Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 ( 196 ) 197 198 199 200 >>
-
“Мин һәм Кызыл китап”бәйгесе 21.03.2018 Укучыларыбыз “Мин һәм Кызыл китап” иҗади кул эшләре бәйгесенең республика этабында актив катнаштылар. 1 класс укучысы Бариева Гөлфинә, 2 класс укучысы Гыйлаҗиев Ранис призлы урыннарга лаек булдылар.

-
“Без бергә” иҗат фестивале 21.03.2018 Бүген авыл мәдәният йортында “Без бергә” иҗат фестиваленең муниципаль этабы булып узды. Бу фестивальдә Түбән Мәтәскә, Лесхоз, Иске Кырлай, Казанбаш, Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары да катнашты. Укучылар төрле номинациядә үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәттеләр. Безнең мәктәп укучылары да алар белән беррәттән бик матур чыгышлар ясадылар.Молодцы!

-
Котлыйбыз! 20.03.2018 Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән “Үз тамырларыңны хәтерләп яшә...” VI республика күләмендәге туган якны өйрәнү-тикшеренү эшләре конференциясендә безнең мәктәпнең 11 класс укучысы Хәсәнова Зөлфия видеороликлар номинациясендә “Бер хат тарихы” эше өчен икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

-
Атналык дәвам итә 17.03.2018 Мәктәбебездә әле дә математика атналыгы дәвам итә. Бу атнылыкны физика, математика, информатика укытучылары Аскарова Р.Ә.,Фазылҗанов Г.Г.,Фазылҗанова Н.М үткәрделәр. 7-11 нче сыйныф укучылары арасында Фазылҗанова Н.М. интеллектуаль уен үткәрде.Уенда укучылар логик фикерләүгә мисал, мәсьәләләр чиштеләр, гаять авыр һәм катлаулы бу фәннең матурлыгын күрергә өйрәнделәр, төрле кызыклы конкурс һәм уеннарда катнаштылар.

-
Физиклар фокус күрсәтә... 16.03.2018 Математика, физика атналыгының иң кызыклы чарасы “Фокуслар кичәсе” булгандыр. Физика укытучылары Фазылҗанов Г.Г. һәм Фазылҗанова Н.М. җитәкчелегендә 7-11 класс укучылары-“фокусниклары” төрле могҗизалар күрсәттеләр: энә белән төртеп тә шарны шартлатмадылар, лимоннан ток таптылар, сыеклыкта “батмау” серен чиштеләр.

-
Математика-физика атналыгының икенче көне. 14.03.2018 Атналыкның икенче көнендә 7-9 класс укучылары өчен МИФ турнир үткәрелде. Укучылар үзләренең белемнәрен математика, физика, информатика фәннәреннән сынадылар. Җиңүче – 8 класс. 6 класс укучылары өчен “Халыкара π (пи)” саны көне” дигән математик кичә үткәрелде. Математика укытучысы Аскарова Р.А. π (пи) саны турында күп мәгълүмат бирде. Укучылар аңа багышлап үткәрелгән кызыклы конкурсларда көч сынаштылар.

-
Математика атналыгының беренче көне. 13.03.2018

Бүген математика укытучысы Аскарова Резеда Әхәт кызы 7-9 класс укучылары арасында “Көчсез звено” математик уены үткәрде. Укучылар алгебра, геометриягә кагылышлы сорауларга җавап биреп үзләренең математик белемнәргә ия булуларын күрсәттеләр. Иң көчле математик дигән исемгә 7 класс укучысы Гайнетдинов Илсаф лаек булды. Уен күңелле һәм мавыктыргыч булды. Укучыларга бик ошады.
-
“Язгы мәрхәмәтлелек” атнасы 12.03.2018

Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы – #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН – игелекле эшләр эстафетасы“ ирекле акция кысаларында чаралар үткәрелде. Атнаның беренче көне “Ветераннар янәшәдә яши“ шигаре астында узды. Бу көнне 4 нче сыйныф укучылары тыл ветераны Зарипова Гөлҗиһан апаның капка төбендәге, ишегалдындагы карын көрәделәр. Сишәмбе көнне авылыбызның изге урыны- “Тәһау” чишмәсенә төшә торган юлны кар көртләреннән арындырдылар. 2-3 нче сыйныфлар Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган обелиск тирәсендәге карларны чистартып кайттылар. Тагын бер көн “Игелек маршы“на багышланды.Балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү көннең төп бурычы булды. Мәктәптә “Спортлы Татарстан“ эстафетасы узды һәм бу көнне мәрхәмәтле эшләр эстафетасына нәтиҗәләр дә ясалды.
-
"Созвездие-Йодызлык" 10.03.2018

Ссылка на сайт фестиваля - http://www.yold.ru/
-
Сак булыгыз: грипп! 10.03.2018 Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру. Грипп бигрәк тә балалар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен куркыныч тудыра. Озынайтылган көн группасы җитәкчесе Сәгъдиева Халисә Камил кызы башлангыч сыйныф укучыларына саф һавада күбрәк булырга, тиешенчә йокларга,аксымга, витаминнарга һәм минераль матдәләргә бай ризык белән тукланырга, кулларны сабын белән еш юарга, кеше күп йөри торган урыннарга бармаска, классларны, бүлмәләрне гел җилләтеп торырга кирәклек турында аңлатты.









