Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 351 352 ( 353 ) 354 355 356 357 358 359 360 >>
-
Ягез әле, кызлар! 05.03.2016

-
Кызлар - Йолдызлар! 05.03.2016

-
Сынлы җеп сәнгате 04.03.2016

Яңа Иябаш башлангыч мәктәбе укучылары кул эшләре белән шөгыльләнергә яраталар. Бу иҗади эш белән алар технология дәресләрендә дә, дәрестән тыш вакытта да шөгыльләнәләр. Аларга аеруча сынлы җеп (изонить) сәнгате ошый (хәтта малайларга да). Бу техниканы кулланып балалар әниләренә 8 нче март бәйрәменә бүләк әзерләделәр.
-
«Тукайга ияреп» районара яшь иҗатчылар бәйгесе 04.03.2016

Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында «Тукайга ияреп» районара яшь иҗатчылар бәйгесе игълан ителгән иде. Конкурска барлыгы 94 иҗади эш килде. Бәйгедә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары һәм укытучылары актив катнашты. Бигрәк тә Арча, Балтач, Кукмара, Теләче, Спас, Мөслим, Әтнә районы укучылары иҗади активлыкларын күрсәттеләр. Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде: 1.Тукайга ияреп язылган шигырьләр, мәсәлләр (5-7, 8-9, 10-11 сыйныф укучылары катнашты). 2. Г.Тукайның бер әсәрен заманчалаштыру һәм сәхнәләштерү (1-4, 5-11 класс укучылары һәм аларның укытучылары катнашты). 4 нче март көнне Яңа Кырлай урта мәктәбендә бөек татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан оештырылган «Тукайга ияреп» районара яшь иҗатчылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе булып узды. Кичәне Яңа Кырлай урта мәктәбе директоры Минҗанова Энҗе Фарук кызы ачып җибәрде. Арча мәгариф булеге җитәкчесе урынбасары Ситдикова Зөлфия Илсур кызы һәм Арча мәгариф булеге методисты Мостафина Энҗе Габдулатҗан кызы кунакларны тәбрикләделәр һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләделәр. Кичәдә җиңүче укучылар үзләре иҗат иткән Тукайга ияреп язылган шигырьләрен укыдылар, Г.Тукай әсәрләрен заманчалаштырып уйнап күрсәттеләр. Бәйрәм җыр – бию белән үрелеп барды. Иң- иңнәр гран – прига лаек булды. Тукайга ияреп язылган шигырьләр, мәсәлләр номинациясендә: Арча районы Яңа Кишет төп мәктәбенең 6 нчы класс укучысы Гобәйдуллин Нәзилә Шәүкәт кызы (җитәкчесе Җамалиева А.М.); Арча районы Урта Курса төп мәктәбенең 8 нче класс укучысы Минһаҗева Зилә Марсель кызы (җитәкчесе Садриева Н.З.); Арча районы “Яңа Кырлай мәктәбе” нең 10 нчы класс укучысы Корбангалиева Илгизә Зөлфәт кызы (җитәкчесе Әхмәтгалиева Э.А); Г.Тукайның бер әсәрен заманчалаштыру һәм сәхнәләштерү номинациясендә: Арча районы “Яңа Кырлай төп гомуми белем мәктәбе” нең 1 – 3 нче класс укучылары (җитәкчеләре Набиуллина С.Р., Гайфуллина Р.Н., Мифтахетдинова Ф.А.) Шушмабаш урта мәктәбе , Яңа Кенәр иҗат йортының 4, 5 нче класс укучылары (җитәкчесе Вильданова Г.Ш.); Апаз урта мәктәбе укытучылары бүләкләнделәр. 1,2,3 урынны алучы укучылар һәм укытучылар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Кичә татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
-
Математика укытучылары тәҗрибә уртаклаша! 03.03.2016

