Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
Эш күрсәткән ирне ил онытмый! 19.02.2018 15 нче февраль - данлыклы шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы каһарманы, легендар шәхес Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары “Эш күрсәткән ирне ил онытмый!” исемле сәхнәләштерелгән чара күрсәттеләр. Әлеге чарада Муса Җәлилнең сугышка кадәрле язылган шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырды, шагыйрьне сугышка озату мизгелләре яктыртылды. Җәлилнең батырлыгы, иҗаты үлемсез, җырга әйләнгән гомере – мәңгелек!

-
«Аулак өй PARTY» 19.02.2018 В школе было проведено праздничное мероприятие для учеников старших классов (8-11 классы), посвященное «Дню Святого Валентина». Ученики 10-11 классов под руководством учителя английского языка Хайруллиной А.Д. с большим интересом и отдачей подготовились к празднованию дня влюбленных. Мероприятие, под названием «Аулак өй PARTY» велось на двух языках -татарском и английском, ученики показали свои познания в области английского языка участвуя в интересных конкурсах, домашних заготовочных номерах, также были спеты татарские песни, переведённые на английский язык. Праздник прошел очень красочно, весело и познавательно!

-
Оборона-масса айлыгы дәвам итә 18.02.2018 Республика күләмендә игълан ителгән оборона-масса айлыгы кысаларында мәктәптә үткәрелгән чараларының берсе – биатлон ярышы. 7-11 класслар арасында үткәрелгән ярышта 7 класс командасы беренче, 10 класс командасы икенче урын алды. Ярышны тормыш иминлеге укытучысы Фазылҗанов Гамир Габделхак улы һәм физкультура укытучысы Җәләлиев Илфат Илсур улы оештырды.

-
Ашытбашта узган көрәш нәтиҗәләре 17.02.2018 Шимбә көнне Ашытбаш авылы мәктәбендә 2005 нче елда туган һәм аннан да кече яшьтәге балалар арасында район беренчелегенә татарча көрәш ярышлары булып узды. Безнең мәктәпнең 6 класс укучылары ярышта катнашып призлы урыннар алдылар. 36 кг көрәшчеләр арасында Фазылҗанов Әмир, 40 кг көрәшчеләр арасында Рәхимов Илмир икенче урынга лаек булдылар.

-
Укытучылар чаңгы ярышында 16.02.2018

Район мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы арасында чаңгы ярышлары үтте. 15 февральдә Арча стадионында укытучылар, балалар бакчаларында эшләүчеләр, мәктәп директорлары, техник хезмәктәрләре ярышты. Безнең мәктәп командасы да ярышларда актив катнашты һәм мәктәпләр арасында икенче урынны алды. Дәүләтбаев З.М., Җәләлиев И.И., Гайнетдинова А.А., Төхбәтуллина Л.Х., Хөсәенова Р. – СЕЗ молодцы!
-
Әфганчыларны искә алдык 15.02.2018 Мәктәбебездә 15 нче февраль — Әфган җиреннән соңгы совет солдаты чыгарылган көн һәр ел зурлап искә алына. Быел да якташ әфганчы-интернационалист ир-егетләребез хөрмәтенә батырлык дәрее узды. “Ватанны саклау - һәркемнең изге бурычы, сез дә бу бурычны лаеклы үтәрсез дип ышанам”, - дип тәмамлады кичәне оештыручы тормыш иминлеге укытучыбыз Фазылҗанов Гамир Габделхак улы. Дәрестә катнашкан мәктәп укучылары тарихның шомлы елларын белеп, «Сугыш» дигән сүзнең ачы мәгънәсен аңлап, сабак кына түгел, үзләренә олы рухи байлык та алдылар.

-
Язучы Гайсә Гатауллинны искә алдылар 14.02.2018 Казан арты” тарих-этнография музеенда 14 февраль көнне үзенең әкиятләре, хикәяләре, повестьлары һәм шигырьләре белән безгә яхшы таныш булган якташыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гайсә Госман улы Гатауллинның 70 яше тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды.

-
Китап - белем чишмәсе 13.02.2018 Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап укыган баланың телдән сөйләме дә, язма эшләре дә матур, эзлекле килеп чыга, ә китап яратмаган укучы сүз эзләп кесәгә керә, теле дә, рухы да ярлы була. Менә шуңа күрә дә, укучыларыбыз һәрдаим мәктәп һәм авыл китапханәсенә барып, үзләренә ошаган китаплар алып укыйлар. Башлангыч класс укучылары авыл китапханәсенә бергәләп экскурсиягә бардылар. Китапханәче Хәсәнова Рәмзия апалары яңа китаплар белән таныштырды.

-
"Сыйныф җитәкчесе" конкурсы 12.02.2018 Узган атнада Лесхоз урта мәктәбендә зонадагы сыйныф җитәкчеләре арасында "Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсы булып үтте. Әлеге конкурста безнең мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Төхбәтуллина Ләйсән Хөрмәтулловна 7 нче сыйныф укучыларына үзенең педагогик осталыгын күрсәтте. 10 нчы февраль көнне Арчаның 6 нчы номерлы урта мәктәбендә педагогларны бүләкләделәр. Хезмәттәшебезгә алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз!

-
10 февраля – День памяти А.С. Пушкина 10.02.2018
Самым величайшим поэтом в России был и остается А.С. Пушкин. Редко встретишь в наше время человека, который не был бы знаком с его творчеством. У каждого из нас – свой Пушкин. И это прекрасно!Для маленького читателя Пушкин - сказочник. Специально для детей Пушкин сказок не писал, но все его сказки любимы детьми. Каждый, кто прочитает сказки впервые, будет счастлив этим, а, кто станет перечитывать их, будет счастлив вдвойнеВ стихах Пушкина мы найдем все: реальные портреты эпохи, размышления о главных вопросах жизни, картины природы, движения человеческой души. Его произведения именно потому так близки многим из нас. Он смог жить, «чтобы мыслить и страдать», и, читая его строки, мы мыслим и страдаем вместе с Пушкиным.Прошло много лет с тех пор, когда жил, творил, любил А.С. Пушкин. Его давно нет, но осталось богатейшее творческое наследие – прекрасная школа «воспитания чувств», которую посещает каждый из нас.Сегодня учителя русского языка и литературы Шакирова Г.К. и Тухбатуллина Л.Х. провели литературный вечер, посвященный памяти великого поэта.








