Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 291 ( 292 ) 293 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
Сынау имтиханы 15.01.2018 Бүген 9 нчы сыйныф укучылары өчен математика фәненнән сынау имтиханы уздырылды. Укучыларның имтиханнарга карашын җитдиләндерү максатыннан, җәмәгать күзәтүчеләре булып, әти-әниләр килде. Сынау имтиханында укучылар җавап бланкларын тутыру кагыйдәләре белән таныша, белемнәрен тикшерә . Уңышлар телибез!

-
11 класслар математика фәненнән белемнәрне барладылар 13.01.2018

13 гыйнвар көнне 11 класс укучылары математика фәненнән ,белемнәрне барлау максатыннан ,сынау имтиханнары эшләделэр.
-
Ата-аналар җыелышы 12.01.2018

Бүген мәктәптә икенче чирек нәтиҗәләре буенча гомуми ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта Яңа Кырлай авыл советы рәисе Сафаров Г.Г. та катнашты. 11 класста укучылар һәм аларның ата-аналары өчен уртак җыелыш булды. Алар БДИ бирү турында сөйләштеләр.
-
11 гыйнвар - Бөтендөнья Рәхмәт көне 11.01.2018 Бөтендөнья Рәхмәт көне уңаеннан бүген 1-7 классларда "Игелеклелек агачы" дип аталган тәрбия сәгатьләре узды. Тәрбия сәгате барышында укучылар "Рәхмәт" турында әкият укып, игелеклелек сүзенең мәгънәсенә төшенделәр. Дәрес ахырында "Игелеклелек агачы" н төзеделәр. Укучылар серле сүзләрнең еш кулланырга кирәклеген аңладылар.

-
Өченче озын чирек башланды... 09.01.2018 Кышкы озын яллардан соң мәктәпләрдә укулар башланды. Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары ял итеп, көч туплап укырга килделәр. Алар өчен җаваплы өченче чирек башланды. Алда бердәм дәүләт имтиханнары, контроль эшләр. Бу чиректә укучыларга һәм укытучыларга саулык- сәламәтлек, сабырлык һәм хәвеф-хәтәрсез эш көннәре телибез!

-
Педагогик совет утырышы 09.01.2018 « Белемгә омтылыш – сыйфатлы укытуның төп шарты »дигән тема астында педагогик совет булып узды.Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды 1“Белемгә омтылыш – сыйфатлы укытуның төп шарты” (Тәҗрибә уртаклашу – чыгыш-Нәбиуллина С.Р. ). 2. PLC республика проектының тормышка ашырылуы, беренче нәтиҗәләр. 3. 2 – 11нче сыйныфларда 1 нче яртыеллык нәтиҗәләре.1 нче яртыеллыктагы эшчәнлеккә анализ. 4. Сәләтле балалар белән эшнең торышы. Укучыларның фән олимпиадаларының муниципаль этабында катнашу нәтиҗәләре турында 5. Коучинг «Целеполагание. Постановка SMART цели урока»

-
Профсоюз ярышы 05.01.2018

Арча районы мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы тарафыннан оештырылган шахмат ярышларында музыка укытучыбыз Шәрәфетдинова Гөлзада Нуриәхмәт кызы өченче урынга лаек булды. Без синең белән горурланабыз, Гөлзада. Киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
Барыбыз да чаңгыга! 05.01.2018

5 гыйнвар көнне мәктәбебездә “Барыбыз да чаңгыга!” дип аталган спорт бәйрәме узды. Бәйрәмдә укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.Ерак дистанциягә узышларда кечкенә класслардан Сафиуллин Рәзил, урта класслардан Нуруллин Илназ, укытучылардан Камалиева Рәмзия беренче урыннарны яуладылар.Барлык катнашучылар да үзләренең сәламәтлекләрен арттырдылар, күтәренке кәеф белән таралыштылар.
-
Шашка ярышында безнекеләр беренче! 04.01.2018 Бүген Арча укучылар сараенда, укучылар арасында команда беренчелегенә шашка ярышлары булып узды. Бу ярышта Шакиров Б., Галимуллина Л., Шакирова А.- бернче урын, Закиров И., Минҗанова Ф.- икенче урын, Зарипов Ә., Шигапов С.- өченче, Фәхриева З. - дүртенче урынны яуладылар. Командалар арасында Яңа Кырлай урта мәктәбе беренче урынны яулады! Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Молодцы!

-
Резиденциядә 02.01.2018 Бүген мәктәбебез укучылары Кыш бабай резиденциясендә кунакта булдылар. Биредә аларны Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары каршы алдылар. Музеебыз хезмәткәрләре укучыларга экскурсия оештырдылар. Шулай ук укучыларыбыз Кыш бабай өендә дә булдылар, истәлеккә фотога төштеләр.