Бүген, 3 нче март көнне, математика укытучысы Ганеев И.Т. 8 класста "Санлы тигезсезлекләрне кушу һәм алу" темасы буенча ачык дәрес үткәрде. Дәреснең һәр этабы үз эченә күптөрле белем һәм күнекмәләр бирердәй биремнәр алган иде. Укучылар актив рәвештә кагыйдәләрне кабатлап, яңа теманы үзләштерү өстендә эшләделәр, "Санлы тигезсезлекләрне кушу һәм алу" темасы буенча белемнәрне ныгыттылар, төп дәүләт имтиханына әзерлек этабын да үттеләр.
-
«Тукайга ияреп» районара яшь иҗатчылар бәйгесенең нәтиҗәләре 02.03.2016

Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында “Тукайга ияреп” исемле иҗади эшләр конкурсы игълан ителгән иде.
Бәйгедә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары һәм укытучылары актив катнашты .
Бәйгегә җибәрелгән әсәрләр өч яшь категориясенә бүлеп каралды: 5 - 7 , 8 – 9, 10-11 сыйныфлар.
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде:
1. Тукайга ияреп язылган шигырьләр, мәсәлләр(5-7, 8-9, 10-11 сыйныф укучылары катнашты ).
2. Г.Тукайның бер әсәрен заманчалаштыру һәм сәхнәләштерү.
2.1. 1-4 класс укучылары һәм укытучылары
2.2. 5-11 класс укучылары һәм укытучылары.
Конкурста җиңүчеләрне билгеләү һәм аларның казанышларын бәяләү максатында Казан (Идел буе) федераль университеты доцентлары, мәгариф идарәсе вәкилләре һәм “Арча хәбәрләре” газетасы журналистлары катнашында комиссия төзелеп, җиңүчеләр исемлеге билгеле булды.Бәйгенең икенче этабына Арча ,Балтач,Кукмара, Теләче, Спас, Мөслим, Бөгелмә,Алабуга районнарыннан барлыгы 94 эш кабул итеп алынды.
Йомгаклау кичәсенә түбәндәге укучылар һәм укытучылар чакырыла: (“Г.Тукайның бер әсәрен заманчалаштыру һәм сәхнәләштерү” номинациясендә җиңүче коллективларның һәм “Тукайга ияреп язылган шигырьләр, мәсәлләр” номинациясендә Гран-прига һәм I урынга ия булучыларның кичәдә чыгыш ясарга әзерләнеп килүләре шарт)
-
Поздравляем!!! 02.03.2016

Финансовая грамотность, как норма жизни школьника. Более 600 сочинений, эссе, плакатов, стенгазет, рисунков школьников поступило в Отделение-Национальный банк Республика Татарстан на конкурс «Финансовая грамотность населения» в ноябре-декабре 2015 года. Целью конкурса, в котором приняли участие ученики из почти полутора сотен школ Татарстана, Удмуртской Республики и Пермского края, стало выявление талантливой молодежи, содействие ее творческой реализации, повышение финансовой грамотности населения. Ребятам предложили задачи на самостоятельное осмысление сложных социально-экономических вопросов. Они должны были поразмышлять, почему современному человеку так важно планировать свои доходы и расходы, знать основы семейного бюджета, уметь устраивать «подушки безопасности», обращаться с карманными деньгами, пластиковыми картами. Больше всего работ пришло из Нижнекамского, Тукаевского, Зеленодольского, Алексеевского, Бугульминского, Лениногорского, Арского, Заинского, Верхнеуслонского, Новошешминского районов республики. Самая младшая категория участников в возрасте от 7 до 10 лет в своих сочинениях обращалась к теме денег, отраженной в сказках и мультфильмах. Подростки 11-14 лет решали вопросы правильного и рационального обращения с деньгами, самостоятельного зарабатывания средств и финансовой независимости. Юноши и девушки старших классов в возрасте от 15 до 17 лет размышляли о приобретении профессии, семейном бюджете, вопросах страхования от несчастных случаев, выгодного вложения денег и финансовых ловушках. Жюри в первую очередь отмечало самостоятельность мысли автора, приветствовало пусть небольшой, но собственный опыт школьника, на основании которого он формулировал выводы.
Наша школа тоже приняла участие, ученики стали Победителями конкурса: в номинации «Сочинения» 11-14 лет: II место - Раиль Закиров, 7 класс, МБОУ «Ново-Кырлайская СОШ» Арского муниципального района РТ; 15-17 лет: III место - Камиль Шарипов, 9 класс, МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа» Арского района РТ. Поздравляем!!! Желаем новых творческих успехов, открытий и побед!
-
Иртәнге линейка 01.03.2016

