Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 351 352 353 ( 354 ) 355 356 357 358 359 360 >>
-
Күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исемендәге XI Республика фәнни-эзләнү эшләре конференциясе 27.02.2016

27 нче февраль көнне Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 14 нче татар гимназиясендә күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исемендәге XI Республика фәнни-эзләнү эшләре конференциясе үткәрелде. Мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гайфуллина Л.Х. укытучыларның "Дәрес эшкәртмәсе" төркемендә катнашып Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2нче дәрәҗәдәге дипломы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Котлыйбыз!!! 27.02.2016

9 нчы сыйныф укучысы Гайфуллина Раиләне рус теленнән республика олимпиадасында уңышлы катанашып кайтуы белән чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да зур уңышларга ирешүен телибез. Молодец!
-
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз! 26.02.2016

Иске Иябаш башлангыч мәктәбендә зур бәйрәм - Гаилә терәге - Әтиләребез, кунакта булдылар! Аларны хөрмәтләп балалар һөнәрләрен күрсәттеләр, үзләре ясаган бүләкләрне тапшырдылар. Әтиләр уллары белән бергәләп төрле номинацияләрдә көчләрен сынадылар."Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз" икәнлеген үз мисалларында күрсәттеләр.
-
"Ватан сагында" исем астында күргәзмәләр эшләде 25.02.2016

Хәрби-патриотик айлыкка йомгак ясап, классларда укучыларның сочинениеларыннан, рәсемнәреннән һәм кул эшләреннән торган "Ватан сагында" дигән исем астында күргәзмәләр булдырылды. Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү белем бирү учреждениеләренең укыту-тәрбия программасына кертелгән мөһим юнәлешләрнең берсе. Мондый тәрбияви чараларны оештыру яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендәге традицияләрне саклауга һәм ныгытуга ярдәм итә. Шулай ук яшь буын вәкилләренең сәламәт яшәү рәвешен алып баруга, спорт белән шөгыльләнүгә омтылышларын ныгыта, егетләрне авырлыкларны җиңәргә өйрәтә, хәрби хезмәткә әзерли.
-
Об Открытой Олимпиаде школьников по математике 25.02.2016

Министерство образования и науки Республики Татарстан сообщает о проведении Открытой Олимпиады школьников по математике (далее – Олимпиада), направленной на выявление талантливых школьников, привлечение их к научно-исследовательской деятельности в области информационных технологий и математики. Организатором является АНО ВО «Университет Иннополис».
К участию в Олимпиаде приглашаются школьники 9-11 классов.
-
Сайлау фәннәреннән белемнәрне барлыйбыз 25.02.2016

11 класс укучылары сайлау фәннәре буенча сынау имтиханнары тапшырып карадылар. Алар химия,биология,җәмгыять белеме фәннәре буенча белем дәрәҗәләрен ачыкладылар.
-
Сайлау фәннәреннән сынау имтиханнары 25.02.2016

9 класс укучылары сайлау фәннәре : химия,татар теле, тарихтан төп дәүләт имтиханын эшләп карадылар.Алар бу фәннәр буенча белемнәрен барладылар.
-
Ватанны саклау - безнең бурыч!
24.02.2016
Бүген Яңа Иябаш башлангыч мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм булып узды. Әлеге чара җыр-бию һәм ярышлар белән үрелеп барды. Бәйрәмне тәмамлап, кызлар булачак Ватанны саклаучыларны - классташларын котлап бүләкләр тапшырдылар.
-
Приказ Министерства образования и науки РТ об утверждении пунктов проведения ОГЭ в 2016 году. 24.02.2016

11 февраля был издан приказ Министерства образования и науки РТ об утверждении пунктов проведения ОГЭ в 2016 году. С текстом приказа можно ознакомиться по ссылке Приказ.
-
Хоккей ярышлары! 23.02.2016

Бүген мәктәбебез бозында хоккей ярышлары узды. Бик киеренке уеннардан соң, безнең мәктәп укучыларыннан тупланган команда җиңү яулады. Котлыйбыз!













