Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
"Арчаның энҗе бөртекләре" бәйгесендә катнашабыз 11.04.2018 Гөлназ Ранифовна җитәкчелегендәге 6 класс укучылары "Арчаның энҗе бөртекләре" бәйгесендә катнашып Арча шәһәре белән танышып кайттылар, Казан арты музеенда булдылар.

-
Предметная неделя 10.04.2018 Учителя английского языка Потехина Л.А. и Хайруллина А.Д. провели лексико – грамматическую викторину для учащихся 6 класса, направленную на развитие способностей группового общения и познавательного интереса к изучению английского языка.

-
Предметная неделя 09.04.2018 С 9 по 14 апреля в нашей школе проходит неделя русского и английского языков. Сегодня учитель русского языка и литературы Шакирова Г.К. провела КВН знатоков русского языка между учащимися 7-8 классов. «Знатоки» и «Лингвисты» показали хорошие знания. Победила команда 7 класса «Знатоки».

-
Профориентация 07.04.2018 Арча агрокөллияте укытучылары 9, 11 клас укучыларын үзләренә укырга чакыра килделәр.Көллияттә уку тәртибе, белгечлекләр турында сөйләделәр.

-
Котлыйбыз 06.04.2018 Россия укучылар хәрәкәте оештырган мәктәп музейлары активистлары Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында безнең мәктәп укучылары Сибагатуллина Илүзә һәм Гайнетдинова Миләүшәнең проект эше беренче урынга лаек булды. Котлыйбыз! Бөтенроссия күләмендә уңышлар телибез!

-
Шигырь бәйрәме 05.04.2018 4 нче апрель көнне Арча укучылар сараенда танылган татар шагыйрьләре Шәүкәт Галиевның тууына 90 ел һәм Фәнис Яруллинның тууына 80 ел булуга багышланган “Туган тел – иң татлы тел” шигырь укучылар район бәйгесе үтте. Анда 5-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Безнең мәктәптән Хәсәнова Зөлфия 1 урынга, Нәбиуллина Әдилә 2 урынга, Гыйләҗиева Гүзәл 3 урынга лаек булдылар. Бариева Эльвина, актив катнашканы өчен, диплом белән бүләкләнде. Афәрин, кызлар!

-
“Арча ягы – данлы Тукай ягы” 04.04.2018 Арча сәнгать мәктәбенә 15 районнан сәнгатькә гашыйк балалар җыйналды. Биредә “Арча ягы – данлы Тукай ягы” дип исемләнгән балалар иҗатының XIII республика бәйгесе үткәрелде. Талантлы балаларны барлау, аларның осталыкларын, һич югында, чын күңелдән тырышуларын күрү, бәяләү, шуның белән аларга үсәргә этәргеч бирү – менә бу бәйгенең максатлары. Бәйге берничә номинация буенча үтте: халык музыка уен кораллары, фортепиано, курай, скрипка, гитара, домра, балалайка, баян, халык уен кораллары ансамбльләре. 7 яшьтән башлап барлыгы 172 укучы катнашты. Үз номинацияләрендә Айбулат Харисов беренче, Инсаф Габдрахманов, Рәнис Гыйлаҗиев, Айбулат Харисов һәм Булат Ситдыйков курайчылар дуэты – икенче урынга лаек булды. Котлыйбыз!

-
“Илһам” яшь язучылар бәйгесенең зона этабы 03.04.2018 3 нче апрель көнне Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбенә россиякүләм “Илһам” яшь язучылар бәйгесенең беренче тур җиңүчеләре җыелды. Биредә Арча, Биектау, Теләче, Саба, Кукмара, Балтач районыннын килгән яшь каләм ияләре катнашты. Алар үзләре иҗат иткән эшләрен мәртәбәле жюри алдында якладылар. Алар арасында безнең мәктәптән 11 нче сыйныф укучысы Хәсәнова Зөлфия дә бар иде. Ул “Яшь прозаик” һәм “Яшь драматург” номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясады. Молодец, Зөлфия! Сиңа яңа иҗат уңышлары телибез.

-
Котлыйбыз! 02.04.2018 Халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исемендәге укучыларның һәм укытучыларның республика конференциясе быел 5 нче тапкыр үткәрелде. Бу конференциядә 11 нче сыйныф укучысы Хәсәнова Зөлфия “Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясендә, ә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Наилә Шайнур кызы “Утырып уйлар уйладым” номинациясендә катнашып, дипломант булдылар.

-
Көрәшчеләр уңышы 31.03.2018 31 мартта Урта Курса авылы мәктәбендә 2002—2004 елгы малайлар, яшүсмерләр арасында “Курса- МТС” оешмасы җитәкчесе призына районкүләм татарча көрәш буенча ярышлар булды. Үз авырлыклары төркемендә безнең мәктәпнең 8 класс укучысы Мәннанов Әлфис һәм 9 класс укучысы Сабиров Алмаз беренче урыннарны алдылар. Молодцы, егетләр!









