Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 188 189 ( 190 ) >>
-
Татарча көрәш 21.05.2018 20 майда “Арча” спорт комплексында “Ак барс” агрокомплексы” призына 2003–2004 елларда туган яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча турнир үтте. Спортчыларны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов тәбрикләде. Көне буе барган кызыклы бәйгедә безнең укучылар да катнашты. Үз үлчәвендә абсолют батыр калучы 8 класс укучысы Әлфис Мәннанов көрәш символы - тәкә белән бүләкләнде.

-
Всероссийская акция «Стоп ВИЧ/СПИД» 19.05.2018 Ежегодно в третье воскресенье мая принято вспоминать людей, умерших от СПИДа.

-
Котлыйбыз! 18.05.2018

18 нче май Халыкара музейлар көне. Район күләмендә үткәрелгән мәктәп музейлары арасындагы ярышта безнең музей иң яхшыларның берсе булды. Музей җитәкчесе Закирова Л.Ә. район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хаты һәм Арча муниципаль башкарма комитеты һәм "Казан арты" тарих-этнография музее Дипломы һәм бүләк-сертификат белән бүләкләнде.
-
“Кадерле истәлек” бәйгесе нәтиҗәсе 18.05.2018 Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан “Арча хәбәрләре газетасы Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге, ДОСААФ оешмасы белән берлектә мәктәп яшендәге балалар арасында “Кадерле истәлек” бәйгесе оештырды. Әлеге бәйгедә Мөндеш башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Фәләхов Ильяс “Әбием чулпылары” эше белән катнашып, III дәрәҗәдәге диплом һәм истәлекле бүләкләр иясе булды.

-
“Киләчәк” проектлар бәйгесе 16.05.2018 15-16 май көннәрендә Арча укучылар сараенда район күләмендә укучыларның “Киләчәк” проектлар бәйгесе булды. Бәйге өч номинациядә үтте: эшмәкәрлек, техник һәм социаль. 7 класс укучысы Хәйретдинов Адель, 8 нче класс укучылары Бариева Эльвина һәм Зиннатуллина Динә, 11 класс укучысы Гаффарова Әнисә уңышлы гына чыгыш ясадылар. Нәтиҗәләрне көтәбез.

-
Котлыйбыз! 15.05.2018 Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге, ДОСААФның район оешмасы белән бергә “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе конкурс игълан иткән иде. Конкурсның исеме — “Кадерле истәлек”. Бу конкурста Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Габдрахманов Инсаф, үзенең бабаларыннан калган ядкярләр турында язып, II дәрәҗә диплом һәм бүләккә ия булды. Аны уңышы белән котлыйбыз.

-
9 нчы май-Җиңү бәйрәме 11.05.2018 Һәрберебез өчен дулкынландыргыч булган 9 нчы Май бәйрәме уңаеннан Казиле башлангыч мәктәбендә 8 нче Май көнне митинг үтте. Кызганыч, авылда бер генә Бөек Ватан сугышы ветераны да юк. Тыл хезмәтчәннәре дә азая. Туган илебез бәйсезлеге, киләчәк буынның имин яшәве өчен алар гомерләре белән түләделәр. Сугыш кырында башларын салган, кайткач вафат булган авылдашларыбыз рухына Кәниф хәзрәт дога кылды. Митингтан соң укучылар тыл ветераннары Хәләлия апа, Нәвәйлә апаларны котладылар. Алар сугыш чоры хәтирәләрен сөйләделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. 9 нчы май көнне 2 нче класс укучысы Харрасова Гүзәл “Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә” район конкурсында катнашкан дипломант буларак “Әдәби мәйдан”да чыгыш ясады. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!

-
Балаларга сугыш турында укыйбыз 10.05.2018 Хәзерге буын яшьләре, балалар сугыш китергән авырлыкларны кинолардан гына карап кына белә, язучыларыбызның әсәрләрендә дә сугыш темасы тирәнтен яктыртылган. Җиңү бәйрәме алдыннан Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дигән акция кысаларында патриотик флешмоб үтте. Укучыларны герой-пионерлар Марат Казей, Леня Голиков, Галя Комлева, Надя Богданова, Зина Портноваларның батырлыклары, туган җирләрен фашист илбасарларыннан азат итүгә керткән өлешләре турында чыгыш ясалып, китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балаларга Бөек Ватан сугышын чагылдырган әсәрләрдән өзекләр кычкырып укылды, укучылар үзләре дә китаплардан шигырьләрне сайлап алып иптәшләренә сәнгатле итеп укып күрсәттеләр.

-
"Җиңү язын якынайтты сезнең батырлык" 09.05.2018

Бүген Мөндеш башлангыч мәктәбендә Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантаналы митинг үтте. Сугыш чоры михнәтләрен күргәннәргә рәхмәт сүзләре җиткерелде. Без сугыш дигән куркыныч чорны күрмәгән буын, сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез, бүген ирекле халык булып, тыныч тормышта яшәү бәхетен татырга ярдәм итүче батыр әби-бабайларыбызга мең рәхмәт, дип ассызыклады авыл җирлеге башлыгы Сираҗетдинов Фәргать Гарәфетдин улы үз чыгышында. Тантана тирән эчтәлекле тамаша аша, яу кырын күздән кичерергә булышты. Соңыннан инде арабызда булмаучыларны бер минутлык тынлык белән искә алып, һәйкәлгә венок салынды.
-
Бессмертный полк 09.05.2018 Мәктәп коллективы ил күләмендә үткәрелә торган БЕССМЕРТНЫЙ ПОЛК акциясендә бик теләп катнаштылар. Җиңү бәйрәме белән!