Иртәнге линейкада хәрби-патриотик айлыкка нәтиҗә ясалды. Яшь буын вәкилләренең сәламәт яшәү рәвешен алып бару, спорт белән шөгыльләнүгә омтылышларын ныгыту, егетләрне авырлыкларны җиңәргә өйрәтү, хәрби хезмәткә әзерләү максатыннан елда уздырыла торган "А ну-ка, парни!", җыр һәм строй конкурсларына нәтиҗә ясалып, укучыларга грамоталар тапшырылды.
-
Юбилеең белән хөрмәтле ветераныбыз! 29.02.2016

Бүген хөрмәтле ветеран укытучыбыз Гатауллин Илгизәр Миңнегали улының тормыш бәйрәме- 80 яшьлек юбилее.Шул уңайдан мәктәбебез укытучылары Илгизәр агада кунакта булып кайтты.
Илгизәр Гатауллин 1981-2003 елларда безнең мәктәбебездә завуч, мәктәп директоры һәм химия укытучысы булып эшләде ,мәгариф өлкәсендә барысы 48 ел хезмәт күрсәтеп , лаеклы ялга чыкты.
Без аны ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз, нык сәламәтлек,балалары һәм оныкларының , туганнары һәм укыткан укучыларының олы ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшәвен телибез.
Һәр балаңның игелеген күреп
Гел сөенеп кенә яшә син.
Сиңа бәхет, шатлык теләгәндә
Амин диеп торсын фәрештә.һәрбәр иртә сине куандырып
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне, сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.Куанычлар гына алып килсен
80 яшең — олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен. -
Акция «Звезда Тимура» 27.02.2016

“Вот так и среди нас есть скромные люди с чистым сердцем, незаметные, но с огромной душой. Они - то и украшают жизнь, вмещая в себя все, что есть в человечестве, - доброту, простоту, доверие”, - писал Г. Троепольский. Милосердие и доброта… в последнее время мы чаще стали обращаться к этим словам. Будто прозрев, начали осознавать, что самым острым дефицитом стали у нас сегодня человеческое тепло и забота о ближнем. Ведь человек рождается и живет на Земле для того, чтобы делать людям добро. Может быть, именно поэтому еще в старой азбуке буквы алфавита обозначались самым близкими человеку словами: З – “земля”, Л – “люди”, М – “мысль”, Д – “добро”. Азбука как бы призывала: Люди Земли, Мыслите, Думайте и творите Добро! В каждом из нас есть солнце. Это солнце – доброта. Доброта, способность чувствовать радость и боль другого человека, как свою личную, чувство милосердия в конечном итоге делают человека – Человеком. Да, приучать человека делать добро надо как можно раньше, с самого детства. Мы не знаем, кем станут в будущем выпускники нашей школы юристами, инженерами, педагогами, но уверены в одном: они всегда будут делать добро, потому что растут неравнодушными людьми. Суть нашего движения - помогать всем, кто нуждается в помощи. Ветераны Великой Отечественной войны, педагогического труда и пожилые люди должны почувствовать, что вокруг живут люди, по зову души и сердца способные разделить их проблемы и заботы, подарить им надежду. Вот и проводили акцию "Звезда Тимура". Ребята ходили к своим подшефным и оказывали им посильную помощь.













