Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 351 352 353 354 355 356 ( 357 ) 358 359 360 >>
-
Сайлаган фәннәрдән БДИ һәм ТДИ 13.02.2016

-
Хәрби-патриотик айлык дәвам итә... 13.02.2016

Бүген 8 класста Ватанны саклаучылар көненә багышланган тәрбия сәгате үтте. Әңгәмә барышында 23 февраль- Ватанны саклаучылар көненең тарихы турында мәгълүмат бирелде. Бүгенге көндә Ватанны саклау- изге бурыч икәне ассызыклап билгеләп үтелде.
-
"Аҗаган -2016" 13.02.2016

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә "Аҗаган -2016" ярышының зона этабы үтте. Анда барлыгы 9 команда катнашты.Командалар үзара төрле ярышларда көч сынаштылар: интеллектуаль конкурста сорауларга җавап бирделәр; снайпер булып төз атуга ярыштылар; граната ыргыттылар; “мина кыры” аша уздылар; автомат сүтеп җыйдылар; “сугыш кырыннан” яралы иптәшләрен исән-имин алып чыктылар; азимут буенча хәрәкәт иттеләр; көч-куәтләрен бәяләүгә күнегүләр үтәделәр һәм стройда, төрле командалар үтәп, җырлап уздылар. Безнең мәктәп командасы да әлеге конкурсларда бер дә бирешәселәре килмәде, актив катнашып кайттылар.
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз !!! 12.02.2016

Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан үткәрелгән татар теле буенча регионара олимпиаданың йомгаклау турында уңышлы чыгыш ясаган 9 класс укучылары : Гайфуллина Райлә һәм Фәйзиева Диләрәне чын күңелдән котлыйбыз.
Гайфуллина Райлә - I урын (Җиңүче),ә Фәйзиева Диләрә- III урын (Призёр) .Молодцы , кызлар ! Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.
Фәнни җитәкчеләре татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Миләүшә Рафис кызына җиңүчеләр тәрбияләгәне өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Муса Җәлил юбилее! 12.02.2016

Мәктәбебездә Муса Җәлилнең юбилее уңаеннан төрле чаралар башланып китте.12 нче февраль көнне Г.Тукайның Яңа Кырлайдагы музее хезмәткәрләре Н.Йосыфҗанова һәм Г.Сафиуллина 5-7 нче класслар өчен М.Җәлилнең балачагына багышланган кичә үткәрделәр. Укучыларны башта М.Җәлилнең тормыш юлы белән таныштырдылар, аннан соң бәйге өлеше булды. Укучыларга М.Җәлилнең яңа гына чыккан “Кызыл ромашка” җыентыгы бүләк ителде.
-
Профсоюз җыелышы! 12.02.2016

Бүген мәктәбебездә профсоюз хезмәткәрләренең отчёт-сайлау җыелышы узды. Җыелыш барышында чыгышлар тыңланылды, күп кенә мәсьәләләр каралды. Җыелыш ахырында иң актив профсоюз хезмәткәрләренә грамоталар тапшырылды.
-
"Урок мужества" в 7 классе 11.02.2016

Мы часто слышим в жизни такие слова: совершил героический поступок, подвиг, героический человек. А что мы подразумеваем под этими определениями? Что такое подвиг? Древние римляне говорили так: «Там хорошо, где Родина». Любовь к Родине, ее процветание, слава ставились превыше всего. Это и есть патриотизм. Любовь к родной земле, своему народу, стране формируется жизнью не одного поколения. Именно об этом шла речь сегодня с учащимися 7 класса. Использование новых информационных технологий в ходе проведения классного часа позволило вызвать глубокий эмоциональный отклик в душах учащихся.
-
Әти дә солдат булган!.. 11.02.2016

Бүген башлангыч класс укучылары белән "Минем әти дә солдат булган!.." темасы астында тәрбия сәгате узды. Укучылар зур горурлык белән әтиләренең ничек итеп армиядә хезмәт итүләре турында сөйләделәр. Дәрес барышында укучыларга 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне турында кыскача информация бирелде, туган җиргә мәхәббәт хисе тәрбияләнде.
-
Котлыйбыз! 10.02.2016

6 класс укучыларының класс җитәкчесе Шакирова Клара Даниловнаның класс белән тәрбия өлкәсендә алып барылган эшләре буенча портфолиосы "Ел укытучысы - 2016" республикакүләм конкурсның "Класс җитәкчесе - 2016" номинациясенә тәкъдим ителгән иде. Әлеге этапта җиңү яулап, Клара Даниловна район этабына чакырылды. Аны укучылар белән тәрбия өлкәсендә нәтиҗәле эш алып баруы белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар, яңа идеялар теләп калабыз!
-
Парламент дәресе 09.02.2016

Быел парламент дәресе “Гражданлык. Җәмгыять. Дәүләт” темасы астында үтте. Дәреснең эпиграфы итеп ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның “Парламентаризмны үстерми торып, хокукый җәмгыятьне үстереп булмый ” дигән сүзләре алынды. Дәрес Татарстан Республикасы Гимнын тыңлау белән башланып китте. Дәрес барышында укучылар демократик җәмгыятьтә парламентның роле, дәүләт хакимияте органнары системасы турындагы белемнәрен ныгыттылар, гражданин белән дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләргә тукталдылар, чын гражданин булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәклеген ачыкладылар, “Дәүләт Советы тарихы”ннан видеофильм карадылар, викторина сорауларына җавап биреп, үзләренең сәясәт өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шигапова Гөлгенә Хәсбиулла кызы һәм әле күптән түгел генә Дәүләт Советында ачык ишекләр көнендә булып, парламент эшчәнлеге белән танышып кайткан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Миләүшә Рафис кызы укчыларда кызыксыну уяттылар.













