Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
E-Mail: | nov.kir2022@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
Год основания учреждения: | 1953 |
У нас учатся: | 106 обучающихся \ Бездә укыйлар: 106 укучы |
У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Новости школы
Юбилеең белән хөрмәтле ветераныбыз!
Опубликовано: 29.02.2016
Бүген хөрмәтле ветеран укытучыбыз Гатауллин Илгизәр Миңнегали улының тормыш бәйрәме- 80 яшьлек юбилее.Шул уңайдан мәктәбебез укытучылары Илгизәр агада кунакта булып кайтты.
Илгизәр Гатауллин 1981-2003 елларда безнең мәктәбебездә завуч, мәктәп директоры һәм химия укытучысы булып эшләде ,мәгариф өлкәсендә барысы 48 ел хезмәт күрсәтеп , лаеклы ялга чыкты.
Без аны ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз, нык сәламәтлек,балалары һәм оныкларының , туганнары һәм укыткан укучыларының олы ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшәвен телибез.
Һәр балаңның игелеген күреп
Гел сөенеп кенә яшә син.
Сиңа бәхет, шатлык теләгәндә
Амин диеп торсын фәрештә.
һәрбәр иртә сине куандырып
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне, сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.
Куанычлар гына алып килсен
80 яшең — олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.
К списку новостей