Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 351 352 353 354 355 ( 356 ) 357 358 359 360 >>
-
Тел –милләтнең көзгесе. 18.02.2016

Туган тел-иң татлы тел,
Туган тел-иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма-
Туган телне онытма!
Шәүкәт Галиев
21 нче февраль –Халыкара туган тел көне. Башлангыч классларда шушы уңайдан 18 нче февраль көнне китапханәче Мифтахетдинова Фирдания Ансар кызы һәм башлангыч класс укытучылары тарафыннан “Тел –милләтнең көзгесе”- дип аталган тәрбия сәгате уздырылды. Туган телгә багышланган шигырьләр укылды, тел турында халыкның мәкаль – әйтемнәре искә төшерелде. Китап күргәзмәсе оештырылды.
-
Тәрбия сәгате 17.02.2016

Тиздән 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне бәйрәм ителәчәк. Укучыларда батырлык, Ватанга тугрылык хисләре тәрбияләү максатыннан, 11 класс укучылары белән тәрбия сәгате узды. Класс җитәкчесе бу бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, армиядә хезмәт итү турында фикер алыштылар, видеоязма карадылар. Тәрбия сәгатен тәмамлап, укучыларның бу өлкәдәге белемнәре тикшерелде, викторина сорауларына кызыксынып җавап бирделәр.
-
Классный руководитель года - 2016 16.02.2016

16 февраля на базе МБОУ Арской гимназии №5 состоялся зональный этап республиканского конкурса «Учитель года – 2016» по номинациям «Классный руководитель года», «Педагог дополнительного образования», «Педагог-психолог года» и «Наставник года». На заочном этапе учителя представили на рассмотрение экспертной комиссии свое портфолио. Программа очного тура муниципального этапа номинации “Классный руководитель года” включала: конкурс «Самопрезентация»; конкурс «Защита проекта»; проведение классного часа. По итогам всех этапов учительница нашей школы Шакирова Клара Даниловна заняла 3 место. Поздравляем Клару Даниловну! Пусть, все, что было загадано – исполнится, пусть новый день будет ясным, будущее – перспективным. Удачи, успеха и развития!
-
Әдәби кичә “Моабит дәфтәре” нинди дәфтәр ул?" 16.02.2016

16нчы февраль көнне Яңа Кырлай авылы китапханәчесе башлангыч класс укытучылары белән берлектә герой шагыйрь Муса Җәлилгә-110 ел тулу уңаеннан “Моабит дәфтәре” нинди дәфтәр ул?" дип аталган әдәби кичә уздырды. Кичәдә 2-4 нче класс укучылары катнашты.
-
“Әфган җилләре...” ватанпәрвәрлек дәресе 15.02.2016

15 февраль көнне мәктәбебездә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуларына 27 ел уңаеннан үткәрелгән “Әфган җилләре...” дип аталган ватанпәрвәрлек дәресе үтте. Дәрес барышында тарих укытучысы Шигапова Гөлгенә Хәсбиулловна Әфган сугышы, аның асылы белән таныштырды, Әфганстанда хәрби хезмәттә һәлак булган ир-егетләрне искә алды. Бу чара укучыларда әти-абыйларына карата горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүгә бер ачык мисал булып торды. Без бүген инде Әфганстан мисалында сәяси проблемаларны көч кулланып хәл итеп булмавын яхшы аңлыйбыз. Әлеге сугышка нинди генә бәя бирелмәсен, анда хезмәт итүчеләр ихтирамга һәм тирән хөрмәткә ия. Сугышчан бурычларын намус белән үтәгән ир-егетләргә исән-сау булып, тыныч тормышта да сынатмаска, вакыйгаларның алгы сызыгында атларга, һәрвакытта да бөркет кебек горур калырга насыйп булсын!
-
“Әйдә,җырым” шигърият кичәсе 15.02.2016

