Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Атналыкка йомгак 23.04.2018 Химия-биология атналыгына йомгак ясалды. Призлы урыннар алучыларга мактау кәгазе тапшырылды.

-
Шагыйрә белән очрашу. 21.04.2018

Районыбызның Орнашбаш авылында туып, Казанбаш авылында үскән, ә хәзер Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче шагыйрә Мәрдәнова Флера апа белән очрашу булды мәктәбебездә. Флера Госмановна бик матур тәрбия дәресе үткәрде: шигырьләр укыды, кызыклы хикәяләре белән таныштырды, китапханәгә өр-яңа китабын бүләк итте.
-
“Яшь химиклар” кичәсе 20.04.2018 Бүген мәктәптә 7-11 класс укучылары өчен “Яшь химиклар” кичәсе үткәрелде. Укучылар химия буенча белемнәрен сынадылар. Ә иң яхшы “химиклар” укучыларга кызыклы тәҗрибәләр күрсәттеләр. Кичәне химия-биология укытучысы Бариева Э.Ш. оештырды.

-
Районда Тукай көннәре 20.04.2018

18 нче апрельдә “Тукай, Тукай синең моңны тыңлый, туган халкым әле бүген дә” дип исемләнгән районкүләм вокал конкурсында 6 класс укучысы Гыйлаҗиева Гүзәл II дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Җитәкчесе Харисов Р.Р. ны һәм Гүзәлне котлыйбыз!
-
Китапханәдә 19.04.2018

6 класс укучылары Арча шәһәренең Үзәк китапханәсе белән танышып кайттылар. Кинозалда булдылар. Заманча китапханә хезмәт күрсәтүләре белән таныштылар.
-
“Арча энҗеләре” конкурсы 18.04.2018 Башлангыч класс укучылары район күләмендә игълан ителгән “Арча энҗеләре” конкурсында катнашырга булдылар. Әдәбият-сәнгать музеенда, “Әлифба” музеенда булдылар. Арча шәһәренең һәйкәлләре белән таныштылар.

-
“Уйна, гармун! Моңлан, курай! Сыздыр,скрипка, кылларың!” 18.04.2018 16 нчы апрель көнне Өчиле төп мәктәбендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның 132 еллыгына багышланган “Уйна, гармун! Моңлан, курай! Сыздыр, скрипка, кылларың!”- дип исемләнгән районкүләм иҗат фестиваль-конкурсы узды. Бу конкурста безнең мәктәпнең музыка укытучысы Харисов Р.Р укучылары Харисов Айбулат I , Ситтиков Булат һәм Гыйлаҗиев Ринас II, Габдрахманов Инсаф III дәрәҗәле лауреат исемнәренә лаек булдылар. Укучыларыбызга алга таба да зурдан-зур уңышлар телибез.Молодцы!

-
Кошлар – безнең дуслар 18.04.2018 Бүген мәктәптә экология айлыгы кысаларында табигать фәннәре атналыгы дәвам итте. Ул канатлы дусларыбыз - кошлар темасына багышланган иде. Атна дәвамында укучылар рәсемнэр ясап алып килделәр. Чараны химия-биология укытучысы Бариева Э. Ш. әзерләде

-
Котлыйбыз 17.04.2018 Профсоюз хезмәткәрләре арасында үткәрелгән теннис, бадминтон ярышларында призлы урыннар алган укытучыларыбыз Дәүләтбаев З.М.ны, Шиһабиева Л.Р. ны, Җәләлиев И.И.ны котлыйбыз!

-
Поздравляем! 17.04.2018 13 апреля 2018 года на базе ГБУ ДО «Республиканский центр внешкольной работы» состоялась Межрегиональная научно-практическая конференция «Ватаным Татарстан» («Моя Родина Татарстан»), посвященной 100-летию ТАССР и дополнительного образования. На этой конференции принял участие ученик 6 класса нашей школы Габдрахманов Нияз и занял 3 место. Поздравляем!









