Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
E-Mail: | nov.kir2022@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
Год основания учреждения: | 1953 |
У нас учатся: | 106 обучающихся \ Бездә укыйлар: 106 укучы |
У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Новости школы
«Тукайга ияреп» районара яшь иҗатчылар бәйгесенең нәтиҗәләре
Опубликовано: 02.03.2016Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында “Тукайга ияреп” исемле иҗади эшләр конкурсы игълан ителгән иде.
Бәйгедә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары һәм укытучылары актив катнашты .
Бәйгегә җибәрелгән әсәрләр өч яшь категориясенә бүлеп каралды: 5 - 7 , 8 – 9, 10-11 сыйныфлар.
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде:
1. Тукайга ияреп язылган шигырьләр, мәсәлләр(5-7, 8-9, 10-11 сыйныф укучылары катнашты ).
2. Г.Тукайның бер әсәрен заманчалаштыру һәм сәхнәләштерү.
2.1. 1-4 класс укучылары һәм укытучылары
2.2. 5-11 класс укучылары һәм укытучылары.
Конкурста җиңүчеләрне билгеләү һәм аларның казанышларын бәяләү максатында Казан (Идел буе) федераль университеты доцентлары, мәгариф идарәсе вәкилләре һәм “Арча хәбәрләре” газетасы журналистлары катнашында комиссия төзелеп, җиңүчеләр исемлеге билгеле булды.Бәйгенең икенче этабына Арча ,Балтач,Кукмара, Теләче, Спас, Мөслим, Бөгелмә,Алабуга районнарыннан барлыгы 94 эш кабул итеп алынды.
Йомгаклау кичәсенә түбәндәге укучылар һәм укытучылар чакырыла: (“Г.Тукайның бер әсәрен заманчалаштыру һәм сәхнәләштерү” номинациясендә җиңүче коллективларның һәм “Тукайга ияреп язылган шигырьләр, мәсәлләр” номинациясендә Гран-прига һәм I урынга ия булучыларның кичәдә чыгыш ясарга әзерләнеп килүләре шарт)
К списку новостей