Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
“Эзләнүләр аша камиллеккә” 30.03.2018 30 март көнне Кукмара районы Ядегәр урта мәктәбендә Казан Федераль Университеты белән берлектә Габдулхак Каюмов исемендәге “Эзләнүләр аша камиллеккә” II республика күләмендәге фәнни-гамәли конференция булып узды. Конференциянең икенче турында 15 секциядә 200 ләп укучы катнашты. Безнең мәктәп укучылары да конференция эшендә актив катнашып кайттылар. 8 класс укучысы Зиннатуллина Динә II дәрәҗә Дипломга лаек булды. 7 класс укучысы Сабирова Азалия, 8 класс укучысы Маннанова Айсинә лауреат Дипломына лаек булдылар. Кызларны һәм җитәкчеләре Закирова Л.А. котлыйбыз!

-
Ата-аналар җыелышы 29.03.2018 3 чирек нәтиҗәләре буенча мәктәптә ата-аналар җыелышлары булып үтте. Укучыларның язгы чорда иминлеген саклау турында, имтиханнарга әзерлек барышы турында сөйләшенде.

-
Имтихан биреп карадык 29.03.2018 Бүген 9, 11 класс укучылары Арчада математикадан ОГЭ, ЕГЭ биреп карадылар.

-
Педагогик совет утырышы 28.03.2018 Чираттагы педагогик совет утырышы булып үтте. “Сәламәт укучы тәрбияләү алымнары” темасына педагог-организатор Сәгъдиева Х.К. чыгыш ясады. 3 чиреккә нәтиҗәләр ясалды.

-
“Алтын мирас” фестивале 27.03.2018 25 нче март көнне Казан шәһәрендә “Алтын мирас” республика күләмендәге балалар һәм яшьләр иҗат фестиваль-конкурсында курайчы егетебез Харисов Айбулат Гран-при һәм акчалата премиягә ия булды. Курайчылар дуэты (Айбулат-Булат) I дәрәҗә лауреат исемен алдылар. II дәрәҗә лауреат исеменә җырчы кызыбыз Гыйлаҗиева Гүзәл лаек булды. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләре Чулпан Фердинантовнаны, Рәдис Рафисовичны котлыйбыз!

-
Котлыйбыз 26.03.2018 25 нче мартта Арча шәһәрендә район мәгариф хезмәткәрләре арасында волейбол ярышлары булып узды. Безнең кызлар командасы икенче урын алдылар. Молодцы!

-
“Нәүрүз” бәйрәме 24.03.2018 24 нче март көнне мәктәбебездә “Нәүрүз” бәйрәме булып узды. Һәр елны язны каршылау бәйрәмен үткәрү матур традициягә әверелде. Балалар өчен үткәрелгән бу бәйрәм быел да бик күңелле узды. Кыш бабай үз биләмәләрен язга - Нәүрүзбикәгә бирергә бер дә ашыкмады. Яз гүзәле Кыш бабайның барлык шартларын да төгәл үтәп, бәйгеләрдә җиңеп чыкты. Бәйге шулай ук, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Соңыннан укучыларыбыз карга боткасы белән сыйландылар.

-
“Дулкыннар” бәйгесе 23.03.2018 Курайчы егетләребез Харисов Айбулат, Ситтиков Булат республика күләмендә оештырылган “Дулкыннар” бәйгесендә катнашып 1 дәрәҗә лауреат булдылар. Курайчыларыбызны һәм җитәкчеләре Харисов Р.Р. ны котлыйбыз!

-
Профтестирование 23.03.2018 Мәктәпкә бүген халыкны социаль яклау хезмәткәләре килде. 8-11 класс укучылары өчен эшче һөнәрләрне сайлауга юнәлдерелгән фильм күрсәтелде, тест үткәреп эш юнәлешләрен билгеләделәр.

-
Атналыкның соңгы көне 22.03.2018 Физика-математика атналыгын төгәлләп, 19 март көнне математика укытучысы Аскарова Р.А. 10-11 класс укучылары өчен “Математик карусель» исеме астында математик кичә үткәрде. Укучылар кызыклы конкурслар аша математиканың башка фәннәр белән тыгыз бәйләнештә булуына инандылар.









