Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 288 289 ( 290 ) >>
-
8 февраль - Яшь антифашистлар көне 09.02.2018 Бүген мәктәбебездә 5-8 класс укучылары катнашында “Яшь антифашистлар көне” нә багышланган тәрбия сәгате үтте. 10 класс укучылары, тарих укытучысы Шигапова Г.Х. җитәкчелегендә, укучыларны Бөек Ватан сугышы елларында өлкәннәр белән бергә туган илебезне фашистлардан азат итүгә үзләренең гомерләрен биргән яшь антифашистлар – герой пионерларның исемнәре һәм батырлыклары белән таныштырдылар. Алар мәңге яшь буын булып безнең хәтердә сакланырлар. Мәңгелек дан аларга!!!

-
Г.Тукай әдәби-мемориаль музеенда кунакта. 09.02.2018

Бүген 5 укучылары класс җитәкчеләре Кабирова Ә.Р. һәм педагог-организатор Шарафетдинова Г.Н җитәкчелегендә Г.Тукай әдәби-мемориаль музеенда кунакта булдылар. Музей хезмәткәре Йосыфҗанова Нүрия апа укучыларга А.С.Пушкинны искә алу кичәсе уздырды. Кичәдә укучылар Г.Тукай әсәрләре белән А.С.Пушкин әсәрләреннән торган викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле уеннар уйнадылар. Кичә бик күңелле һәм файдалы узды.
-
Кышкы чорда куркынычсызлык чаралары 08.02.2018 Кыш - тылсымлы вакыт. Ләкин елгаларда ялтырап яткан боз катламы һәм тау көртләре кеше өчен куркыныч та тудырырга мөмкин. Бүген 9 нчы сыйныфта нәкъ менә шул хакта сүз барды. Көчле салкыннар башланмыйча сулыкларда боз ныгымый. Кичке һәм төнге вакытта боз зур булмаган авырлыкны чыдата, ә көндезләрен кояш нурлары тәэсирендә ул көпшәкләнә, йомшаклана. Бозда куркынычсызлык кагыйдәләре: Исегездә тотыгыз: зәңгәр яки яшел төстәге боз гына нык булып санала. Җәяүлеләр өчен бозның калынлыгы 15 см. булырга тиеш. Боз өстеннән төркем белән бармаска кирәк, ара 5-6 м. булырга тиеш. Бозга караңгы вакытта һәм күз күреме начар булганда кермәскә тырышырга кирәк. Кар белән капланган урыннарда сак булырга, таяк белән тикшереп барырга кирәк. Әгәр дә боз чатнаса, кергән юлдан аякны шудырып кына кире чыгарга кирәк. Балык тотканда бер урынга күпләп утырмаска, саклагыч жилет кияргә һәм 15-20 метрлы бау алырга кирәк. Боз аркылы автомобильдә җирле үзидарә органнары оештырган, рөхсәт ителгән урыннардан гына чыгарга кирәк. Кая да булса чана, чаңгы шуарга барасыз икән, иң элек якыннарыгызга әйтеп китү кирәк, зур кар өемнәре янына бармаска, кычкырып сөйләшмәскә, таулар янында шартлаткычлар кулланмаска, үзең белән кәрзле телефоныңны йөртү дә мөһим.

-
Киләчәккә хат. 07.02.2018 Ел саен Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 7-10 нчы сыйныф укучылары арасында “Киләчәккә билет” исемле иншалар конкурсы үткәрә. Аның төп максаты балалар арасында эшче һөнәрләргә карата кызыксынуны арттырудан гыйбарәт. Конкурсның республика этабында катнашып , 9 нчы сыйныф укучылары Закиров Р. һәм Гайфуллин Р. (җитәкчеләре Зарипова М., Гайфуллина Л.) лауреат исеменә лаек булдылар. "Хезмәт дөрес сайланган булса, бәхет кешене үзе эзәп таба",- дигән өлкәннәр. Укучылар, киләчәккә билет сайлаганда уңышлар телибез сезгә!

-
Республикакүләм үткәрелгән татар әдәбияты буенча олимпиада. 07.02.2018 Республикакүләм үткәрелгән татар әдәбияты буенча олимпиадада Х класс укучысы Фазылҗанов Айтуган Айдар улы призер булды. Аны бу зур җиңүе белән ихластан котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

-
Гер күтәрү буенча безнекеләр беренче! 07.02.2018 3 февраль көнне “Арча” спорткомплексында команда беренчелегенә 2001-2003 нче , 2004 һәм яшьрәк кызлар һәм егетләр арасында гер күтәрү буенча ярышлар булып узды. Безнең мәктәп укучылары командалар арасында I урынны яулап кайттылар. Гатауллин К., Шәмсентдинов Н., Гайфуллин Р., Ибрагимов И.- беренче урын. Закиров И., Хәйретдинов Р., Шакирҗанов И., Шакиров Р., Файзрахманов Р., Закиров Р.- икенче урын. Сунгатуллин М., Закиров Р., Габдельнуров Р., Рахимов Р., Шакирҗанов И.- өченче урын. Кызлар арасында Закирова Д. икенче, Фәхриева З. Өченче урынны яуладылар. Укучыларны зур җиңүләре белән тәбриклибез. Киләчәктә дә зур уңышлар телибез! Афәрин!

-
“Сталинградчы батырлар”. 05.02.2018

Арча муниципаль районы “Казан арты” тарих-этнография музее Сталинград сугышының 75 еллыгына багышлап “Сталинградчы батырлар” кичәсе оештырды. Бу кичәдә районыбыз хәрбиләре, укучылар катнашты. Яңа Кырлай мәктәбенең тарих укытучысы Шиһапова Гөлгенә Хәсбиулла кызы кичәдә катнашучыларны сугыш юлын Сталинград фронтында башлап Берлинга кадәр барып җитеп җиңү белән туган авылына әйләнеп кайткан якташыбыз Зарипов Мансур Зариф улының сугышчан юлы белән таныштырды. Бу чара яшь буында ватанпәрвәрлек, сугыш чоры кешеләренә , ветераннарга карата ихтирам хисе тәрбияләүгә бер мисал булып тора.
-
Сталнград сугышы тәмамлануга 75 ел 02.02.2018

Бөек Ватан сугышы барышында Сталинград көрәше (19.11.1942-02.02.1943) тамырдан борылыш булып тора.Сталинград сугышы тәмамлануга 75 ел уңае белән ОБЖ укытучысы Хәбриев Ш.С. укучыларга "Беркем дә онтылмый, бер нәрсәдә онытылмый" дигән чара уздырды.
-
Котлыйбыз!!! 31.01.2018

Хезмәттәшебез Эльмира Алис кызын гомер бәйрәме – юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!
Узган елларың, үткән юлларың…
Күпме чәчәкләр үскәннәр анда?
Уйларың матур, күз карашыңдай
Чем-кара чәчләр әле һаман да.
Хезмәтең хөрмәт җимеше биргән,
Уңыш ачкычын тапкан кеше сез.
Яшьлекнең үзен сүрелдермичә,
Гасыр буена саклар төсле сез.
Булсын ул илле, тулсын ул илле…
Бәхет бизәсен якты күңелеңне.
Яшәү ялкының сүнә белмәсен.
Җырлап каршы ал тагын иллене.
-
Күңелле ял итәләр.
30.01.2018
Озынайтылган көн группасында укучылар дәрес әзерләү белән беррәттән, ялларын да файдалы уздыралар. Саф һавдв йөриләр, төрле уеннар уйныйлар. Бигрәк тә ясалма таудан шуарга бик яраталар.













