Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 291 292 293 294 295 296 297 ( 298 ) 299 300 >>
-
9 класс укучылары белемнәрен сыный 17.11.2017

Бүген 9 класс укучылары сайлап алу фәннәреннән(биология,химия,җәмгыять белеме) белемнәрен барладылар.Бу аларга киләчәктә имтиханнарга ныклап әзерләнү өчен нык ярдәм итәчәк,чөнки биремнәрне башкарганда чыккан хаталарны анализлап , белемдәге җитешсезлекләрне чын имтиханнарга кадәр бетерергә кирәк булачак.
-
Татарстанда ата-аналар өчен интернет- җыелыш. 17.11.2017

17 ноябрь көнне Татарстанда ата-аналар өчен интернет-җыелыш узачак. Интернет-җыелышны Мәгариф министрлыгының министр урынбасарлары үткәрәчәк. Җыелыш сәгать 12.00 дән 13.30 сәгатькә кадәр дәвам итә. Интернетта турыдан-туры барачак.
-
Тату сыйныф серләре 17.11.2017

Бүген Арча шәһәренең 6 нчы номерлы мәктәбендә республикакүләм "Тату сыйныф серләре" ("Секреты дружного класса") бәйгесенең беренче көне узды. Бу конкурста безнең мәктәпнең укучылары, укытучылары, ата-аналар комитеты да катнашты. Алар мәктәпнең данын яклап бик матур чыгыш ясадылар. Әлеге конкурс иртәгә дә дәвам итәчәк. Нәтиҗәләр аннан соң билгеле булачак. Чыгыш ясаучыларга уңышлар теләп калабыз.
-
16 ноябрь — Халыкара толерантлык көне 16.11.2017

16 ноябрь — Халыкара толерантлык көне. Фәлсәфи энциклопедиядә бу сүзгә түбәндәге аңлатма бирелгән: толерантлык (латинча tolerantia — түземлелек) — икенче, башка төрле карашларга, холыкка, гореф-гадәтләргә түземлелек. Бу сүзнең мәгънәсе кешелек җәмгыятенең усеше өчен әһәмиятле булып тора, чөнки заманча мәдәниятле кеше — ул укымышлы гына түгел, ә башкалар тарафыннан хөрмәткә ия һәм үз-үзен ихтирам итүче кеше дә. Бүген 9 нчы сыйныфта үткән тәрбия сәгатендә кешеләргә карата түземле, кешелекле, шәфкатьле булу, икенче милләт вәкилләренә, чит дин кешеләренә хөрмәт белән карарга кирәклеге турында сүз барды.
-
Күркә җыю 15.11.2017

Яңа Кырлай урта мәктәбе укучылары Арча урман хуҗалыгына 173 кг чыршы һәм нарат күркәсе җыеп тапшырды. Урманнар үстерүгә үзебездән дә өлеш кертик!
-
Инглиз теленнән диагностик тест 14.11.2017 Бүген, 14 ноябрь көнне 4,6,8 нче класс укучылары инглиз теленнән диагностик тест эшләделәр. Укучылар эшкә җаваплы карадылар һәм яхшы баллар җыярлар дип өметләнеп калабыз.

-
Ата-аналарга ачык дәрес 13.11.2017 13 нче ноябрь көнне 5 класста Кәбирова Ә.Р. кызы рус теленнән ата-аналар өчен ачык дәрес бирде. "Предложение с обращениями" дигән темага үткәрелгән дәрестә укучылар үзара аралашу серләренә төшенделәр.

-
Ярминкә 12.11.2017 11 нче ноябрь көнне мәктәбебез укытучылары “Агропарк”та уздырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. Казанлылар мәктәп бакчасында үстерелгән кишер, суган, кәбестә, чөгендер,сарымсак, бәрәңгене бик теләп алдылар.

-
Сынап карау имтиханы 11.11.2017

Бүген Арчаның 2 нче номерлы мәктәбендә 11 класс укучылары рус теленнән сынап карау тесты эшләделәр. Ул ЕГЭ форматында узды. Сынап карау туры укучыларга үз көчләрен белер өчен уздырыла.
-
Укытучылар имтихан бирде! 08.11.2017

Бүген мәктәбебезнең аттестация үтүче укытучылары Арчаның 1 нче номерлы мәктәбендә имтихан тапшырдылар. Аларның нәтиҗәләре сөендерерлек. Бу укытучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, алдагы эшчәнлекләрендә дә зур уңышлар телибез.