Яңа Иябаш башлангыч мәктәбендә Яңа Кырлай авылы китапханәчесе Әхмәтҗанова Наилә Наил кызы белән берлектә Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан “Әйдә,җырым”шигърият кичәсе узды. Балалар Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны җырладылар, 2нче һәм 4нче сыйныф укучылары шагыйрьнең шигырьләрен сәхнәләштерделәр.
-
Лыжня России 2016 14.02.2016

14 февраля 2016 года в 10.00 часов на центральном стадине г.Арск стартует "Лыжня России 2016".
-
Гашыйклар көне 14.02.2016

14 февраль көнен бар дөнья Гашыйклар көне буларак билгеләп үтә. Әлеге көннең ерак гасырларга киткән истәлекле, матур тарихы бар. Безнең эраның 269 елында Рим императоры армиясендә солдатлар санын саклап калу ниятеннән аларны өйләнүдән тыя. Әмма бу гына яшь солдатларга гашыйк булуга, гаилә коруга киртә була алмый. Шул ук вакытта гашыйклар яклы христиан рухание Валентин яшьләрне кавыштырып йөрүдә төп рольне уйнаучы була. Моны белеп алган император Валентинны үтерергә куша. Тоткында торганда Валентин үзе дә төрмә начальнигы кызына гашыйк була һәм аңа хат яза. Әмма әлеге хатны Валентинны үтергәннән соң, 14 февраль көнне тапшыралар. Хатта Валентин үзенең мәхәббәте турында язган була. Шуннан бирле бар гашыйклар бу көнне бер-берсенә мәхәббәтләрен аңлатып хат язалар, бүләкләр бирешәләр. Безнең мәктәптә дә әлеге матур бәйрәмне укучылар зарыгып көтә. Традиция буенча мәктәптә матур итеп бизәлгән котлау ящигына укучылар бер-берсенә “валентинкалар” салдылар. Кем “Иң күп открытка җыючы” исеменә лаек булыр икән?! Барыбыз да өметләнә, иртәнге линейканы көтәбез!...
Барыгызны да Изге Валентин көне белән котлыйбыз!
Мәхәббәт ул, дуслар, сизмәгәндә
Үзгәртә дә куя язмышны.
Оныттыра икән борчуларны,
Оныттыра икән сагышны.
Мәхәббәтсез җирдә яшәп булмый,
Мәхәббәт ул безне яшәтә.
Яшь буынны бераз олыгайта,
Олыларны исә яшәртә.
-
Чаңгы эзеннән - 2016! 13.02.2016

Бүген мәктәбебездә "Чаңгы эзеннән - 2016" акциясе кысаларында чаңгы ярышлары узды. Чара оешкан төстә, бик күңелле булды. Һәр катнашучы да яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге алды.
-
Республиканская олимпиада для школьников по физике 13.02.2016

ФГБОУ ВПО «Казанский национальный исследовательский технический университет им. А.Н. Туполева-КАИ» (КНИТУ-КАИ) проводит тестирование по физике для учащихся 11 классов РТ совместно с ОАО «Казанский авиационный завод им. С.П. Горбунова».
Тестирование пройдет с 16 февраля по 20 февраля 2016 года. Регистрация на тестирование начнется 18 января и завершится в 12:00 14 февраля 2016 года. При регистрации необходимо указывать Ваш РЕАЛЬНЫЙ почтовый адрес. За 1 сутки до тестирования на указанный Вами ящик будет направлен Логин и Пароль для прохождения теста.
Казань, Набережные Челны - 16 февраля
Республика Татарстан - 18, 19 февраля
Резервный день - 20 февраля
Прохождение тестирования возможно только 1 раз и строго в назначенный для Вашего района день.
Продолжительность теста составляет 1 час. Часть А (12 заданий), часть В (2 задачи).
За участие в тестировании начисляется до 10 баллов к ЕГЭ по физике за индивидуальные достижения.
Для прохождения тестирование необходимо:
1.Зарегистрироваться в ЛИЧНОМ КАБИНЕТЕ
2.Войти во вкладку ОЛИМПИАДЫ -> Тестирование по физике обучающихся 11-х классов школ РТ (сайт тестирования do.kai.ru)













