Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 351 352 353 354 ( 355 ) 356 357 358 359 360 >>
-
Ватанны саклаучылар көне белән кайнар котлыйбыз! 22.02.2016

Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне чын күңелебездән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сез көчле, сез батыр, сез—безнең куаныч! Сез - алтын багана, гаиләдә сез безгә - терәк!
-
Бәйрәм белән хөрмәтле ир-егетләребез! 22.02.2016

22 февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары ир-ат укытучыларны һәм укучы егетләрне 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп, сәламәтлек, эшләрендә һәм укуларында зур уңышлар теләделәр. Аларга багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
Бәйрәм итә ир-егетләр,
Аларның зур бәйрәме.
Ирләр — безнен көчле терәк,
Гаиләбезнең бар яме.
Бәхет булсын йортыгызда!
Тыныч булсын күгебез!
Исәнлектә һәм саулыкта,
Үтсен һәрбер көнегез!
-
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне 21.02.2016

-
Интернетта сак бул! 20.02.2016

20 нче февраль көнне 5 – 6 класс укучылары тәрбияви мультфильмнар нигезендә интернетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр. Класс җитәкчеләре Альмира Михайловна һәм Клара Даниловна интернетның уңай һәм тискәре яклары турында аңлаттылар.
-
Классный час на тему "Безопасность в интернете: касается всех, касается каждого!" 20.02.2016

Цель: профилактика правонарушений в интернете, повышение безопасности и правовой защищенности в глобальной сети. Задачи урока: 1.Формирование навыков поведения в информационном обществе с целью обеспечения информационной безопасности; 2.Разработка норм и правил поведения детей в сети Интернет; 3.Расширение кругозора учащихся. Сегодня количество пользователей российской сети Интернет составляет десятки миллионов людей, и немалая часть из них - дети, которые могут не знать об опасностях мировой паутины. Очень большое внимание при работе с Интернетом необходимо уделять именно вопросам безопасности. И ответить на вопросы: «Какие опасности подстерегают нас в Интернете?» и «Как их избежать?» нам помогут классные часы, диспуты, общения с детьми за круглым столом.
-
Язучы якташыбыз Гүзәл Әдһәм белән очрашу булды 19.02.2016

19 нчы февраль көнне Яңа Кырлай урта мәктәбендә язучы якташыбыз Гүзәл Әдһәм белән очрашу булды. Очрашу бик җылы башланып китте. Укучылар инде Гүзәл Әдһәмнең берничә әсәре белән алдан танышып куйганнар иде. Гүзәл Әдһәм кызы үзенең балачагы, яшьлек еллары турында бик кызыклы итеп сөйләде, фотолар күрсәтте. Үзенең ничек әдәбиятка килү юллары турында сөйләде, әдәби әсәрләрнең язылу тарихларына да тукталды. Укучыларның сорауларына бик теләп җавап бирде. Үзе дә укучыларның әдәбиятны ничек белүләрен тикшереп алды, аларга бүләкләр тапшырды. Очрашу укучыларда бары тик җылы тәэсирләр генә калдырды.
-
Габдулла Тукай музеенда кунакта 19.02.2016

Бүген, 19 нчы февраль көнне, Яңа Кырлай мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары Габдулла Тукай музеенда кунакта булып, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган "КВН" да катнаштылар. "Снайперлар" һәм "Моряклар" командалары сынатмады, һәр сынауны җиңеп чыкты, нәтиҗәдә дуслык җиңде. Егетләрне тагы бер кат бәйрәмнәре белән котлыйбыз, Туган илебезнең батыр уллары булып үсүләрен телибез!
-
Военно-спортивный праздник "А ну-ка, парни!" 19.02.2016

Патриотическое воспитание подрастающего поколения всегда являлось одной из важнейших задач современной школы, ведь детство и юность – самая благодатная пора для привития священного чувства любви к Родине. 19 февраля в нашей школе прошел конкурс смотра строя и песни, посвященный "Дню защитника Отечества". Все классы хорошо подготовились и выступили прекрасно. Затем прошел военно-спортивный праздник "А ну-ка, парни!". Юноши состязались по следующим видам: разборка и сборка АК, перетягивание каната, поднятие гири и т.д.. Поздравляем всех участников соревновании с наступающим "Днем защитника Отечества" и желаем крепкого здоровья и успехов в учебе!!!
-
Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган “Күңелле стартлар” 18.02.2016

Бүген безнең мәктәптә күренекле татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган “Күңелле стартлар” уенының зона ярышы узды. “Катнаш эстафета”, “Шот трек”, “Күңелле стартлар”, “Канат тарту” ярышларында уңышлы чыгыш ясап, безнең мәктәп командасы 1 урынны яулады. Молодцы! Киләсе ярышларда да зур уңышлар сезгә.
-
Туган телебезне онытмыйк! 18.02.2016

1999 нчы елның ноябрендә Бангладеш тәкъдиме буенча ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКО әгъзалары булган илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Бүген 5 нче һәм 7 нче сыйныф укучылары туган телнең матурлыгы, аһәңлелеге турында сөйләшеп, телне сакларга кирәклегенә басым ясадылар. Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй — үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел — үзенең туган теле. Туган телебезне онытмыйк!
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.













