Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 291 292 ( 293 ) 294 295 296 297 298 299 300 >>
-
Яңа 2018 нче ел белән, дуслар! 01.01.2018 Әй, Яңа ел. Яңа ел. Яңа туган бала ел. Син шаян, син шук әле. Гөнаһларың юк әле. Ай үсәсен көн үсеп. Туктамыйча гел үсеп. Күп гамәлләр кылырсың, Баһадир ир булырсың. Тик берүк явыз булма. Җиргә кан-яшь агызма. Җыйма ләгънәт-каргышлар. Чуалмасын язмышлар… Өйсезләрне өйле ит. Көйсезләрне көйле ит. Җылы, йомшак кул белән Үксезләрнең яшен сөрт. Буең белән түгел син. Эшең белән олы бул. Һәр кешенең гел көткән Иң бәхетле елы бул.

-
Шахмат-шашка ярышы 30.12.2017 Бүген мәктәбебездә шашка-шахмат буенча, профсоюз членнары арасында зона ярышлары булып узды. Әлеге ярышта Ташкичү, Шушмабаш, Носы, Хәсәншәех, Яңа Кенәр, Яңа Кырлай мәктәпләре, Арча укучылар сарае, Арчаның икенче балалар бакчасы профсоз членнары бик матур уен күрсәттеләр. 1 урынга лаек булучылар районга финал уеннарына барачаклар. Шашка буенча Ташкичү мәктәбеннән Хакимҗанова Р.Р. , Носы мәктәбеннән Абдуллин Р.Р.; шахмат буенча узебезнең мәктәпнең музыка укытучысы Шәрәфетдинова Г.Н., Ташкичү мәктәбеннән Камалиев Р.Г.лар. Алдагы уенда уңышлар сезгә! Әлеге ярышта мәктәбебез профсоюз членнары Гайфуллина Л.Х., Ганеев И.Т.,Шакиров И.З.,Шәрәфетдинова Г.Н. катнаштылар. Шашка буенча Гайфуллина Л.Х. 3 урын , шахмат буенча Шәрәфетдинова Г.Н. 1 урынга лаек булдылар. Котлыйбыз сезне!

-
"Ел укытучысы - 2017" 27.12.2017 Бүген Арча шәһәренең 6 нчы номерлы мәктәбендә "Ел укытучысы - 2017" бәйгесе узды. Бәйгедә зоналарда ңиңү яулаган укытучылар көч сынашты. Конкурста безнең мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы уңышлы чыгыш ясап, "Иң яхшы мастер-класс" номинациясендә җиңү яулады. Молодец, Лейсан Харисовна! Киләчәктә тагын да зур үрләр яулавыңны телибез!

-
Район хакимияте башлыгының чыршы бәйрәме-2018 26.12.2017

Бүген Арчада балалар өчен оештырылган, район хакимият башлыгының чыршы бәйрәме узды. Бәйрәм балаларның куңеленә хуш килерлек, эчтәлекле итеп оештырылган. Күңелле итеп ял иттеләр, бәйрәм тамашасы карадылар.Соңыннан һәр балага Яңа ел күчтәнәче дә бирелде. Бәйрәмдә безнең мәктәптән 4 укучы катнашты.
-
Президент чыршы бәйрәме-2018 25.12.2017 Бүген Казан шәһәренең “Татнефть-аренада”, 17 нче тапкыр, Татарстан Президенты Рөстәм Миннихагов катнашында, Республикакүләм Яңа ел чыршы бәйрәме узды. Бәйрәмдә Татарстан республикасының төрле районнарыннан килгән 7 меңнән артык бала катнашты. Чыршы бәйрәменең махсус кунагы, актер һәм башкаручы Алексей Воробьев балаларның күңеленә хуш килде. Бу бәйрәмдә безнең мәктәпнең 10 нчы класс укучысы Хасанова А. да катнашты.

-
Чыршы әйләнәсендә 23.12.2017 Бүген бәйрәм башлангыч класс укучылары белән башланып китте. Кичә бик күңелле узды. Укучылар бик тырышып әзерләнгәннәр.Укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт.

-
Мәктәптә балмаскарад 23.12.2017 Бүгеннән мәктәпләрдә Яңа ел тамашалары башланып китте. Безнең мәктәптә югары классларөчен балмаскарад узды. Тамашага әти – әниләр, әбиләр, абыйлар, апайлар килгән иде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Һәр класс һәм укытучылар узенчәлекле костюмнар һәм чыгышлар әзерләделәр, бик матур концерт номерлары да тәкъдим иттеләр. Яңа ел бәйрәме һәркем күңелендә кызыклы тамашалары белән истә калды. Соңыннан һәр балага бүләкләр тапшырылды. Алар исеменә мәктәп директоры тарафыннан җылы сүзләр әйтелде.

-
Компьютер дөньясында Яңа елбәйрәме 23.12.2017 Башлангыч класс укучылары чыгышыннан соң, бәйрәм 5-7 классларның чыгышлары белән дәвам итте. Алар укучыларны Комютер иленә алып керделәр. Явыз вируслар Кыш бабай сайтын адаштыра. Сайтны укучылар белән бергә ачтылар, вирусларны зарарсызланлдырдылар.

-
Күңелле Яңа ел тамашасы 23.12.2017 Бүгенге балмаскарад кичәсендә укытучылар командасы да катнашты. Алар Иске ел командасы булса, укучылар Яңа ел командасы булдылар. Иске ел белэн Яңа ел көч сынашты. Бәйгедә, әлбәттә инде Яңа ел командасы җиңү яулады.Укеытучылар командасы да бик матур чыгышлар күрсәттеләр. Молодцы!

-
Башлангыч класслар атналыгының дүртенче көне 21.12.2017 Бүген башлангыч класслар атналыгы уңаеннан Набиуллина С.Р.- 3 нче класста, Гайфуллина Р.Н.-4 нче класста, Шакирова И.М.- 2 нче класста төрле фәннәрдән ачык дәрес күрсәттеләр. Дәресләр бик күңелле, мавыктыргыч үтте.














