Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 341 342 343 344 345 346 347 348 349 ( 350 ) >>
-
Сыерчык оялары ясау. 31.03.2016

Һәр укучыга каникул вакытында сыерчык оялары ясарга кушылды. Укучылар бу эшкә бик теләп, актив катнашалар. Мәктәп буенча иң матур ояга урыннар билгеләнәчәк. Оештыручылары Солтанов И.М.
-
"Һөнәрләр аланына сәяхәт" 31.03.2016

Бүген 5 класс укучылары профориентация айлыгын йомгаклау максатында класс җитәкчеләре Ганеева А.М. белән "Һөнәрләр аланына" сәяхәт ясадылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган һөнәрләр турында күп төрле информация алдылар. Җир йөзендә бик күп төрле һөнәр ияләре барлыгын белделәр. Кайсы һөнәрне нинди уку йортларында алырга мөмкин булуы турында информация алдылар. Киләчәккә матур планнар кордылар.
-
Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә 30.03.2016

“ Шәфкатьлелек яшәсен йөрәктә” акциясе кысаларында «SаMоSтоятельные дети»;
проектында катнашучы укучыларыбыз яу кырында ятып калган авылдашларыбызга куелган һәйкәл янын кардан чистарттылар.
-
Китапханәчеләр киңәшмәсе
30.03.2016
30 мартта Арча мәгариф идарәсендә мәктәп китапханәчеләренең киңәшмәсе үтте. Методист Гөлфирә Кәнәфиевна 2016-2017 нче уку елына дәреслекләргә бирелгән заказлар буенча чыгыш ясады. Китапханәчеләрне борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.
-
"Совершенствование методов работы учителей русского языка и литературы по подготовке учащихся к ЕГЭ и ОГЭ" 27.03.2016

25 марта учителя русского языка и литературы приняли участие на районном семинаре. Семинар проводился на базе МБОУ "Арская средняя общеобразовательная школа имени В.Ф.Ежкова с УИОП" по теме "Совершенствование методов работы учителей русского языка и литературы по подготовке учащихся к ЕГЭ и ОГЭ". Цель семинара: нацелить учителей русского языка и литературы на использование современных методов по подготовке учащихся к ЕГЭ и ОГЭ, совершенствовать самообразовательный уровень учителей. Семинар прошел в рабочей обстановке.
-
“Россия Династияләре” исемле регионара конкурс 26.03.2016

25 март көнне Казан шәһәренең 139 нчы номерлы гимназиясендә “Россия Династияләре” исемле регионара конкурска нәтиҗәләр ясалды һәм җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнарын тапшырдылар. Мәктәбебезнең 6 сыйныф укучысы Рәхимова Динара Дамир кызы шушы конкурста катнашып, 3нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз! Киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз!
-
I Всероссийская (XVII Поволжская) научная конференция учащихся им.Н.И.Лобачевского 26.03.2016

Научная конференция учащихся имени Н.И.Лобачевского впервые была проведена в 1980 году. Тогда в ней приняли участие 50 школьников Малого университета КГУ. В 2015 – 2016 учебном году конференция получает статус Всероссийской. В составе научного комитета конференции ректор Казанского федерального университета Ильшат Гафуров, заместитель Премьер-министра Республики Татарстан - министр образования и науки Республики Татарстан Энгель Фаттахов, начальник Управления образования Исполнительного комитета г.Казани Ильсур Хадиуллин, заместитель главного редактора «Учительской газеты» Ольга Максимович. Ученица 9 класса Гайфуллина Р.Р. выступила со своей исследовательской работой в секции "Лингвокультурология и межкультурная коммуникация", была награждена Почётной грамотой КФУ, получила сертификат участника очного тура. Желаем ей дальнейших успехов!
-
Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесе 25.03.2016

2016 нчы елның 24-25 мартында Казан шәһәре Халыклар дуслыгы йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер-класс бәйгесе уздырылды. Бу бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” н гамәлгә ашыру максатында үткәрелә. Ул иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның хезмәтен бәяләү, ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, укытуның нәтиҗәлелеген тәэмин итәрдәй заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Бәйгенең беренче турында Татарстан Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләреннән 100 артык ана теле һәм әдәбияты (татар, рус, чуваш, удмурт, мари һ.б.) укытучысы катнашты. Конкурста катнашучылар жюри әгъзаларына үзләренең эш системасын, уңышларын күрсәткән портфолио, мәгариф бүлекләреннән эше турында бәяләмә тәкъдим иттеләр, “Минем педагогик осталыгым” дигән темага эссе яздылар. Бәйгедә иң күп балл җыйган укытучылар конкурсның икенче турына узды. Бу турда Арча районы данын Яңа Кырлай урта мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Миләүшә Рафис кызы һәм Шурабаш мәктәбенең мари теле укытучысы Антипова Олеся Игоревна якладылар. 24 март көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында уздырылган бәйгедә укытучылар мастер-класс күрсәттеләр, милли костюмнар якладылар. Зарипова Миләүшә Рафис кызының мастер-классы Г. Тукай иҗатына багышланган иде. Шулай ук алар кием үрнәкләрен дә Тукай чорындагы татар авылы хатын -кызларыныкын сайлаганнар иде. Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Миләүшә Рафис кызы уңышлы гына чыгыш ясап “Укытучылар остазы” номинациясендә җиңү яулады. Укытучыбыз Миләүшә Рафис кызын чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
Сингапур укулары 25.03.2016

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә Сингапур структурасы буенча укуларның икенче этабы узды .Мәктәбебез укытучылары бу укуларда актив катнаштылар.
-
“Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 24.03.2016

23 нче мартта “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең 2 туры узды. Ул татар телен, әдәбиятын үстерү, иҗатка сәләтле укучыларны барлау максатыннан үткәрелә. 2877 эш арасыннан экспертлар 211 шигъри әсәр,84 проза, 5 сәхнә әсәрен сайлап алган. 2 турга узган укучылар арасында безнең мәктәп укучысы Гильмуллина Рәзинә ( 8 нче сыйныф) дә бар. Аның эшен язучы һәм шагыйрьләр катнашындагы жюри бәяләде. 2 нче турга узган һәм уңышлы чыгыш ясаган укучыбызны котлыйбыз!













