Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 291 292 293 ( 294 ) 295 296 297 298 299 300 >>
-
Башлангыч класслар атналыгының өченче көне 20.12.2017

Бүген, башлангыч класслар атналыгы кысаларында, тәрбияче Закирова Гөлгенә Шәүкәт кызы озайтылган көн төркеме укучылары белән “Мәрхәмәт елмаюдан башлана” дип аталган ачык клуб сәгате уздырды. Балалар дәрестә ребус чиштеләр, бик күп мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәләрен аңлаттылар. Укучылар төрле ситуцияләрдән чыгу юлларын чиштеләр, тылсымлы сүзләр төзеделәр, бер-берләренә матур теләкләр әйттеләр. Укучылар “Ул нәрсәне белми?” дигән әсәрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Укытучы үз алдына куелган максатларына иреште. Дәрестә балалар үзләренә бик күп мәгълүмат алдылар, һәрвакыт мәрхәмәтле булырга кирәклегенә төшенделәр.
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз! 20.12.2017 27 нче ноябрьдән алып 11 нче декабрьгә кадәр барган иҗади эшләр конкурсынын нәтиҗәләре билгеле булды. Бу конкурста безнең мәктәп укучылары да актив катнашып, призлы урыннар алдылар. Төрле номинацияләрдә 3 класс укучысы Султанова И. - 1 нче, 2 класс укучылары: Сөнгатуллин Д. - 2 нче, Галимзянов И.- 3 нче урыннарны яуладылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз! Алга таба тагын да югарырак иҗади уңышлар телибез.

-
"Русский силомер" регионара турниры 20.12.2017 Бүген мәктәптә "Русский силомер" дип аталган регионара турнир узды. Турнирда 5-11 класс егетләре турникта тартылу буенча көчләрен сынадылар. Бу турнирның максаты: укучыларны илебезнең патриотлары булырга, спортны яратырга өндәү.

-
Республиканская акция "Подари чудо" 19.12.2017 Сегодня, 19 декабря, активистами проекта «SаMоSтоятельные дети» , отряд “ЭРОН” вместе с педагогом-организатором, была проведена акция «Подари чудо». Ребята сделали своими руками новогодние елочные игрушки, доставили на дом, находящимся в трудной жизненной ситуации. Поздравили с наступающим Новым годом детей и подарили Новогодние подарки. Традиционно главным пожеланием было соблюдение правил здорового образа жизни и негативное отношение к вредным привычкам. Заботясь о счастье других, мы находим своё собственное. Запомните: самое важное – это забота о наших близких. Давайте подарим своим близким и друзьям улыбки, радость и приятное настроение. Хочется всех педагогов, работников школы и учащихся поздравить с наступающим Новым годом!

-
Башлангыч класслар атналыгы дәвам итә 18.12.2017 Башлангыч класслар атналыгы дәвам итә. Бүген 1класста укытучы Мифтахутдинова Ф.А. математикадан, 3 класста Минжанова Э. Ф. эйлэнэ-тирэдэн ачык дэреслэр уткэрделэр. Дэреслэр бик эчтэлекле, кызыклы булды. Дэреслэрдэ филиал укытучылары да катнашты.

-
Күңелле очрашу 15.12.2017 Бүген 15 декабрь көнне башлангыч класс атналыгы башланып китте. Башлангыч класс атналыгы кысаларында "Без табигать балалары" дигән ачык чара һәм кызыклы конкурсларны Мифтахетдинова Ф.А., Мифтахова Г.Г., Набиуллина С.Р. үткәрделәр. Бу ачык чарада Ашыт тыюлыгы хезмәткәрләре Гөлнара Габдрахманова һәм Рашит Ахметзяновлар катнашты. Чарада катнашкан 3 нче класс укучылары бик актив булдылар.

-
"Ел укытучысы - 2017" 13.12.2017

Укытучы – изге бер сүз ул. Һәр кеше моның мәгънәсенә төшенә. 13 нче декабрьдә "Ашытбаш урта гомуми белем бирү" мәктәбе базасында "Ел укытучысы -2017 " конкурсының зона этабында катнашкан мөгаллимнәр дә дәрес этабы һәм мастер -класс барышында үзләренең һөнәри осталыкларын тагы бер кат раслап, тәҗрибә уртаклаштылар. Безнең мәктәптән биредә ике укытучы катнашты: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова М.Р. һәм рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гайфуллина Л.Х. Аларга уңышлар теләп калабыз!
-
12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне 12.12.2017 Конституция – ул илнең төп Законы. Илебез шушы Закон нигезендә яши. Җәмгыятебездә халык тынычлыгы һәм татулык та шушы Законга нигезләнгән. Хөрмәтле коллегалар! Барыгызны да Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйбыз. Тормышыгыз имин, эшләрегез уң булсын. Барыгызга да тынычлык, саулык, бәхет, уңышлар телибез.

-
Район Пенсия фонды вәкилләре укучылар белән очрашты 12.12.2017

Бүген мәктәбебезгә Арча районы Пенсия фонды вәкилләре укучылар белән очрашуга килделәр. Алар Пенсия фонды турында сөйләделәр, укучылар белергә тиешле мәгълүматлар белән таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр.
-
Кар сыннары ясыйбыз 11.12.2017

Яңа 2018 нче ел якынлаша. Һәр класс үзенә йөкләнгән кар сыннарын ясауга зур җавапчылык белән тотынды. Башлангыч класс укучыларының ата-аналары, ял көннәрен кызганмыйча, кар сыны ясарга килделәр.













