чүплек ясамагыз!

-
Тиздән Җиңү бәйрәме 03.05.2018 Россия укучылар хәрәкәте активистлары Түбән Мәтәскә авылындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәл тирәсен чистарттылар.

-
Тукай атналыгы тәмам 30.04.2018 Мөндеш башлангыч мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятына, халкыбызның тарихына, сәнгатенә һәм мәдәниятына багышланган атналык тәмамланды. Атналыкның беренче көне Тукай әкиятләре буенча ясалган рәсемнәр бәйгесе иде, икенче көнне узган ”Тукай иленә сәяхәт” дигән әдәби – музыкаль кичәдә сөекле шагыйребезнең тормыш юлын, иҗатын чагылдырган рәсемнәр һәм китаплар күргәзмәсе куелды.Бәйрәм Г.Тукайның гимн дәрәҗәсенә күтәрелгән «Туган тел” җыры белән башланып китте. Кичәдә катнашучы балалар шагыйрьнең эш сөяргә, зурларны ихтирам итәргә, итагатьле – шәфкатьле булырга, хөрмәтле вә гыйззәтле телебезне сөеп яшәргә өндәгән шигырьләрен яттан сөйләделәр, Атналыкын соңгы көнен без “Тукай эзләре буйлап” дип атадык. Бу уен-ярыш аша яраткан бөек якташ шагыйребез - Габдулла Тукайга һәм аның үлмәс әсәрләренә тагын бер кат хөрмәтле караш тәрбияләдек.

-
“Туган ягым – Татарстан. Тарих һәм бүгенгесе” 28.04.2018 27 нче аперль көнне Арчаның 3 нче номерлы башлангыч гомуми белем учреждениесендә туган якны өйрəнү буенча «Милли эзләнүләр» проекты астында үтүче “Туган ягым – Татарстан. Тарих һәм бүгенгесе” икенче районкүләм фәнни-гамәли конференциясе үтте. Конференциядә Мөндеш башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Хөсәинов Кәрим «Арча муниципаль районының символикалары- гимн, герб, флаг”дигән темага уңышлы гына чыгыш ясап кайтты. Кәримгә киләчәктә дә уңышлар телибез!

-
Габдулла Тукай туган көн 26.04.2018 26 нчы апрель – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан, Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә “Тукай абый, рухландырдың безне иҗатка” исемле Әдәби мәйданчык оештырылды. Мәйданчыкта укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар, Г.Тукай әсәрләрен сөйләделәр, Тукай сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкардылар һәм курай моңнарын яңгыраттылар. Әдәби мәйданчыкны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Наилә Шайнур кызы оештырды, сәнгать җитәкчеләре – Харисов Рәдис Рафис улы һәм Харисова Чулпан Фирдант кызы. Мәйданчык барысына да ошады.Киләчәктә дә укучыларыбызга әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә иҗади уңышлар телибез.

-
Зимний туризм 24.04.2018 21 апреля на базе МБОУ «Лесхозская ООШ» прошли лично-командные соревнования по спортивному туризму в условиях спортзала среди обучающихся ОУ района. На соревнованиях приняли участие и наши юные туристы. По итогам соревнований в командном зачете команда школы 3 место! Поздравляем! Молодцы!









