Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 291 ) 292 293 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
Математикадан сынау имтиханы 29.01.2018

Бүген мәктәпкә Яңа Кишет, Өчиле, Яңа Кырлай мәктәпләреннән 9 класс укучылары математикадан сынау имтиханы бирергә җыелды.
-
27 гыйнвар- Бөтендөнья Холокост корбаннарын искә алу көне 27.01.2018

27 гыйнвар тарихи вакыйгаларга бай: Бөтендөнья Холокост корбаннарын искә алу көне, Россиянең сугышчан дан көне һәм Ленинград блокадасын тулысынча өзүгә 74 ел тулган көн... Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шигапова Г.Х. бүгенге батырлык дәресен Ленинград блокадасына катнашкан совет кешеләренең сугышчан һәм рухи батырлыкларын күрсәтүгә багышлады. Бөек Ватан сугышы чорында Ленинград оборонасында катнашкан авылдашларыбыз турында мәгълүмат бирде.
-
Сынау имтиханы 26.01.2018 Бүген 9 класс укучылары сайлау фәннәре: биология,химия,җәмгыять белеменнән сынау имтиханнары бирделәр.

-
Физика укытучыларының зона киңәшмәсе 25.01.2018 24 нче гыйнвар көнне Яңа Кырлай урта мәктәбендә физика укытучыларының зона киңәшмәсе булып узды. Семинар ФДББС шартларында физика фәнен укытуга багышланды. Яңа Кырлай урта мәктәбе укытучысы Хәбриев Шамил Садыйк улы һәм Апаз урта мәктәбе укытучысы Хәйретдинов Хәниф Маннап улы мастер-класс һәм ачык дәрес күрсәттеләр. Укытучылар физика фәнен укыту яңалыклары буенча фикер алыштылар.

-
Интернет-олимпиада 23.01.2018 "ТИСБИ" югары уку йорты тарафыннан 9 нчы сыйныфлар өчен уздырылган интернет-олимпиада нәтиҗәләре : Шигапов С., Шакиров Р., Гайфуллин Р. , Закиров Р. - 2 дәрәҗәдәге Диплом, Шәяхмәтова Г. - сертификат. Котлыйбыз!

-
Сынау имтиханнары алу дәвам итә 22.01.2018 Бүген мәктәпкә Яңа Кишет, Өчиле, Яңа Кырлай мәктәпләреннән 9 класс укучылары рус теленнән сынау имтиханы бирергә җыелды. Нәтиҗәләр иртәгә билгеле булачак. Укучылар, сездән югары күрсәткечләр көтеп калабыз!

-
Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел. 22.01.2018 2017 елның 21 сентябрендәТатарстан Республикасы Президенты тарафыннан чыгарылган № УП-832 нче номерлы Указ нигезендә 2018 ел - Татарстан Республикасында бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстой елы дип игълан ителде. Еллык Лев Николаеич Толстойның тууына 190 яшь тулу уңаеннан һәм Толстойлар гаиләсенең Казан белән бәйле тыгыз элемтәләрен, аның дөнья әдәбиятыннан керткән зур өлешен исәпкә алып үткәрелә. Шул уңайдан мәктәптә укучылар бөек язучының тормышы һәм иҗаты турында материал туплау, әсәрләр уку белән беррәттән, эчтәлекле стенд та булдырдылар.

-
Республиканское родительское интернет-собрание! 18.01.2018

-
Дуслыктан башлана тынычлык үзе дә, кызыллык китермик Туган ил йөзенә! 18.01.2018 Дуслык - ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер - береңне ихтирам итү кебек хисләргә нигезләнгән мөнәсәбәт. Бүген 9 нчы сыйныф укучылары "дуслык" сүзен түбәндәгечә аңлаттылар: д-дус һәрчак дөресен сөйли; у- дус укымышлы, усал түгел; с-сер саклый белә; л-дус лаеклы була; ы-дус ышанычлы; к-дус кызыксынучан. Дуслык исемендә урамнар, уку йортлары, кафелар, хәтта продуктлар да бар . Мәскәү шәһәрендә Дуслык исемендәге университет, Дуслык фонтаны бар. Дуслык ордены белән илләр арасында дуслыкны , тынычлыкны саклау өчен күп көч куйган кешеләр, шәхесләр бүләкләнә.

-
"Мәрҗани дәресләре" 16.01.2018 Бүген мәктәптә Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган “Мәрҗани дәресләре” булып узды. Дәресләрне Габдулла Тукай музее хезмәткәрләре алып барды . Укучылар Ш.Мәрҗанинең тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнтен таныштылар.














