Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 ( 296 ) 297 298 299 300 >>
-
Без Карлыгачлар булдык... 28.11.2017 Бүген 2 класс укучыларын Карлыгач сафларына кабул иттек. Укучыларның шатлыкларын уртаклашырга әниләр дә килде. Бәйрәм тантанасы бик күңелле узды.

-
Әниләр бәйрәме 28.11.2017

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә . Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.Бүген Г.Тукай әдәби-мемориаль музеенда, музей хезмәткәрләре белән берлектә, башлангыч классларның әниләр бәйрәме узды. Барлык укучылар бу көнне түземсезлек белән көттеләр,әниләренә дип үз куллары белән бүләкләр дә әзерләделәр.Әниләр дә, укучылар да үзләрен төрле уеннарда сынадылар.Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Математика, физика һәм информатика атналыгы! 28.11.2017

Бүген мәктәбебездә, иртәнге линейка вакытында, математика, физика һәм информатика атналыгына нәтиҗә ясалды. Төрле конкурсларда, викториналарда җиңүче, иң тапкыр, иң зирәк укучыларга грамоталар тапшырылды.
-
VI көн. Математика, физика һәм информатика атналыгы. 27.11.2017

Атналык кысаларында мәктәбебездә төрле чаралар дәвам итте. Укучылар бик теләп "Башваткыч", "Формула яз" конкурсларында катнаштылар. Алар иптәшләрен үзләре ясаган башваткычлар белән таныштырдылар, формулаларны белүләрен исбатладылар.
-
II дәрәҗәдәге лауреат 27.11.2017

11 нче класс укучысы Шәрипов К. “Бәхетле тарихлар” баларга ярдәм фонды оештырган IV «Глаголица” Бәйсез балалар әдәбият премиясе конкурсында катнашып II дәрәҗәдәге лаурет булды, диплом, планшет белән бүләкләнде һәм бер атна”Байтик” лагеренда белемнәрен камилләштерде.
-
Файдалы да, кызыклы да очрашу 27.11.2017 Бүген мәктәптә “Шундый һөнәр бар- Ватанны саклау” дигән темага очрашу булып узды. Укучылар капитан Кавиев Фердинант Дәүләт улы белән очраштылар. Сугышчан юл узган шушындый авылдашыбыз белән очрашу укучылар өчен файдалы да , кызыклы да булды.

-
Юбилеегыз белән! 27.11.2017 Хөрмәтле пенсионер укытучыбыз Сания Нурисламовна!!! Сезне чын күңелебездән юбилеегыз - 80 яшь тулган көнегез белән тәбрик итәбез. Гомерегез озын, сәламәтлегегез нык булсын! Сезгә гел уңышлар, сабырлык, тынычлык һәм бәхет юлдаш булсын! Туган көнегез үтсен шатлык белән, Юлыгызга гөлләр сибелсен, Киләчәкнең һәрбер таңы Сезгә Чикләнмәгән бәхет китерсен. Без телибез Сезгә сәламәтлек, Аяз булсын тормыш күгегез. Тынычлыкта, тигезлектә Үтсен һәрбер көнегез.

-
"Золотая Лира" Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы 26.11.2017

Бүген Казан шәһәренең "Полимер" мәдәният сараенда "Алтын Лира" Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы гөрләп узды. Конкурста безнең мәктәпнең 2 нче класс укучысы Сөнгатуллин Д.Р.(Җитәкчесе Солтанова Г.Р.)уңышлы чыгыш ясап, 3 нче урынга лаеклы булды. Уңышыгыз белән котлыйбыз! Киләчәктә тагын да зурырак үрләр яулавыгызны теләп калабыз.
-
Бүген - Россия халкы Әниләр көнен бәйрәм итә. 26.11.2017

Әни, әнкәй, нәнәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы–шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй–фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер–хөрмәттә яшәргә язсын.
-
V көн. Математика, физика һәм информатика атналыгы. 25.11.2017

Бүген 10-11 класс укучылары арасында "Кызыклы математика" уены узды. Укучылар уенның төрле этапларында бик актив катнаштылар. Математик мәсьәләләр чиштеләр, рәсемнәр ясадылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Нәтиҗәдә 10 нчы класс укучылары җиңү яуладылар.













