• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2
Телефон: +7(843)-665-67-36
E-Mail: nov.kir2022@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая"
Руководитель: Хайруллина Зульфия Ильгизовна
Год основания учреждения: 1953
У нас учатся: 106 обучающихся \ Бездә укыйлар: 106 укучы
У нас учат: 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы

Новости школы

«Тукайга ияреп» районара яшь иҗатчылар бәйгесе

Опубликовано: 04.03.2016

Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия  бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Россиядә Кино елы уңаеннан Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында «Тукайга ияреп» районара яшь иҗатчылар бәйгесе игълан ителгән иде. Конкурска барлыгы 94 иҗади эш килде.  Бәйгедә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары һәм укытучылары актив катнашты. Бигрәк тә Арча,  Балтач, Кукмара, Теләче, Спас, Мөслим, Әтнә районы укучылары иҗади активлыкларын күрсәттеләр. Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде: 1.Тукайга ияреп язылган шигырьләр, мәсәлләр (5-7, 8-9, 10-11 сыйныф укучылары катнашты). 2. Г.Тукайның бер әсәрен заманчалаштыру һәм сәхнәләштерү (1-4, 5-11 класс укучылары һәм аларның укытучылары катнашты). 4 нче март көнне Яңа Кырлай урта мәктәбендә бөек татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан оештырылган «Тукайга ияреп» районара яшь иҗатчылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе булып узды. Кичәне Яңа Кырлай урта мәктәбе директоры Минҗанова Энҗе Фарук кызы ачып җибәрде. Арча мәгариф булеге җитәкчесе урынбасары Ситдикова Зөлфия Илсур кызы һәм Арча мәгариф булеге методисты  Мостафина Энҗе Габдулатҗан кызы кунакларны тәбрикләделәр һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләделәр. Кичәдә җиңүче укучылар үзләре иҗат иткән Тукайга ияреп язылган шигырьләрен укыдылар, Г.Тукай әсәрләрен заманчалаштырып уйнап күрсәттеләр. Бәйрәм җыр – бию белән үрелеп барды. Иң- иңнәр гран – прига лаек булды.  Тукайга ияреп язылган шигырьләр, мәсәлләр номинациясендә: Арча районы Яңа Кишет төп мәктәбенең 6 нчы класс укучысы  Гобәйдуллин Нәзилә Шәүкәт кызы (җитәкчесе Җамалиева А.М.); Арча районы Урта Курса төп мәктәбенең 8 нче  класс укучысы Минһаҗева Зилә Марсель кызы (җитәкчесе Садриева Н.З.); Арча районы “Яңа Кырлай  мәктәбе” нең  10  нчы  класс укучысы Корбангалиева Илгизә Зөлфәт  кызы (җитәкчесе Әхмәтгалиева Э.А); Г.Тукайның бер әсәрен заманчалаштыру һәм сәхнәләштерү номинациясендә: Арча районы “Яңа Кырлай төп гомуми белем мәктәбе” нең 1 – 3 нче класс укучылары (җитәкчеләре Набиуллина С.Р., Гайфуллина Р.Н., Мифтахетдинова Ф.А.) Шушмабаш урта мәктәбе , Яңа Кенәр иҗат йортының  4, 5 нче  класс укучылары  (җитәкчесе Вильданова Г.Ш.); Апаз урта мәктәбе укытучылары бүләкләнделәр. 1,2,3 урынны алучы укучылар һәм укытучылар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Кичә татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.



К списку новостей